;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

            Новосибирскида IХ Себер татар яшьләренең фестивале уза.

Себердә дә татар халкы сакланып калуын телибез – Рауза Тихомирова

24 сентябрь 2016, 13:13



Новосибирскида IХ Себер татар яшьләренең фестивале уза.

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). 22-25 сентябрьдә Новосибирск өлкәсендә үткәрелүче IХ Себер татар яшьләренең фестивалендә быел 100 дән артык делегат катнаша. Бу хакта фестивальне оештыручыларның берсе - Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге дәүләт учреждениесе директоры Рауза Тихомирова “Татар-информ” агентлыгына әңгәмәсендә белдерде.
Фестиваль Новосибирск өлкәсе һәм шәһәре, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, РФ татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар - Новосибирск татар милли автономиясе, Себер татарлары берлеге, Новосибирск татар мәдәни үзәге.

Рауза Тихомирова әйтүенчә, быел фестивальгә төрле өлкәләрдән 70 кеше килгән, болар - рәсми делегатлар. Шулар исәбеннән - Бурятия республикасы, Иркутск, Красноярск, Томск, Омск, Екатеринбург, Новосибирск өлкәләреннән, Казахстанның Павлодар өлкәсе, шулай ук Казаннан да вәкилләр бар. Казан делегатлары вокал һәм биюгә өйрәтәчәкләр. “Рәсми делегатлардан тыш килгән кунакларны да исәпкә алсак, фестиваль эшендә барлыгы 100 кеше катнаша”, - диде ул.

Рауза Тихомирова бу форум-фестивальнең әһәмиятен бик зур дип атады. “Монда яшьләр ял итү өчен түгел, татар мәдәниятен аңлар өчен килә. Мәдәниятен генә түгел, татар рухын аңлауны да максат итеп куябыз. Кичә дин буенча лекция булды, ике имам вәгазь укыды. Быел түгәрәк өстәл дә башка төрле форматта, күбрәк әңгәмәләр белән узды. Яшьләрне уйланырга мәҗбүр итте.
Татар стилендә “Йөзгә бер уены” үтте. Элегрәк елларда спорт уеннарыннан волейбол яки футбол уздыра идек, быел чын милли татар уеннары – капчык киеп йөгерү, аркан тартышу буенча ярыштылар. Без көн саен кич җыелышабыз, нәтиҗә ясыйбыз. Яшьләр уеннарның милли булуын бик югары бәяләделәр. Шулай ук татар милли киемнәрендә токмас кисү конкурсы узды.

Шулай ук онытылган шөгыльләр - келәм тукуны искә төшердек. Анысы конкурс форматында үтте, аны Сабантуй гүзәле уздырды. Бүген Себер татар яшьләре фестивале егетен һәм кызын, шулай ук иң яхшы делегат, иң яхшы оештыручыны сайлыйбыз”, - диде Рауза Тихомирова.
Делегатлар һәр көн иртән “Туган як” җырына биеп, флеш моб әзерли. Ул иртәгә, делегатлар куячак концерт алдыннан Милли мәдәният йорты бинасы алдында тәкъдим ителәчәк.

Рауза Тихомирова әйтүенчә, бу фестиваль – Уралның көнчыгышында яшьләрне туплый торган бердәнбер чара. Яшьләрнең төп проблемасы дип ул телне югалтуны атады.
“Тулысынча руслашу бара. Бу барлык себер шәһәрләренең дә проблемасы. Безгә артистлар сабантуйга яки бәйрәмнәргә генә гына килә. Яшьләргә татар гореф гадәтләре турында мәгълүмат җитми. Ә бу фестивальдә алар татар халкының гореф гадәтләре турында мәгълүмат ала. Бер генә делегат булса да, ул моннан татар мохитын үзе белән өлкәсенә алып кайта һәм дәвам итәчәк. Без үзебезнең киләчәк – Себердә татарларның киләчәге булуын телибез. Татарстанда, Татарстан тирәсендә генә түгел, монда, Себердә дә татар сакланып калуын телибез. Һәм безнең ниндидер нәтиҗәләр бар – Бурятидән безгә килгән делегатлар “Көзге җәй” фестивале үткәрә башладылар. Иркутскидагы яшьләр дә эшли башлады. Яшьләр безнең киләчәк, алар бу эшне дәвам итәр дип саныйбыз”, - диде Рауза Тихомирова. 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/24/126776/




 

comments powered by HyperComments