;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

"Укытучы – кешеләргә гыйлем өйрәтүче...”
Ризаэддин Фәхреддин

“Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас.
Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас”

Ризаэддин Фәхреддин

 

Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Столбище гомуми белем мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик эш стажы - 35 ел, Столбище мәктәбендә 1992 елдан бирле эшли.

Методик проблема:
"Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында укучыларның эзләнү-тикшеренү зшчәнлеген оештыру"

Яраткан шөгыле:
китап уку, спорт, чәчәкләр үстерү

Яшәү тизлеге :

Автоузышларда җиңүче;
ГТО нормаларын уңышлы тапшыручы;
"Хәтер яктысы" берләшмәсе әгъзасы;
Дистәләгән мәкаләләр авторы;
"На пути к Твоей Памяти ..."
китабы редколлегиясе әгъзасы


 

"Туган ягым, мәктәбем, педагогик эшчәнлегем"

Вакыт агышын берәү дә күрми. Бары тик сәгать теле, кыңгырау чыңлавы, олыгайган укучыларың, чал кергән чәчләрең генә еллар аша еллар узганын искәртә. Хәтирәләр аша узган вакытны барлыйсың ...

Ярты гасырдан артык гомернең 35 елга якыны педагогик хезмәткә багышланган. Бүген мин дә табыш-осталыкларымны барлыйм, аларның да тамырлары була икән. Еллар узып, тәҗрибә туплап, ялгышларны төзәтә-төзәтә, бөртекләп җыелалар алар.

Әтием - гомерен туган авылында мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, озак еллар Кырлай мәктәбенең директоры булып эшләгән олы ихтирамга лаеклы шәхес. Әнием – туган телебезнең матурлыгын, байлыгын укучыларына җиткерә белгән гүзәл укытучыларның берсе. Җиде балалы тату гаиләбездә укытучы хезмәтенә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнде. Ә “мәктәп-мәктәп” уены иң яраткан уеныбыз иде. Шулай итеп, Мөгаллимлек орлыгым туган нигеземдә шытым бирде... Мин дә әти-әни һөнәрен сайладым.

Беренче педагогик адымнар Биектау төбәге Зур Кавал авылы мәктәбендә башланды... Укучыларымда фәннәр патшасы булган математика фәненә кызыксыну уятырга, ныклы белем бирергә тырыштым. Остаз укытучыларымның эш тәҗрибәләрен, осталыкларын өйрәндем, иҗат җимешләрен күреп сокландым.

Ләкин язмыш сукмаклары мине Лаеш төбәгенә илтте... Столбище мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган еллар... Математик башың белән татар теле укытып йөрмәсәң, дип авыз еручылар да, булдыра алырмы бу, дип шикләнеп караучылар да булды. Һи-и-и!.. Әллә булдырмас дисезме? Мин бит халкымның гореф-гадәтләрен, аһәңле матур сөйләмен саклаган Тукайлы Кырлай авылыннан! Балачактан “теп-тере” язучы-шагыйрьләрне күреп, аларның әле генә “табадан төшкән” өр- яңа әдәби әсәрләрен ишетеп үстем бит мин!

Татар телен кимсетеп караучыларга күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри сүзләре белән горурланып җавап бирәм: “Без татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул ”.

Туган ягым - Арча төбәге. Төрки-мөселман дөньясына Курсави, Мәрҗани, Күлтәси кебек мәгърифәтчеләрне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән ул. Мәгърифәтле, Әлифбалы Арча ягы татар халкын аң-белемлеитү өчен күп көч куйган! Шуңа да туган ягым - укыту-тәрбия эшемдә һәрчак илһам, иҗат бирүче ул.

Уйларым - туган якларыма илтә... Шагыйрь эзләрен саклаган урамнар, инеш буйлары бик сагындырган....Яшел чирәмле балачак сукмакларыннан атлыйм, туган йортның ишеген ачам... Туп-туры “белем бакчасы”на узам. Шыгрым тулы китап киштәләре... Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнән калган олы мирас. Тел белеме буенча гыйльми хезмәтләр, татар халкы тарихы турында сирәк очрый торган китаплар, Тукай томнары.... Үз һөнәреңнең остасы булу өчен күпме укырга кирәк икән! Әти-әни кебек чын татар теле укытучысы булу теләге туды, тәвәккәләп кабат укырга кердем... Тел дигән дәрьянең энҗе-мәрҗәннәрен күреп сокландым. Өлкән укытучыларым – тел-әдәбият галимнәре - туган телебезнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә һәм үзләштерергә өйрәттеләр, мөгаллимлек осталыгы серләрен ачтылар. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт, хөрмәтле вә гыйззәтле остазларым!

Телләрне саклау турындагы Законнарны тормышка ашырабыз дия –дия, “җиң сызганып” эшкә керештек. Чып-чын рус авылында да татар сыйныфлары ачыла башлады. Столбище балалар бакчасында татар төркемендә белем һәм тәрбия алган балалар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр... Беренчеләрне миңа ышанып тапшырдылар. Ана телендә саф, матур сөйләшүче бу нәни балалар миңа “энҗе бөртекләрен” хәтерләтте. Аларны югалтмыйча саклауны милләт каршындагы бурычым дип санадым. Шул еллардагы табышларым өчен укучыларыма, сабыйларның мәхәббәтен казанган мәшһүр Әлифбага рәхмәтле мин! Укучыларым күңелендә Беренче укытучы булып саклану - минем өчен зур горурлык та, олы мактау да булды. Шул елларда мөгаллимлек агачым үзенең беренче җимешләре белән сөендерде.

