;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

 Кырлай һәм Тукай замандашлары

Кайда  да йөрәктә, йөрәктә

Төшләргә кереп гел йөдәтә,  

Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары?

(Сибгат Хәким)

 

   Һәркемнең дә күңелендә балачактан бик кадерле якты хатирәләр сакланадыр. Үскән саен алар  йөрәккә җылылык, рәхәтлек хисләре белән  искә төшәләр, тормышта көч, энергия, уңай юнәлеш  бирәләр. Минем өчен дә Кырлай авылында әбием һәм бабаем янында үткән балачак көннәрем бик кадерле.  Икесе дә татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары булгангамы,  алар янында бик кызык, сөйләшеп туймыйсың. Түрдә  зур шкафта аларның иң зур байлыгы – китап-журналлар, язучыларның автографлар куеп бүләк ителгән әсәрләре, яраткан шагыйрьләре Г.Тукайның төрле елларда гарәп, латин, кирилица хәрефләре белән басылган бик күп китаплары, мактау язулары, эш папкалары, альбомнар, фоторәсемнәр саклана. Ниләр генә юк! Шкаф тулы тарихи хәзинә.  Монда миңа әбием бүләк иткән бик матур рәсемле беренче  Тукай китабы  да саклана. Кечкенә чакта мин аны Кырлай китабы дип йөрткәнмен. Бөек шагыйребезнең  кабатланмас гүзәл шигърият дөньясына юл башым Кырлайда башланды да инде. Мин 3-4 яшьтә бөтен хәрефләрне таныганмын.  Чынлап укый белмәсәм дә, бүләк китаптагы шигырьләрне рәсемнәре, хәрефләре  буенча да чамалап,    бабай әйтмешли, “шартлатып укыганмын”: “Туган тел”,  “Бала белән күбәләк”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәкерт”... Әбием аларны гел көйләп матур итеп сөйләгәнгәме, күбесен мин дә бик тиз ятлап ала  идем.

Бүген мин кабат шагыйрьнең иң матур балачак еллары үткән Кырлай якларында:

Һәр татар күңелендәдер Кырлай,
Зәңгәр күген бизи кырлы ай.
Ямьли аны Ия сулары,
Әкияти урман-кырлары.
Монда безнең нәселнең башы,




Монда ерак бабайлар ташы...
Булсам да мин бүген тик кунак,
Таныш, таныш монда һәр сукмак.
Синдә үтте ямьле җәйләрем,
Каршылады сөеп әбекәем.
Монда минем туган җиркәем,
Тукай телем- нәфис гөлкәем.



    
1998 ел

Балачактан бабай белән йөргән җиләкле урманнар, шагыйрь эзләрен саклаган урамнар, инеш буйлары бу юлы да бик сагындырган. Кая карасам да шигырь юллары искә төшә:

“Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.”

Кырлай елдан ел үсә, матурлана. Анда яңа йортлар, хәтта яңа урамнар барлыкка килә. Үзәктә заманча яңа мәктәп, мәдәният йорты балкып тора. Ерак түгел Габдулла Тукай һәйкәле. Бабаем әйтүенчә, ул 1957 елның 20 нче октябрендә ачылган. Тантанага бик күп кунаклар килә. Якташ шагыйребез Сибгат Хәким, Тукайның замандашы Таип бабай чыгышларын бабай әле дә хәтерли.
Каршымда халкыбызның яраткан шагыйренә тирән ихтирамы, мәхәббәте булып  төзелгән искиткеч гүзәл музей-йорт. Ул яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән парк эченә урнашкан. Тукайны сагынып килүчеләрне бронзадан койган уйчан шагыйрь үзе каршылый.  Агачлар арасында  Шүрәле сыннары. Мин музей артындагы зур буага төшәм. Монда куе таллар арасына чүгәләп бабай “Су анасы” әкиятен сөйли иде.  Эңгер-меңгердә каршы як ярда Су анасы шәйләнә. ( Чынлыкта ул Су анасының Бакый Урманче ясаган агач сыны булып чыкты). “Шүрәле” әкиятен дә мин беренче кат бабайдан Кырлай урманы чытырманлыгында   ишеттем. Монда инде, фантазияңне эшкә җиксәң, күпме кәкре- бөкре агач ботаклары шүрәле бармакларын хәтерләтә.

