;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Муса Җәлилнең кызы Чулпанга фронттан язган хатлары
 

Сөекле Чулпаным!
Хатың  өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам. Үзем дә язармын. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын.
Сине көн саен төшемдә күрәм, һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга меңүләр, диңгездә  коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям). Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә  кайтырмын, тагын бергә йөрербез. Хәзергә сиңа акча җибәрәм, әниең үзеңә күлмәкләр, уенчыклар  алыр.
Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең.
1942 ел, март, М.Вишера.


Сөекле минем Чулпаным!
Ниһаять, мин фашист каһәрләрне тукмарга фронтка киттем. Син, мөгаен, киноларда буласың һәм күрәсең: ничек безнекеләр фашистларны кыйныйлар һәм җирләребездән куып чыгаралар. Мин дә шулай сугышачакмын. Аларны куып чыгаргач һәм җиңгәч, мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен. Ярый хәзергә, минем кадерлем, күрешкәнчегә! Мин инде вагонга утырам. Кысып үбәм. Әтиең. Мин Ленинград янындагы фронтка киттем.
1942 ел, 28 февраль.

 

Кадерле Чулпаночка!
Сиңа кайнар сәлам җибәрәм һәм кысып үбәм. Мин яңа гына сугыштан үз квартирама кайттым. Анда ун көнләп булдым. Без фашистларны кыйнадык. Алар артларына да әйләнеп карый алмыйлар, качалар. Безнең туплар аларны снарядлар белән сыйлый һәм, монда бик каты салкын кыш булуга карамастан, аларга кайнар. Сугыштан соң мин дуслар белән әтәч шулпасы һәм пешкән әтәч ашадым. Ә менә сиңа ышандырган әтәч турындагы хикәяне язарга һич вакыт таба алмыйм. Мин аны язармын. Ул сугыш һәм әтәч турында бик кызыклы хикәя. Ярый хәзергә. Бик каты кочам.
1942 ел, 24 март, Әтиең. М.Вишера.


Минем кадерле Чулпаночкам!
Күрәсең, мин сиңа ничек еш язам. Чөнки мин сине яратам һәм сагынам. Мин Мәскәүдән сиңа берничә шушындый открытка җибәргән идем, юлда барганда да шундый открытка салдым, менә хәзер дә язам. Мин инде фронтка, фашистлар белән сугышырга китеп барам. Фронтка килеп җитәргә бик аз калды инде. Без ул каһәр суккан фашистларны Ленинград өлкәсеннән куып чыгарырбыз, аннан барлык совет җирләреннән. Шун нан соң барысы да тыныч һәм яхшы булыр. Мин синең турыда шигырь яздым һәм аны Мәскәүдә китап итеп бастыру өчен бирдем. Ул китап тиздән чыгар һәм син аны укырсың. Ә менә бу картина немецлар белән сугышны күрсәтә.
Бу нәкъ минем Илдар китабында язылганча. Илдар турында әниең сиңа сөйләр.
Ярый хәзергә. Сине кысып үбәм. Әтиең. 1942 ел, 9 март.


Сөекле кызым Чулпан!
Әбиең аркылы синең сәламәтләнүеңне белдем. Менә молодец ичмасам!.. Мин синең һәрвакыт таза, нык, шат булуыңны телим. Син авырый башласаң, бик борчылам мин. Һаман авырып тору үзеңә дә җиңел түгелдер. Мескенем, интегеп беткәнсеңдер инде. Әле ютәл, әле температура, каһәр суккан чуан килеп чыга, җитмәсә!.. Тизрәк дәваланырга да инде авырмаска кирәк. Ә авырмас өчен әниеңнең сүзен тыңларга кирәк: үзеңне сакларга, яланаяк йөрмәскә, тышка чыкканда – җылы итеп киенергә. Салкын су эчмәскә, сквознякта утырмаска. Күп итеп ашарга. Шул чагында таза булырсың. Мин һаман Москвада әле. Столешниковта синең дусларны очраткалыйм. Алар миннән: "Чулпан кайда?" – дип сорыйлар. "Ул Казанда", - дим. "Ә ул анда нишли?" – диләр. "Чуаннар белән сугыша, - дим. – Муенына бер чуан чыккан икән, Чулпан аны тиз арада юк иткән, - дим. – Аннан соң ул Валерик һәм Светлана белән уйный. Әтисе кайтышка бүләкләр хәзерли. Ә әтисе аның туган көненә бүләк хәзерли", - дим. Мәскәүдә күңелле түгел әле. Кеше аз. Өйләр бикле. Менә җәйгә чыккач күңелле булыр. Син дә монда кайтырсың. Хәзергә! Әтәч турындагы әкиятне һаман язмакчы булам, һаман вакыт тими. Икенче вакытта язармын. Сиңа шушы кечкенә китапны җибәрәм. Укып чык. Үбеп, әтиең. Светланага, Валерикка, тагын Светланага һәм Феликска сәлам тапшыр. 1942 ел, 26 февраль, Мәскәү.




 

comments powered by HyperComments