;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Язучылар белән очрашу һәм Арча районының әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге 2017 ел әдәбият премиясен тапшыру да көтелә.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Иртәгә, 22 сентябрьдә, татар халык язучысы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемен мәңгеләштерү максатыннан, танылган шәхеснең туган авылы - Арча районының элек Кечкенә Өчиле авылы булган урында “Ахун чишмәсе”н ачу тантанасы булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов хәбәр итте.

“Якташыбыз шушы авылда 1925 елның 18 сентябрендә туган. Кызганычка, хәзер авыл юк инде. Чишмәне ачу әдипнең туган көненә туры китереп планлаштырылды.

Гариф ага: ”Минем тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе – Чишмә, икенчесе Әлифба. Аларны бер кеше дә уйлап чыгара алмый, алар дөньяга үзләреннән-үзләре туалар һәм шулай гомерләре буе яшиләрдер кебек тоела иде миңа. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басар өчен яратылган: Чишмә – суга сусаганны, Әлифба - белемгә сусаганны”, - дип язып калдырган”, - ди Рамил Мөхетдинов, чишмә ачу тантанасы турындагы фикерләрен уртаклашып. Әдипнең әлеге сүзләре оештыручыларны чишмә исемен Гариф аганың буын чылбыры белән тоташтырып, “Ахун чишмәсе” дип исемләргә этәргән.

«Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин теләктәшләре төркеме белән бергә чишмәне төзекләндерүне үз җаваплылыгына алган.

Иртәгә чишмә ачу тантанасында иганәчеләр белән бергә Гариф Ахуновның кызы – язучы Наилә Ахунова, туганнары, Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем язучы, башка кунаклар, тирә-як авыллары халкы катнашыр, дип көтелә.

Чишмәне ачканнан соң бәйрәм Казанбаш төп мәктәбендә дәвам итәчәк. Монда язучылар белән очрашу һәм лаеклыларга Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге 2017 ел әдәбият премиясен тапшыру булачак.

Сүз уңаеннан, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе гомуми белем бирү мәктәпләре һәм уку йортлары укучыларына, яшьләргә прозада, шигърияттә һәм драматургиядә, публицистикада, мәдәният, музыка, театр һәм сәнгать иҗатында ирешкән уңышлар һәм казанышлар өчен бирелә. 1 нче премия - 10 мең, 2 нче премия - 7 мең, 3 нче премия – 5 мең, кызыксындыру премиясе – 3 мең сум күләмендә.

Гариф Ахунов, тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (1925-2000) - татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела. 

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.

Рәсемдә: Гариф Ахунов хатыны Шаһидә Максудова белән.

tatar-inform

 

 

 




 

comments powered by HyperComments