Мин буаны әйләнеп, яңа зур  күпер аша элек авыл башы булган урынга килеп чыгам. Монда элек басу капкасы, ике якта да тегермән булган.  

Мин кабат балачакка кайтам... Колакта бабай тавышы:

“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр
Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай диләр”...

Бабай белән  Кырлай урамнарыннан атлыйбыз. Мине Кырлай тарихы да, нәни Апушның Кырлайдагы дуслары да кызыксындыра. Ә бабай сөйли дә сөйли...

Кырлай, Кырлай... Бик борынгы чорда, Болгар ханлыгы заманында ук, Алат юлында да шундый исемле бер авыл булган. Казанны, Арчаны алу сугышларында ул бик зур зыян күрә. 16 нчы гасыр ахырында бу җиргә Түбән Новгород алпавыты Хохлов килә, рус авылы салдыра. Халыкның җире кысырыклана.  Шушы вакытларда татар халкы өчен зур фаҗига башлана- архиепископ Гурий котычкыч алымнар белән чукындыру  үткәрә. Карышучыларны кыйныйлар, җәзалап үтерәләр. Җәзалау өчен зур учаклар яна, казаннар кайнап тора. Мәчетләр җимерелә, зиратлар мәсхәрәләнә, балаларны урлап алып китәләр. Халык котычкыч авыр шартларда яши. Рус чолганышында Кырлай халкының чукынмый калуы зур батырлык була. Тик патшалар чукындыру турында яңадан яңа указлар чыгаралар. Буйсынмаган авылларны урыннарыннан сөрү башлана. Вөҗданы, иманы мыскыл ителгән, җирләре тартып алынган Кырлай халкы туып үскән җирен калдырып яңа җирләргә күчәргә карар кыла. Безнең ерак бабайлар Себер юлыннан бераз читтәрәк, Ия суы ярларында челтерәп аккан чишмәле, урманлы бик матур урынны сайлап алалар. Күченү бик озак, газаплы була. Башта җир йортларда торалар, әкренләп урман кисеп йортлар салалар. Шулай итеп Яңа Кырлай авылына нигез салына.

Уйларым бүген Һәм үткәннәр арасында урала. Телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган  ерак бабайлар турында да, бүген үзенең газиз туган телләрен оныткан маңкортлар  турында да...

Гасырлар агышы,
Замана барышы.
Уйларның агышы-
Халкымның язмышы.
Зур көчләр алышты,
Кемнәрдер карышты,
Кемнәрдер ялгышты,
Шәһитләр каргышы,
Туган җир сагышы,
Бабайлар тавышы,
Туган тел сагышы...
Уйларыма, тарихка аваздаш итеп, бабай  “Китмибез” шигырен сөйли:
“Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл). “

Кечкенәдән үк бабай сөйләгән шигырьләр бихисап инде ул. Ни эшләсәң дә,  бабайның хәтер сандыгыннан Тукай шигыре килеп чыга.  Көзен бәрәңге алабызмы, язын алмагач төбен казыйбызмы -  ул эшкә багышланган матур шигырьләр сөйли,   “Нурлы Казанга” кунакка барсак,  “Пар ат” ны яттан укый,    урманда йөргәндә төрле ел фасылларына карата шигьри юлларны  искә төшерә. Табигатне яратырга,  кошларны, җәнлекләрне җәлләргә,  мескеннәрне, көчсезләрне якларга да,   таң  ату матурлыгын күрергә дә мине  бабаем Тукай шигырьләре аша өйрәтте. Кешелекле, зшчән, мәрхәмәтле, намуслы булуның беренче дәресләрен ул Кырлайда ук  биргән икән.  Ә менә арада күңелемә иң тирән уелып, йөрәкләрне тетрәндереп сөйләгән шигыре  шушы “Китмибез!” иде . Ул чакта мин киң кырларында “чәчкән, суккан”, “хәтфәдәй  яшел болыннарда” яланаяк көтү көткән , һәр ягы урман булган  Туган җиренең бабаем өчен никадәр газиз икәнен тойдым. Шуңа да, 1975 елда  тынгысыз бабаем  зур игелекле эшкә тотына. Еллар үткән саен урманда  шагыйрь сокланган  “Гаскәр кеби торган чыршы, нарат” сирәгәя бара. Бигрәк тә сугыш елларыннан соң Татарстанның урман байлыгы кими.  Киләчәк турында уйлап,  бабаем Арча урман хуҗалыгы белән берлектә мәктәп урманчылыгы оештырган. Туган тел белән бергә, ул балаларга урман фәне, урман теле дә укыта башлый.  Табигать серләренә тошенергә, аны  сакларга өйрәнәләр алар. Өлкән урманчылар белән берлектә, күпме агач, куак  утыртыла ул елларда . Габдулла  Тукай музей –йорты  янындагы  паркка да шул чакта нигез салына.

