“Үз балаларын инглизчә укыталар”
Быелгы яңа уку елын барысы да көтеп алды. Берәүләр, мәктәптә туган телгә бөтенләй урын калмас, дип көенде. Икенчеләр исә, өй эше эшләргә күршегә йөрергә туры килмәячәк, дип сөенде. Туган телне әти-әниләр кулына тапшыруның нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Ә без уку йортларындагы вәзгыятьне белешергә булдык.
Кабат сайлату нигә кирәк булды?
Узган ел республика мәктәпләрендә туган тел итеп кемнең нинди телне өйрәнәсе бер хәл ителгән иде инде. Яңа уку елында 1нче һәм 5 нче сыйныф укучылары гына шундый иләк аша үтәргә тиеш иде. Ләкин “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, кайбер мәктәп директорлары бу эшкә яңабаштан тотынган.
– Мәктәпнең асты өскә әйләнде. “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң әти-әниләргә бернәрсә дә аңлатылмады. Алар арасында, бер нәрсә аңламыйча сайладык, диючеләр дә, ярты гомерне урыс телен укырбызмы, дип аптыраучылар да бар. Ни өчен дигәндә, биш сәгать урыс теле, өч сәгать әдәбият каралган. Урыс телен туган тел буларак сайлаганда моңа тагын сәгатьләр өстәлә, – ди Лаеш районының Столбище мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Садыйкова. – Кызганыч, татар әти-әниләр туган теле итеп урыс телен сайлый. БДИ бирәселәре бар, дип борчылалар. Былтыр сайлаганча калса, татар теленнән баш тартучылар да күп булмас һәм укытучыларның да сәгатьләре кимемәс иде. Расписаниедә әлегә татар теле дигән сүз күрмәдем. Җиде татар теле укытучысының өчесен кыскарталар дигән сүз дә булды. Ахыр чиктә, сәгатьләр саны кыскартылды. Узган уку елында атнага 20 сәгать татар теле укытсам, хәзер 11гә калдырылды. Безгә директор сәламәтлекләре чикләнгән балаларга физкультура, математика, информатика кебек фәннәрне өйләренә барып укытырга тәкъдим итә.
Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова әйтүенчә, аларда вәзгыять начар түгел. “Былтыр әти-әниләрнең 66,5 проценты татар телен сайлады. Быел 1 һәм 5 нче сыйныфларда гына гаризалар языла. Менә шуннан соң төгәл сан билгеле булачак. Татарлар арасында туган телен сайламаучылар бик аз. Урыслар арасында исә сайлаучылар күп”, – ди мөгаллимә.
Барысы да укытучыдан тора!
“Кирәк чакта укытучы әти-әниләрне үгетли ала”. Чаллыда узган август конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әнә шулай дигән иде.
– Ни өчен безнең татар әти-әниләре туган телне өйрәнү мәсьәләсендә әби-бабайлары белән киңәшләшмичә карар кыла? Кем аларга шушы буында тел бетәргә тиеш дигән ризалык биргән? Бала никадәр күбрәк телне белсә, көндәшлеккә шулкадәр сәләтлерәк булачак, – диде ул.
Дөрес, аның бу сүзләренә каршы чыгучылар да бар. Янәсе, укытучылар әти-әниләрне татар телен сайларга мәҗбүр итәчәк икән. “Сыйныф җитәкчесе телнең ирекле рәвештә сайлануын тәэмин итәргә тиеш. Бу аның көченнән килә. Укытучылар бу эшкә җаваплы карар дип ышанам. Менә шуны әйтәсем килде”, – дип ачыклык кертте Борһанов.
Әти-әниләр үзләре дә күп нәрсәнең укытучыдан торуын яшерми. “Безне укытучы мәҗбүриләмәде. Әмма шул ук вакытта Татарстанда яшәгәч, татарчаның кирәк булуын төшендерергә тырышты. Урыс әти-әниләрнең дә күбесе татар телен сайлады. Татар телен дәүләт теле буларак та укырга була. Бу очракта дәресләр җиңел булачак. Татар телен начаррак белгәч, кече кызымны шул төркемгә яздырдым. Олысы исә туган тел буларак укыячак. Анда инде татар теленең бар нечкәлекләрен өйрәтәчәкләр”, – ди Казанда яшәүче Зилия.
