;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

     Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил көрәштәшләрен искә ала



Чыганак: http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/61938
      Бүген Казанда каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкының батыр йөрәкле ун улын искә алу чаралары уза.
      Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили ВКонтакте челтәренә легендар бабасы хакында җылы сүзләр язып фотосын элде: «...Явыз дошман шагыйрьне тез чүктерә алмады. Ул безнең йөрәкләрдә, хәтердә яши!»

                                                                    

        

    Исегезгә төшереп узабыз: моннан 72 ел элек, 1944 елның 25 августында, Плетцензее төрмәсендә Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла АлишГайнан КормашФоат Сәйфелмөлеков,Гариф ШабайӘхмәт СимайАбдулла БатталЗиннәт ХәсәновӘхәт АтнашевСәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак була.
Санкт-Петербург каласында актриса булып эшләүче Лилиан Муса Җәлил шигырьләрен оригиналда укуы белән дә безне шатландырган иде. Быел Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан, кызы Люция Җәлилова белән әңгәмәоештырган идек.
Татар җәмәгатьчелеге һәр ел саен нәкъ 25 август көнне шагыйрь һәм аның үзе кебек курку белмәс көрәштәшләрен олы ихтирам белән искә ала. Быел да Казанда истәлек чаралары оештырыла. Мәсәлән, Татарстанның Милли архивында Җәлил һәм аның көрәштәләренә нисбәтле булган документлар тәкъдим ителә. Биредә татар уллары хакында шактый кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Ә Татарстанның Милли музеенда Җәлил шәхесенә багышланган күргәзмә эшли. Музей фондында сакланучы  М.Җәлил фотолары, документаль материаллар урнаштырылган. Биографиясе, иҗаты турында әтрафлы мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Быел Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлековка 100 ел тулды. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белдергәнчә, моңарчы күләгәдә калып килгән Җәлил көрәштәшләренә дә зур игътибар биреләчәк, аларның якты истәлеген барлау җәһәтенннән гамәлләр кылыначак.
Һәр ел 25 август көнне Казандагы 1 Май мәйданындагы М.Җәлил һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алу митингы оештырыла, бирегә шигырь сөючеләр, татар әдипләре, яшьләр җыела. Каһарман татар улларының  батырлыгы каршында баш иелә. Быел да легендар 11 шәхесебезне искә алырга халык килде...
... М.Җәлил Бөек Ватан сугышына алынгач, Ленинград фронтында хәрби корреспондент булып эшли. Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана.  Шагыйрь  әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар.  Шагыйрь  анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
 Җәлилнең  әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең  алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре  һәм язучысы  Константин Симонов ярдәмендә  Муса Җәлилнең  шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең  батырлыгы халыкка игълан ителә.

     Белешмә:
Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килә. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 10-11 яшьләрендә ук шигырьләр яза башлый. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер кат раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда  Җәлилне  Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» либреттоларын яза.

 

 

 

БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА
Муса Җәлил

Беләм, егет, синең җырыңда 
Күп илеңә сөю, якынлык. 
Тик әйт: авыр сугыш юлында 
Син күрсәттең нинди батырлык? 

Син бастыңмы сафка, кыенлык, 
Кайгы йөген илең тартканда? 
Кыенлыкта күренә кыюлык, 
Ил батырны сыный батканда, 

Ирлек сорый көрәш егеттән, 
Ирешер өчен бөек өмиткә. 
Ирек китәр, качсаң ирлектән, 
Ирлек белән иреш иреккә. 

Коткарырмы ялыну, елаулар, 
Тоткын итсә дошман йөрәкне? 
Буа алмас ләкин богаулар 
Кылыч йөртә белгән беләкне! 

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, 
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? 
Яшәү хозурлыгы хөрлектә, 
Гомер озынлыгы ирлектә. 

Ил онытмас, бирсәң каныңны 
Ватан өчен изге көрәшкә. 
Хаин каны тама чиләккә, 
Батыр кан тама йөрәккә. 

Батыр үлә, үлмәс ат алып, 
Батырлыклар белән макталып, 
Исмең калсын, үзең үлсәң дә, 
Тарихларда укып ятларлык. 

1943, декабрь

 





 

comments powered by HyperComments