Без бабай белән сөйләшә-сөйләшә авыл зченә үтәбез. Менә берничә йорт үткәч Әхмәтша абый нигезе. Монда Өчиледән Кырлайга килен булып төшкән Әхмәтшина Нәфисә әби яшәгән. Ул Тукайның әнисе Мәмдүдә апаның балачак дусты була, шуңа да ятим Габдулланы бик ярата. Яшь килен Нәфисә Сәгъди абзыйлардан ерак түгел зур тәгәрмәчле коега килә торган була. “Чиләкләремне чылтыратып суга чыгуымны шул тирәдә уйнап йөргән Габдулла шунда ук күреп ала иде дә йөгереп килеп яныма елыша.Өстендә яшел хәтфә кырыйлы җиңсез камзул, башында төрле төстәге корамалардан тегелгән  чуклы кәләпүш. Без икебез дә бу күрешүгә бик куана идек “,-дип искә ала торган була Нәфисә әби. Әкрен генә Таеп, Галәү, Ахун бабайларның нигезләрен узабыз. Менә Габдулланы тәрбиягә алган Сәгъди абый йорты. Читән коймалы, җил капкалы , салам түбәле  кечкенә йорт янында бабай истәлекләре мине үткәннәргә кайтара... Әнә кечерәк кенә буйлы, агара башлаган сакаллы Сәгъди абзый ат туара. Янында ябык кына ак чырайлы сөйкемле малай -кечкенә  Апуш кайнаша. Йомшак күңелле Сәгъди абзый аңа Әтнә базарыннан ак калач алып кайткан. Өйдән зәңгәргә манган киндер күлмәк кигән, башына кызыл француз яулыгы бәйләгән калынрак тавышлы Зөһрә апа чыгып, аларны ашарга чакыра. Өстәлдә җамыяк белән бәрәңге, сөт-катык, калын телемле икмәк. Ачлы –туклы үскән Габдуллага Кырлайда бик рәхәт.  Шул арада тәрәзәдән Сафа, Ахун, Әһлиләрнең уенга дәшкән тавышлары ишетелә. Яшел чирәмле тыкрыктан алар инеш буена балык сөзәргә чабалар...

Алда әле  игенче   тормышының эш-мәшәкате, күңелле Сабантуйлары, киң күңелле халкының матур йолалары, шигъри әкиятләре, моңлы җырлары, беренче мөгаллиме. сабак укулары...  Шагыйрь Кырлайны яратып ” дөньяга  иң элек күзем ачылган урын" дип атый.

Бабай миңа ике катлы Әхмәтхан бай йорты белән янәшә үзләренең төп нигезләрен дә күрсәтте. Габдулланың якын дусты Әһли Хәлиуллин шунда яшәгән. Ул бергә укулары, уйнаулары, сабак хәзерләүләре турында сөйли торган була. Ерак түгел Габдулланың беренче укытучысы Хәбибрахман Гатауллин (Хәбри хәлфә), сабакташлары Сафа, Сафиулла бабайлар яшәгән.

Астарак су буенда шагыйрь укыган мәдрәсә урынын да карап киттек. Бик күп белгәнгә, гыйлем кеше булганга, бабайны яратып “аяклы тарих" дип тә йөртәләр.  Кырлайда беренче Тукай музеен оештыручы да була ул. Туган телгә, әдәбияткә бабай яшьтән гашыйк. Педучилещеда  класс җитәкчесе - Әлифба авторларының берсе булган  Рәмзия Вәлитова , шагыйрь Әнәс Кари кебек танылган педагоглар укыта аны, янәшәсендә Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Гөлчәчәк Галиева  кебек талантлы сабакташлары... Чабата киеп  , кычыткан ашы, алабута  ипие ашап укысалар да, кәгазь - китапка тилмерсәләр дә, төпле белем алалар бу сугыш чоры балалары.

