;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

"Татарстан мирасы” бренды Татарстанны тагын да өстен дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам - Рөстәм Миңнеханов
 

15 декабрь 2014,18:17
Казанда “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде.

Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Проект кысаларында Татарстанның архетип үзенчәлекләре билгеләнгән, брендның идеологиясе һәм визуаль стиле, шулай ук аның халыкара үсеш программасы формалаштырылган. “Татарстан мирасы” – ул территориянең “мәдәни код”ын ачучы һәм тарихи-мәдәни мираска бәйләп, милли күзаллауга визуаль стиль бирүче Россиядә беренче бренд. Брендның визуаль стиле нигезендә кызыл төс өстенлек итә. Ул шулай ук символик мәгънәгә ия һәм Татарстанга хас өч мәдәни традицияне тасвирлый: җете кызыл – Славян традициясе, ачык кызыл – Монгол традициясе, куе кызыл – Болгар традициясе. Бергә үрелеп, алар, нинди милләттә һәм диндә булуларына карамастан, бөтен татарстанлыларга туры килгән символик төс системасын тудыралар. Бренд идеологиясенең аерылгысыз өлеше булып, Татарстанның архетибын формалаштыручы ун сыйфат тора. Болар – тизлек, чыдамлылык, абруй, кызыксынучанлык, тоемлау, традицияләргә тугрылык, осталык, бердәмлек, үҗәтлек һәм максатка омтылучанлык. Бу сыйфатларның һәрберсе төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгын һәм аның һәрдаим үсешен, алга баруын гәүдәләндерүче укта – яңа бредның визуаль стилендә чагыла.

Презентация чарасы татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗат иткән “Пар ат” шигыре белән ачылып китте. Рус телендә укылган шигырь аша шәкертнең Казанга мөкиббәнлеге, башкалага килеп керү белән кичергән тирән хисләре тасвирланды.

Тантананы алып баручы танылган телевидение журналисты Сергей Брилев сәхнәгә Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне чыгыш ясарга чакырды. Ул ассызыклап узганча, мирасны, аның хәзинәләрен барлавыбыз халыкның рухи күтәрелешен, өлгергәнлеген дәлилли. “Тарихыбызны һәрвакыт истә тотарга, аны мәңгеләштерергә кирәк. Татарстан җире безгә төрле өлкәләрдә бик күп данлыклы шәхесләрне бүләк итте, шулай булгач, горурланырлыгыбыз бар. Безнең өчен брендның заманча телдә булуы, аның яшь буынга, шул ук вакытта халыкның башка катламына мөрәҗәгать рәвешендә, күңелгә бик якын булуы мөһим”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул чыгышында торгызылган, яңартылган һәйкәлләрне санап үтеп, хатирәләрне яңартты. Дәүләт Киңәшчесе брендның логотибы буларак сайланган җәядән ук атып баручы “җайдак” образының да уңышлы булуын ассызыклады. “Җайдак чапкан җиреннән укны төгәл атып, максатына ирешеп бара”, - диде ул аның эчтәлегенә игътибарны юнәлтеп.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, ил кисәк кенә модернизация кичерсә, мирасы проблемага әверелә, әмма бу Татарстанга туры килми: үсеш алуы белән беррәттән, республика мирасын да онытмый.

“Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге директоры Тина Канделаки кыскача гына брендны әзерләү өстендә эш барышы турында сөйләде. “Татарстанда бер ел вакыт яшәдек. Безнең алда катлаулы бурыч торды – безгә традицияләргә бик үтемле, сакчыл карарга кирәк иде”, - диде ул.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихка күз салып, 90 нчы елларда сүзнең мирас турында түгел, икътисади үсеш турында барганлыгын билгеләп үтте. “Проектыбыз уңышлы булыр дип уйлыйм. Татарстанның, аның мәркәзе Казанның күрсәтерлеге бар. Татарстанның танылу дәрәҗәсе артты, Яңа елга да туристлар күпләп килә”, - дип, республика башлыгы кунакханәләр тулы булуы шул хакта сөйләвен әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан җирлегенә аяк баскан кеше биредән башка бурычлар, уңай кичерешләр белән китә. “Бренд Татарстанны тагын да өстен дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Президент журналистларга биргән интервьюсында ассызыклап үткәнчә, брендны булдыру ихтыяҗы инде “кичә, ә бәлки өченче көн” үк тугандыр. “Безнең сөйләрлегебез, яшь буынга тапшырыр мирасыбыз, бөтен дөньяга күрсәтә алырлык казанышларыбыз, талантлы халкыбыз бар. Без әле бу юлның башында гына. Бу бренд – республика үсешенә өстәмә этәргеч. Аның асылында күмәк булуыбыз, бердәмлегебез, максатка омтылучанлыгыбыз чагылыш таба. Бу инвесторлар өчен җитди дәлилләр. Инвесторлар гына түгел, туристлар активлыгы да көчәер дип көтәбез. Бу башка төбәкләргә дә өндәү булып тора, бренд илебез өчен әһәмиятле булыр дип ышанам. Алга таба барлык тарихи объектлар, инвестицион проектлар бренд символикасы белән төрелеп биреләчәк. Без аны белем бирү, мәдәни программаларда кулланачакбыз”, - дип билгеләп узды Р. Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев каләм ияләренә әйтүенчә, шәхсән үзенә брендның шигаре бик ошаган: “Атта чабарга туган үрмәли алмый”/"Рожденный скакать ползать не может". Шулай ук брендның логотибы җайдак булуы да аның күңеленә хуш килгән. “Җайдактан да уңышлырак логотип була алмас иде, татар халкы тормышын атсыз күз алдына да китерү кыен”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе журналистларга.

 


 Фотосурәт prav.tatar.ru порталыннан алынды.
Чыганакка сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/15/104551/

 




 

comments powered by HyperComments