;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

            

Илсур Метшин: “Казанның миһербанлы кешеләр шәһәре исеменә ия булуы бик тә мөһим”

    ЧЫГАНАК: (Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алсу Сафина).
Бүгенге шәһәркүләм укытучылар конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф учреждениесе җиткәчеләренең елдан-ел хәйрия ярминкәләренең зарурилыгын һәм мәгънәсен күбрәк аңлый баруларын искәртеп үтте. Чарада балаларның да катнашуы Казанга “миһербанлы кешеләр шәһәре” исемен яуларга ярдәм итәчәк, дип ышана ул.

Исегезгә төшерәбез, 5-сеннән алып 10-нчы сентябрьгә кадәр республика башкаласында шәһәркүләм “Игелеклелек атнасы” узачак, чара 10-нчы сентябрь көнне шәһәркүләм игелеклелек ярминкәсе белән тәмамлана. Илсур Метшин чарада мәктәп укучылары да актив катнашыр дигән өметен белдерде.

“Бер ел элек укучыларның үзләренең инициативалары белән башланган мәктәп ярминкәләре барлык мәктәп җитәкчеләрендә дә яклау тапмады. Әмма бүген бу матур традициягә әйләнеп бара – сөенәбез шуңа”, - диде шәһәр җитәкчесе.

“Игелеклелек атнасы”н уздыру барышында төрле мәйданчыклар, шул исәптән парклар һәм скверлар да җәлеп ителәчәк, хәйрия чараларында авыр тормыш ситуациясендә калган кешеләргә ярдәм итүче фонд һәм оешмалар катнашачак.

“Шәһәр күзгә күренеп үсә. Без төрледән-төрле рейтингларда лидерлык позицияләрендә барабыз, барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә динамика күрсәтәбез. Минем өчен Казанның “миһербанлы кешеләр шәһәре” исеменә дә ия булуы мөһим булып тора, - диде Казан Мэры. – Бу безнең өчен иң зур уңышларның берсе булыр иде. Ышанам, Казан игелеклелек, яхшылык, бер-береңә миһербанлы булу гадәти күренеш булган шәһәр булачак”.





 

comments powered by HyperComments