Бабай, 1946 елда училищены уңышлы тәмамлап, Казан Дәүләт укытучылар институтының тарих бүлегенә укырга керә. Анда да бик яхшы билгеләренә тәмамлап дипломлы укытучы булып  туган якларына кайта.

Энергиясе ташып торган  егет бик тырышып эшли, ул укытучы гына түгел, докладчылар группасы члены да, ВЛКСМның Кызыл Юл  район комитеты пленумы члены да, пропагандист та, агитатор да. “ Тукай-Кырлай” колхозында комсомол яшьләр өчен политшкола да алып бара.Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Кырлай авылының борынгы тарихы белән дә кызыксына яшь  тарих укытучысы.

Бигрәк тә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның замандашлары белән сөйләшергә  ярата ул. Әтисенең бертуган  абыйсы Әһлиулла абзый да  шагыйрьнең сабакташ дусты була бит. Тукай иҗатына мөкиббән егет бик күп истәлекле материаллар җыя.     

1950 елларда күренекле прозаик Әхмәт Фәйзи, “Тукай” романын язу өчен, Кырлайга килә. Шагыйрьнең замандашы Сафа бабай йортында яшәп иҗат итә ул. “Әхмәт абый   тыйнак, бик мөлаем , һәрчак якты йөзле иде”, -  дип искә ала бабай. Язучы авыл халкының якын кешесенә әйләнә. Ул шагыйрь замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша, авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә кызыксындыра аны. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи “Кызыл Татарстан” газетасында “Кырлайдан хатлар” дигән очеркларын бастыра.  Әлеге хатларда язучыбыз  Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Аның инициативасы, югары оешмаларның булышлыгы, бөтен район колхозларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1950-1953 нче елларда Кырлайда ике катлы урта мәктәп калкып чыга. Мәктәп бинасының югары өлешенә төзүчеләр агачтан кисеп матурлап Тукай исемен язып куялар.  Чөнки шагыйрь гомере буе  туган халкын  агартырга - белемле итәргә омтылган. Кырлай яшьләре өчен генә түгел, тирә-яктагы Ашытбаш, Симетбаш, Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Алмалы һ.б. авылларның аң-белемгә омтылган яшьләре өчен зур бүләк була мәктәп. 

“Тукай баскан эзләрдән”  Кырлайга килүчеләр өчен исә мәктәп беренче экскурсия урыны,  бу төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә.  Бабай үзенең педагогик эшчәнлеген шагыйрь иҗатыннан, аны өйрәнүдән, аны пропагандалаудан башка  күз алдына китерми. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әбием Яруллина Сәүдәт белән җиң сызганып эшлиләр алар. Бик бай татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазлана. Анда Г.Тукайга багышланган күп материаллар туплана. Кырлай мәктәбенә  шагыйрь эзләреннән кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар  килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә зшләрне дә   бабай бик теләп, чын йөрәктән башкара. 1960 нчы елларда шагыйрь  хөрмәтенә китапханә дә төзелә. Аның зур залына Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә куела. Экскурсиягә килүчеләр аның белән бик кызыксынып танышалар. Ул зал яңадан-яңа материаллар белән баетыла. Казандагы А.М.Горкий исемендәге музей директоры Мария Николаевна Елизарова һәм музейның хезмәткәрләре  тырышлыгы белән китапханә музей-филиалга әйләнә

Г.Тукай исемендәге мәктәп.

Г.Тукай исемендәге мәктәп һәм укытучылар коллективы. Беренче рәттә сулдан беренче – мәктәп  директоры Яруллин Гомәр, сулдан дүртенче  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Сәүдәт. (1970 нче еллар)

Бабай бик оста экскурсовод да була. Шагыйрь тормышы, иҗаты турында ул ялкынланып, матур итеп сөйли. Укучылар арасыннан да экскурсоводлар әзерли ул. Бигрәк тә җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Балалар бик теләп, яратып, килгән кунакларны музей, Кырлай белән таныштыралар.

