;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Җәлил һәм җәлилчеләр.
(Бер минут тынлык. Әкрен генә музыка уйный)
 (Ике укучы чиратлашып исемлекне укый, җәлилчеләрнең рәсемнәрен тотып укучылар тезелә)

   I укучы. Берлин. Плетцензее төрмәсе. (Слайдта әлеге төрмә күрсәтелә) Вакытның йөрәген тураган гильотина тынып кала. Набат өне гүләп еракларга оча. Ерак авыллардагы, ерак шәһәрләрдәге балачак сукмакларына барып кагыла. Гади татар авыллары – Мостафа, Көек, Куян, Мәләүз, Иске Турай, Яңа Аллагол, Олы Тигәнәле, Иске Кәшер... кайгылы аваз казакъ далаларына, Ташкент багларына барып җитә...
II укучы. Үлем белән күзгә-күз калган илнең азамат уллары соңгы мәлдә хыяллары белән әнә шул сукмакларга кайтканнардыр, ялан тәпиләре белән якты чыкны чәчрәтә-чәчрәтә таңга каршы йөгергәндер.
I укучы. Болар кемнәр, нинди сәгатьләр, минутлар турында сүз бара, нинди авыл исемнәре аталды соң?
(Җәлилчеләрнең рәсемнәрен күтәреп чыккан укучылар “Җәлил һәм җ-ә-л-и-л-ч-е-л-ә-р дип язалар)
Алып баручы. 1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткән, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнар бит алар!
   “Татарлар елмаеп үлделәр” җыры
II укучы. Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең исемнәрен атап, аларның кайсы сәгать, ничә минутта үтерелүләре һәм туган авылларының исемнәре аталды. Безнең бүген аларны искә төшерүебез алар рухына дога булып барсын.
Солдат (ут сүнгән, солдатка гына яктылык төшә). 1945 нче елның язында, без, Берлинга һөҗүм итеп, Моабит төрмәсе ишегалдында янып ята торган китап өемнәре, тагын чәчелеп ятучы китапларны күрдек. Бер иптәшебез шул китаплар арасыннан рус хәрефләре белән язылган китап табып алды. Китапның буш калган бер битенә русча болай язылган иде:
«Я татарский поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадет эта запись, пусть передадут привет от меня моим товарищам-писателям в Москве, сообщат семье…»
 (Ут сүнә, солдат китә. Муса Җәлилнең портретын яктырта. Ут кабына.)
   I укучы. Бу табылдыкны Мәскәүгә, Фадеев исеменә җибәрәләр. Муса Җәлил батырлыгы турында беренче хәбәр туган илебезгә әнә шулай кайтып ирешә.
Җыр. “Торыгыз Мусалар...” (С.Хәким сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)
II укучы. Муса Җәлил – үзенең үлмәс җырлары белән бөтен дөньга билгеле булган шагыйрь. “Моабит дәфтәрләре” барлык халык күңелендә батырлык символы һәм совет кешесенең матурлыгы булып саклана. (слайдта “Моабит дәфтәре”нең  төп нөхсәләре күрсәтелә).
I укучы. “Моабит дәфтәре”ндәге шигырьләрнең күп тавышлылыгын (полифониясен) тыңлагач, бу олы талантка, бу кадәр көч һәм акыл каян килде икән дип уйлыйсың,  күп милләтле безнең ил халыкларына гына түгел, итальян, бельгияле, француз һәм алдынгы кешелек дөньясының уй һәм хис-тойгыларын чагылдыручы булып тора.
М.Җәлил сүзләренә язылган “Җырларым” җыры.
А.Александровның “Священная война” мелодиясенең көе ишетелә. Сәхнәгә солдат киеменә киенгән укучылар бу җырның беренче куплетын  җырлый-җырлый чыгалар да, сәхнә буйлап әйләнеп кереп китәләр.
II укучы. Бөек Ватан сугышы башлана. Башта политработниклар әзерләүче курсларда булганна соң М.Җәлил фронтка китә.
(Видеода сугыш күренеше)
Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын...
Ул яндыра, вата илебезне,
Ничек шуңа түзеп ятасың?..
Киттем, кызым, якты бәхетебезне
Бирмәс өчен фашист кулына,
Егылсам да алга егылырмын
Киртә булып дошман юлына.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
“Чулпанга” 1941 нче ел, 19 август.
Сәхнәдә фонарь яктылыклары кисешеп уйный. Ату тавышлары ишетелә. “Ура” кычкырган тавышлар килә. Бөтенесе тына. Катнашучылар чыгып, “Кызыл ромашка”  шигырен сәхнәләштерәләр. (Фонарь яктысы ак күлмәкле кызларның кызыл күлмәкле кыз янында утыруларын күрсәтә. Сәхнәдә ут кабына)
 Слайдта кызыл чәчәк  чәнечкеле тимерчыбык артында күрсәтелә.
I укучы. 1942 нче елның июнендә авыр яралы Муса Җәлил әсирлеккә төшә.
Слайдта төрмә тәрәзәсе.
Фашист зинданы. Җәзалаулар. Ачлык. Ләкин Туган ил образы шагыйрьне тигезсез һәм авыр көрәшкә чакыра.
I укучы.
Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка
Данлы үлем белән күмәалмадым
Бу тәнемне соңгы сулышта.
II укучы.
Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым; күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә
Көчсезләнеп мин яшь түкмәдем.
I укучы.
Нишлим, сугыш дустым – пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салдыдошман кулларыма
Һәм хурлыклы юлдан атлатты.
(“Кичер илем” 1942)

