;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

                                                                         

05.08.2016 VII БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ
Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыелды!
Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырылды. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән,Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашты. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралды.
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны алды. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узды.
4 нче август көнне форумның беренче көне теркәлү белән башланды. Аны Чиләбе, Украина, Канада һәм башка чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр уздылар.  Делегатларның 55 %ы кызлар, 45%ы егетләр.Делегатларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле. Быелгы форум эшендә беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре катнаштылар.
"Казанның 1000 еллыгы" музеенда экскурсия оештырылды.
 “Бөтендөнья татар кафесы” үзды. Ике сәгать эчендә һәрбер теләгән делегация үз оешмасы турында сөйләп яңа идеяләре белән бүлеште.  Кичәдә электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче  Oscar, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясадылар. 
5 нче август көнне исә “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узды. Шул ук вакытта татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” да үтте. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башланды. Кич белән Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе узды. 
6 нчы августта форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы үзды. Шулай ук Кырлай авылындагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекска бардык, Арчада шәһәр көнендә катнашу планлаштырылды. Шәһәр көнендә Форум делегатларына үзләренең иҗади чыгышларын Татарстанның атказанган артистлары белән бергә тәкъдим итте. 
Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 нче августта борынгы“Болгар”га экскурсия һәм “Печән базары” оештырылды.
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылды.
VII форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланды. Шулай ук  татар яшьләренең инициатив картасы кабул ителде. Форум Советы - даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керде. 
Бүгенге көндә Форум Бөтендөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора. 
Белешмә:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БТЯФ) 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә. 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү - Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.
Чыганак: http://ftatar.ru/forum-2016/
Инстаграм: @forumtatar

 






 

comments powered by HyperComments