13 сентябрь, 2015 ел
20 елдан артык татар теле укытучысы булып эшләү дәверендә шактый ата-аналардан, укучылардан “Татар теле нәрсәгә кирәк ул?” дигән сорауны ишетергә туры килде. Кызганыч, бу сорауны татар баласының ата-аналары да бирергә ярата.
Әлеге сорауга җавапны - бик үзенчәлекле, гадәти булмаган ӘЛИФБА китабында ( Гүзәл Гиззатуллина - график дизайнер, Казан шәһәре) табарга мөмкин. Әлифба – китапның берничә бите...
"Олылар өчен "Панорам яңгыраш" әлифбасы. Китапның максаты - олыларны балачакка кайтарып, икенче дәүләт телен өйрәтү. Әлифбаның нигезендә шундый концепция ята: уйлану, фикер йөртү нәтиҗәсендә кешедә татар телен өйрәнүгә үзеннән-үзе ихтыяҗ тудыру."
"Книга – Азбука для взрослых «Панорамное звучание». Суть книги состоит в том, что азбука возвращает уже взрослого читателя в детство, показывая преимущества знания второго государственного языка республики. Была разработана концепция, которая легла в основу Азбуки и её графическая подача, как мотивация, возникающая в человеке под воздействием собственных мыслей, раздумий, стремлений, потребностей. И в результате появляется осознанная внутренняя необходимость изучения татарского языка у взрослого человека."
comments powered by HyperComments