;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

                                                                         

Татар шагыйре, тәрҗемәче Гарифҗан Мөхәммәтшинны «Казан утлары» журналы редакциясе котлады

22 октябрь 2016, 16:00

Милли әдәбиятне, сәнгатебезне пропагандалаучы, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә эшләүче иҗатчының 75 яшьлек юбилей тантанасы булды.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, “Казан утлары”, Фәнил Гыйләҗев). Балтач районының төп мәдәният үзәгендә күптән түгел Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек юбилей тантанасы уздырылды, диелә “Казан утлары” журналында. Татар җәмәгатьчелегенә ул милли әдәбиятне, сәнгатебезне пропагандалаучы, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыручы һәм гамәли эшләр алып баручы милләтебез шагыйре, тәрҗемәче буларак яхшы таныш.
Әлеге күркәм чарада юбилярның хезмәтен бәяләгән мөхтәрәм кунаклар арасында, Балтач районы хакимиятенең чакыруы белән, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) та катнашты. Ул юбилярга «Яшьлегемнән мәңге китмәм» дип аталган шигъри тәлгәшләре, яңа гына «Казан утлары» журналында басылып чыккан 10нчы сан белән беррәттән, редакциянең Рәхмәт хатын да тапшырды.
Гарифҗан Мөхәммәтшинны түгәрәк датасы белән котлау өчен район башлыгы Рамил Нотфуллин, Казаннан шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова белән Асия Юнысова һ.б.лар килгән иде.
“Татар-информ” агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, әлеге кичәдә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озак еллар дәвамында Балтач районында мәчетләр төзетүдә, халыкка ислам диненең кыйммәтләрен җиткерүдә һәм район мәктәпләренә әхлак дәресләрен кертүдә саллы өлеше булган Гарифҗан Мөхәммәтшинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләде һәм олуг рәхмәтләрен җиткерде.

 





 

comments powered by HyperComments