;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/22/124864/
22 август 2016,11:52
«Дневник.ру» программасы сентябрь аенда ук эшли башларга тиеш

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). «Дневник.ру» дигән яңа кушымта ата-аналарга чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә "Известия" басмасы әлеге кушымтаны эшләгән компаниягә сылтама белән. 
“Эш барышында без беренче чиратта төбәк кулланучыларын истә тоттык. Анда бит әле һаман да киң полосалы интернет юк, аның каравы мобиль интернет шактый таралган, - дип сөйләгән «Дневник.ру» матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Рудая. – Ул бик әкрен тизлектә дә эшли, бу исә әти-әниләргә үз баласын нинди очракта да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә”.
Мобиль кушымта аша укучы турында тулы мәгълүмат алып була – алынган билгеләре, өйгә бирелгән эшләр, расписание, мәктәпкә килү-килмәве. Моннан тыш, махсус аналитик һәм фаразлау системасы әти-әниләргә нинди фәннәргә күбрәк игътибарлы булырга, балага нинди темалар авыррак бирелүе һәм ярдәм кирәге, чирек һәм яртыеллыкка нинди билгеләр чыгу ихтималы турында хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк.
“Ата-аналар һәм балалар “Электрон көндәлек”кә компьютер аша түгел, ә браузер ярдәмендә телефон аша еш керәләр. Шуңа да әлеге кушымта эшне бераз гадиләштерә, һәм, иң мөһиме, төрле мәгълүматны: биремнәрне, укытучының дәрескә комментарияләрен, дәрестә булмауны бик тиз җиткерә. Ә бу исә ата-аналарга барын да вакытында белергә мөмкинлек бирә”, - дип белдергән “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Андрей Седенко.
“Еш кына чиреккә бәхәсле билге – 4 -5 арасында чыга, бу хакта әти-әниләр соңгы мизгелдә генә беләләр. Әлеге функция ярдәмендә исә әти-әниләр балага кайсы фәннән ярдәм ныграк кирәген алдан күрә алачак”, - дип өстәгән Анна Рудая.
(Надия Шәйхетдинова әзерләде)

 




 

comments powered by HyperComments