Яңа бер фронт - яңа табышлар... 

Чит милләт халкын икенче телгә өйрәтү – саваплы эш, диләр. Мин җаваплы дип тә өстәр идем. Рус баласын татар теленә өйрәтүне без “буш куллар” белән, таныш түгел сукмаклардан башлап җибәрдек.

Кулга алып укытырга дәреслекләр юк заманнар... Хәтерлим, дәрескә Тукайның “Шүрәле” әкияте китабын тотып кереп, укучыларга
“ Рус белән гомер кичердек сайрашып,
Тел-лөгать, әхлак вә гадәт алмашып...” дигән шигъри юллар укып, ”татар дигән халык бар, аның бик матур, аһәңлы теле бар”,- дип дәрес башладым ... Минем өчен бу ике юллык шигъри юллар рус баласын татар теленә өйрәтүнең төп принцибына әйләнде. Дәресләрдә ике халыкның теле, мәдәнияте арасында бәйләнеш тудыруны максат итеп куйдым. Татар халкының Сабантуй бәйрәме һәм рус халкының фольклор бәйрәме Каравон, Тукай һәм Пушкин... Минемчә, үз мәдәниятен яхшы белгәндә генә, укучыларда башка халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләп була. Киресенчә, чит халык мәдәниятен белү, үзеңнекен тагы да яхшы аңларга ярдәм итә. Үз фикеремне, хаклыгына ышанып, академик Д. Лихачев сүзләре белән ныгытам: “...милләтнең чын патриотлыгы, әхлакый асылы барыннан да битәр башка халыклар белән әйбәт күршеләрчә ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыра белүендә чагыла".

Рус балаларына татар телен ничек кенә өйрәтергә тырышмыйбыз!

Методларның, технологияләрнең дә  иң-иң шәпләрен кулланабыз. “Чумып” укыту методы, концентрик технология, компьютер технологиясе, Сингапур структуралары...

Киң колач җәеп, “Татарча да яхшы бел” яңа укыту методик комплексын сынау эше башланды. Кемнәрдер тәнкыйтьләде аны, кемнәрдер хуплады! Һәр яңалык киртәләргә очрый, тәнкыйть утларында чыныга, ныгый, камилләшә. Мин үзем нәкъ шушы сынау эшендә катнашып, профессиональ яктан да, шәхес буларак та ныгыдым. Яңа технологияләрнең асылына төшенү өчен күпме фәнни мәкаләләр өйрәнелде, ачык дәресләр, мастер класслар үткәрелде! Кечкенә генә табышларыма сөенеп, иң беренче алар белән үз мәктәбемдә, районымда уртаклаштым. Халыкара бәйгеләрдә көч сынашу һәм республикабызның талантлы укытучылары белән тәҗрибә уртаклашыр өчен, “түгәрәк өстәл”ләрдә чыгышлар ясау өчен белем дә, тәҗрибә дә, осталык та, кыюлык та кирәк булды!


Чын хакыйкать бәхәстә табыла бит!
Мин дә үз фикеремне әйтәм:
“Үзең кирәк,
Хәтерең кирәк.
Акбур кирәк,
Такта кирәк!

Бу да технология, димен, классик - технология. Ничәләгән буынга белем биргән, җиһанны таң калдырырлык ачышлар ясаган галимнәр тудырган технология! ...Заманалар үзгәрә, уку-укыту методлары камилләшә, яңа технологияләр барлыкка килә.

Хәтерне - компьютер процессоры,
Кара тактаны – интерактив такталар,
Акбурны – клавиатура алмаштыра.

Үзең (укытучы) һаман кирәк ! Әлегә ул алмаштыргысыз! Ләкин шуны онытмаска кирәк: замана укытучысы заманча булырга, заманнан артта калмаска, төрле педагогик технологияләрне белергә тиеш. Ул аның кайсын инде игелекле куллана, кайсы буенча хәбәрдәр генә, кайсын үзләштереп килә, кайсын сынап карый, кайсын камилләштерә”.

Укытучы хезмәте бакчачы хезмәтен хәтерләтә. Шау чәчәккә төренгән, җимешле бакчалар да - дистә елларга сузылган хезмәт нәтиҗәсе.

Тукайлы туган ягым, Сәйдәшле Биектау, Державинлы Лаеш төбәге...Шул өч төбәк мине тәрбияләде, чыныктырды, үстерде...Мөгаллимлек агачымның тамырлары ныгыды, ел саен матур җимешләре белән куандырды...

Уйларым кабат үткәннәргә кайта. Мөгаллимлек тамырларым шушы мәгърифәтле төбәктә - газиз туган җиремдә бит! Бу тамырлар бик тирәндә, тарих төпкелләрендә... Күз алдыма телен, иманын саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган ерак бабайларым килә... Курсавилар, Мәрҗаниләр, Күлтәсиләр калка... Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез салган Хәбри хәлфә янында кечкенә Апуш күренеп китә... Күпме мөгаллимнәрнең юлын яктыртып зуп-зур Тукай калкып чыга... Гомере буе белемгә омтылган, авылда урысчадан тылмач булган, Магнитогорск каласында татар яшьләренә дәресләр биргән Ярулла бабамны таныйм, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган остазларым – әти-әниемне сагынам...

Укыту-тәрбия эшемдә гел ярдәмчеләрем булган әти-әниемә, туган мәктәбемә, туган төбәгемә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга мең-мең рәхмәтле мин!

 

 

 

 




 

comments powered by HyperComments