Шул ук вакытта мәктәптә узган җыелыштан берни аңламыйча кайтучылар да бар. Татар телен генә түгел, урыс телен дә туган тел һәм дәүләт теле буларак сайлап була, дип гаҗәпләндерде бер әни. Икенчесе мәктәптән, татар теле дәүләт теле буларак укытылачак, дип кайткан. “Узган ел сайладык бит инде. Быел тагын нигә сайларга? Дөнья шуңа калдымыни? Урыс мәктәбендә укысак та, кызыбыз татар сыйныфында белем ала”, – ди бар яктан да тыныч булган Гөлназ. Укытучыларны да аңлап була. Татар телен сайлагыз, дип турыдан-туры әйтә алмыйлар. Берәүне дә мәҗбүриләргә ярамый! Закон шулай куша. Туган тел мәсьәләсенең һаман очына чыга алган юк әле.
“БДИны бирә алмаслар, дип куркалар”
Авыл мәктәпләрендәге әти-әниләр күндәмрәк тә, юкка-барга тавыш та чыгарып йөрмиләр кебек. Әмма бу туган тел мәсьәләсендә дә шулаймы?
Кайбер авыл мәктәпләрендә әти-әниләрнең күбесе фәннәрне урыс телендә укытуны хуплый. “Татар мәктәбе булгач, татарча укыйбыз, дип һәрвакыт нык торырга тырыштым. Әмма кайбер әти-әниләр арасында укытучыны урысча укытырга күндерүчеләр дә булган. БДИны бирә алмаслар дип куркалар”, – дип сөйли республикадагы бер зур мәктәпнең директоры.
Ул үзе, татарча укытыгыз, дип сөйләнеп йөргән кайбер милләтпәрвәрләрне дә, түрәләрне, депутатларны да аңлап бетерә алмый. “1990 елларда милли күтәрелеш вакытында татар телен яклаучыларның балалары турында да кызыксындым. Алар татар түгел, инглиз, төрек сыйныфларында белем алган. Хәзер дә түрәләр балаларын хәтта урысча да түгел, ин- глизчә укытырга омтыла. Үзебездә түгел, чит илләрдә. Ә бездән татарча укытуны таләп итәләр”, – ди ул.
Саба районының Олы Шыңар мәктәбендә барлык әти-әниләр дә татар телен сайлаган. “Татар мәктәбе булгач, андый проблема килеп чыкмады. Бер генә әти-әни дә урыс телен сайламады. Барлык сыйныфлар буенча гаризалар яздырттык”, – ди директор Рамил Мөбарәков.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әти-әниләрнең сорауларына ачыклык кертүне сорадык.
– Әлегә күпме укучының нинди тел сайлавы билгеле түгел. Барысы да җыелышлар үткәч, билгеле булачак. Федераль дәүләт стандартлары буенча татар теле туган тел буларак укытыла. Дәүләт теле буларак каралмаган. Шул ук вакытта мәктәпләрдә татар телен укырга теләгән башка милләт балалары да бар. Аларга татар теле дәүләт теле буларак тәкъдим ителә. Әмма документларда андый нәрсә каралмаган. Бу аралашырга өйрәтә торган дәресләр булачак. Элеккечә әйткәндә, татар телен өйрәнүче урыс төркемнәре инде бу. Туган телне яңа уку елында 1, 5 сыйныф укучылары гына сайларга тиеш, – ди министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.
Татар теле укытучысы кемгә әйләнде?
Ә татар теле укытучылары белән нәрсә булып бетәр? Узган ел татар теле һәм әдәбияты укытырга сәгатьләр саны кыскартылгач, аларны башка фән укытырга әзерләргә керештеләр. Моның өчен республика казнасыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа уку елына республикада 1200 татар теле һәм әдәбияты укытучысы башка фәннәрне укыта башлады. Курсларда күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Яшел Үзән, Кукмара, Бөгелмә районнары мөгаллимнәре белем алган. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 33 проценты – урыс теле һәм әдәбияты, 27 проценттан артыграгы башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген үзләштергән. Арада һөнәрен башка фән укытучысына, тәрбиячегә алыштыручылар бар. Быелдан КФУ ике телне дә камил белгән педагоглар әзерләү эшен башлады. 125 кеше максатчан программа буенча белем алачак. Алар арасында Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да бар.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 130, 07.09.2018/)
comments powered by HyperComments