;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Каравон - 2017

21 майда Лаеш районы Никольский авылында "Каравон" бәйрәме үткәрелә

 

 

 

ЮНЕСКО мәдәни мирасының матди булмаган исемлегендә лаеклы урын дәгъвалаучы бәйрәм 21 майда кабат Никольский авылына кунаклар җыя.

 

(Лаеш, 20 май, "Татар-информ",  "Кама ягы").  Бөтенроссия “Каравон” рус фольклоры фестиваленә чирек гасыр булды. ЮНЕСКО мәдәни мирасының матди булмаган исемлегендә лаеклы урын дәгъвалаучы бәйрәм  21 майда кабат Никольский авылына кунаклар җыя, дип яза җирле басма.

ХVI гасырда барлыкка килгән бу бәйрәмне рус авылларында билгеләп үткәннәр. Ул үзенең йолалары, гадәтләре, җырлары белән данлы була, алар кадерләп сакланалар һәм буыннан буынга күчәләр. Безнең көннәрдә Каравон яңа эчтәлек белән тулылана. Озак еллар онытылып торганнан соң торгызылган бәйрәм ныгыды, рус мәдәниятенең иксез-чиксез хәзинәләреннән алган кызыклы, матур йолалар һәм гадәтләр белән баеды.

Фольклор коллективлар һәм халык һөнәрләре осталары күп санлы кунакларны үз иҗатлары белән сөендерү өчен 25нче мәртәбә Каравон мәйданына җыелачаклар. Татарстанның гына түгел Россиянең мәдәни брендына әйләнгән фестивальгә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килүе дә көтелә. Форум программасында биш сәхнә мәйданчыгында150 иҗат коллективы чыгышы бар. РФ халык артисты Леонид Милованов җитәкчелегендәге Липецкий “Казаки России” дәүләт бию театры Каравон-2017нең мактаулы кунагы булачак.

Иҗат форумына кадәр шактый алдан Никольскийны, Каравон мәйданчыкларын төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башланды. Никольскийда үткән регуляр киңәшмәләрдә Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты, ул фестивальне оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен шәхси контрольдә тотты. Юбилей хөрмәтенә бизәүдә иң кыю дизайнерлык табышлары тормышка ашырылды. Төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелде. Өлешчә, күп квартирлы йортлар янына яңа балалар мәйданчыклары урнаштырылды, “Аленушка” балалар бакчасына капиталь ремонт тәмамланып килә. Павильоннар, сәхнәләр, сәүдә рәтләре яңартыла, яңалары ясала.

Этник театральләштерелгән тамашалар, яраткан артистлар белән очрашу, төрле һөнәрләр буенча осталык сәгатьләре, киң ярминкә, аттракционнар, балалар һәм зурлар өчен уеннар һәм күңел ачулар бар кешенең күңеленә хуш килер. Юбилей Каравонда тамашачыларны бик күп яңалыклар көтә. “Мода от народа” рус халык костюмнарын күрсәтү оештырылачак, теләге булганнар аларны киеп фотога төшә алачаклар. Кинозал “Киносеанс у озера” – халык бәйрәмнәре турында документаль фильмнар күрсәтү оештыра. Беренче мәртәбә “Балаганчик” кече мәйданчыкта урам театрлары артистлары чыгыш ясаячак. “Вечерки на Озерной”да Татарстанның һәм Россиянең аутент коллективлары үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Күрше район иҗат коллективлары “Чистопольское подворье»га чакыралар. Рольле уеннар яратучыларны гаилә квесты – “Хәзинәләр эзләгәндә” уены көтә. Бер сүз белән әйткәндә, рәхәтләнеп күңел ачарга, үз талантыңны күрсәтергә була.

Бәйрәмдә катнашучылар һичшиксез фестивальгә исем биргән биниһая зур әйлән-бәйләнгә – Каравонга басарлар. Кунаклар һәм артистлар үзенчәлекле, каравон, “үрдәк адымы” белән чәнчә бармаклардан тотып “кояш уңаена” алан буйлап үтәрләр, язгы саф һаваны сеңдереп, халык гореф-гадәтләре матурлыгын һәм куәтен, көчен тоярлар, диелә район хәбәрендә.

 

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/20/140936/

 

 




 

comments powered by HyperComments