;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

                                                                         

Фәхри Хөсәен улы Насретдинов — татар җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Ул 1921 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. Әмма 1921 елгы ачлык вакытында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.

Гомумән алганда, Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур, моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкарды. Бу – Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җик-Мәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым»), Вәли («Тапшырылмаган хатлар») һ. б.

Фәхри Насретдиновның геройлары — саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт хисенә искиткеч бай булды, үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра ала иде. Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән Фәхри Насретдинов концертларда да дан казанды. Ул 1986 елда вафат була.

 

 





 

comments powered by HyperComments