II укучы.
Җир йөзе шундый киң,
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы!
I укучы.
Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым соңгысы!..
(“Соңгы җыр”, 1943, август)
II укучы
Юкка чыкты бик күп теләкләргә,
Күп эшләргә булган өмитләр.
Юкка яздым: “Көлеп үләрмен!”- дип
Юк, үләсе килми егетләр!
(“Авыру сызмалар”, 1942)
(Төрмә тәрәзәсен күрсәткән слайд алына.)
I укучы. Юк! Муса Җәлилнең рухын сындыра алмаганнар. Ул төрмәдә яшерен оешма төзи һәм хәрби әсирләр арасында бертуктаусыз эш алып бара.
(Фонарьлар сәхнәне яктырта, 12 катнашучы төрмә киеменнән түгәрәк буйлап йөриләр).
Фашист тавышы.
Мусульмане (катнашучылар, ишетеп туктап калалар), мы должны создать свое государство без русских комиссаров и коммунистов. В этом поможет вам великая Германия. С нами аллах! Вступайте в легион «Идель-Урал».
   Берничә секунд басып торгач, катнашучылар хәрәкәтләрен дәвам итәләр. Бу вакытта бер әсир күлмәк астыннан бер кәгазь алып бирә, һәм түгәрәк буйлап җибәрә, чиратлашып укыйлар:

   (Катнашучылар әзрәк басып торалар, чыгалар, ә берсе сәхнәдә кала. Ул стенага карап баскан, аркасында 13 ле номеры. Әкрен генә борыла да, курка-курка чыгып китә)
Алып баручы. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тырышлыгы бушка китми. Фашистлар тарафыннан фронтка җибәрелгән беренче “Идель-Урал батальоны, үзләренең фашист командирларын атып,  кулларында корал булган килеш партизаннар ягына чыгалар.  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре икенче төркем белән китәргә тиеш булалар. Ләкин аларны бер сатлыкҗан аркасында кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Суд булып, аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Патриот – геройларны “унөченче сата.  
   Слайдта кызыл чәчәк  чәнечкеле тимерчыбык артында күрсәтелә.
“Катыйльгә” шигыре (ноябрь, 1943)
I укучы әйтә яки слайдта күрсәтелә.
СССР Верховный Советы Президиумы
Указы
Шагыйрь Муса Җәлилгә
(М.М.Җәлиловка)
Советлар Союзы Герое
исеме бирү турында
Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ исеме бирергә.
СССР Верховный Советы
Президиумы Председателе
К.Ворошилов
СССР Верховный Советы
Президиумы Секретаре Н.Пегов.
Мәскәү, Кремль
2 февраль, 1956 ел
II укучы.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә
Ленин премияләре буенча
СССР Министрлар Советы янындагы
комитетта
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә
аеруча күренекле казанышлар өчен
Ленин премияләре бирү турында
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре комитеты аеруча күренекле әдәбият, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре өчен һәм театр сәнгате эшлеклеләренең аеруча күренекле казанышлары өчен 1957 елгы Ленин премияләре бирергә карар бирде:

  I укучы.  Муса Җәлилнең көрәштәшләре белән кызыксыну да елдан-ел көчәеп, яңа документлар табылып тора. Хөкүмәт карары белән 1995 нче елда Җәлил төркеменә кергәннәр исеме язылган истәлек – металл плитә коелып, Казанда яшәүче ветераннар Берлинга илтеп куярга тиеш булалар.
II укучы. Казанда Кремль каршысындагы Муса Җәлил һәйкәле янында, Берлинда һәлак булган геройларыбыз портретлары урнаштырылган барельеф ачу тантанасы булып узса да, ә Плетцензееда истәлек плитәсе кую каршылыкка очрый.
Слайдта Муса Җәлил һәйкәле һәм геройларыбыз портретлары урнаштырылган барельеф күрсәтелә
I укучы. Хәрби трибуналның 36/44 номерлы хөкем карары документы табыла. “12.2.44” датасы куелган документ “Курмашев һәм тагын унау” дип атала. Аларга үлем җәзасы бирү өчен нигезләмә итеп “Хәрби хыянәт” алына. Бу документ буенча, җәлилчеләргә “Совет Армиясенә булышлык иткәннәре һәм нацистлар режимына зур зыян китергәннәре өчен үлем җәзасы бирелә.
Слайдта әлеге документ күрсәтелә
II укучы. Документның күчермәсе безнең илебезгә 2001 нче елның гыйнварында, “Германиядә Каршылык көрәше” мемориалында нацизм корбаннарын искә алу көнендә тапшырыла. Нәкъ менә шушы документ – империя судының унбер юлдан торган хөкем карары нацистларга каршы гаепләү акты рәвешен ала.
I укучы. Шушы документ “Германиядә Каршылык көрәше” мемориалында истәлек билгесе урнаштыру өчен ныклы җирлек була. Җәлил һәм Курмашев төркеме әгъзалары хакындагы мәгълүматка 1944 елның 25 августында ватандашларыбыз һәлак булган төрмәдәге стендта да урын бирелә.
II укучы. Татар халкын каһарман итеп бөтен дөньяга таныткан геройларыбызга мәңгелек дан!




 

comments powered by HyperComments