;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Унике батыр турында баллада

Рөстәм Яхин көе  Нури Арсланов сүзләре

Таш утрау шикелле бу төрмә,
Таш койма әйләнә-тирәсе.
Белделәр бу ташлар мәйданга
Бүген дә корбаннар киләсен…
Дарларга унике батырның
Ашуын бу ташлар күрделәр,
Таң калып тетрәде диварлар;
Батырлар елмаеп үлделәр,
Татарлар елмаеп үлделәр…
Еракта, Идел-йорт җирендә
Унике батырның иле бар.
Кайтмаслар тик илгә егетләр:
Каршыда таш койма, шомлы дар.
Җәйге таң. Зәп-зәңгәр күк йөзе…
«Яшәргә иде!..» — ди күңелләр.
Тик шәфкать сорамый дошманнан,
Батырлар елмаеп үлделәр,
Татарлар елмаеп үлделәр.
Йодрыктай йөрәккә никадәр
Кайгылар, газаплар сыялар;
Сыймады батырлар йөрәге —
Чатнады таш пулат коймалар.
Хисләре, буйсынмый богауга,
Киң-иркен күкләргә менделәр
Һәм үлмәс җыр булып калдылар! —
Мусалар елмаеп үлделәр,—
Батырлар елмаеп үлделәр.
Источник:http://erlar.ru/node/556

 




 

comments powered by HyperComments