Бабаем бик күп шагыйрьләр , язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшли. Алар белән кызыклы очрашулар үткәрелә, яңа гына табадан төшкән әсәрләре белән укучылар да бик кызысынып  таныша.

Шул елларны искә алып, 1974 елда мәктәпне тәмамлаган  Мөнирә Сафина: “Без Гомәр абыйга чын тере  язучылар белән бәйрәмнәр үткәреп, туган телне, әдәбиятны яратырга өйрәтүе өчен мең рәхмәтле”, - дип яза. Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев, Хәсән Туфан чыгышлары аңа бик көчле тәэсир итә.  Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”  әсәреннән әби ролен укып көлдерүе күңелендә онытылмаслык булып истә калган.

Әдәбият –сәнгать әһелләре белән даими очрашулар эзсез калмаган, Кырлай мәктәбеннән чыккан, , әдәбият һәм сәнгатькә, туган телгә хезмәт итүчеләр бүтән бер мәктәптә дә ул кадәр күп түгелдер: татар теле укытучылары, тел галимнәре, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, актерлар,  дикторлар... Бүтән өлкәләрдә дә  укучылар зур уңышларга ирешәләр : тырыш игенчеләр, алдынгы төзүчеләр, галим-профессорлар, табиблар, агрономнар бирә туган илебезгә  Кырлай мәктәбе.

         

       Укытучылар коллективы язучылар белән. Уртада бабаем Яруллин Гомәр.

Язучылар шигырь бәйрәмендә. Уңда  Тукай замандашы Бари бабай  белән Кырлай бабай.


Укучылар шигырь бәйрәмендә укытучы Сәүдәт Яруллина(уңда) белән.

 

Кырлайда кунакларны  һәрчак ипи-тоз, якты йөз белән каршылыйлар.

Кемнәр генә булмый Кырлайда!  Күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Габдрахман Әбсәләмов, Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев...  Рус шагыйрьләре Евгений Евтушенко, Михаил Львов,  казах язучысы академик Сабит Муканов, үзбәк язучысы Гафур Голәм, башка  бик күп милләт язучылары һәм шагыйрьләре  белән очрашулар да Кырлай укучылары һәм укытучылары өчен зур бәйрәм, онытылмаслык әдәбият дәресләре була. Төрле милләт вәкилләренең иҗаты, сәнгате белән танышу аларның рухи дөньясын тагын да баета.

  Мин бабайдан ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавы турында сорыйм.  Өйдә  ул  мине түрдәге китап шкафы янына чакырды. 

Бер папкадан бабаем бик кадерләп зур гына фоторәсем чыгарды .  Рәсем  1944 елларда  Казан Фәннәр Академиясенең   тел, диалектология белән шөгыльләнүче гыйльми хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән.  Анда  Сәгъди абзыйлар  янындагы 1900 елда салынган ике катлы Әхмәтхан бай йорты күренеп тора.  Бай йорты  белән  янәшәдә  безнең   Ярулла бабайның әтисе - Хәлиулла  нигезе.  Габдулланың яшьтәш сабакташы Әһли Хәлиуллин шунда торган. Хәлиуллалар белән янәшә Фәтхерахман мулла йорты була.  Габдулла укыган мәдрәсә  мулланың инешкә төшә торган бакчасында  шомырт агачлары янына салынган була . «Монда – шагыйрьнең замандашлары, сабакташлары», - диде бабай . Мин аларнының  исемнәрен  тиз-тиз ул әйткәнчә язып барам:

Уртада ак сакаллы, кулына китап тотканы – Тукайның беренче укытучысы Хәбри хәлфә. Ул Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез сала. Хәлфәнең уң ягында  Габдулланы якын итеп йөргән Нәфисә әби. Аннан соң Зариф Фатыймасы, Мостый Фатыймасы, Галәү, Хәким, Лотфрахман бабайлар.  Хәбри хәлфәнең сул ягында Ахун бабай. Ахун бабай янында минем Кырлай бабайның әтисе  Ярулла Хәлиуллин утыра. Янәшәдә Таип,  Сафа , Барый бабайлар.    “ Безнең бабайлар, Кырлай халкы гел гыйлемгә омтылган. Гомумән, Арча ягы -  татар халкының матур әдәби телен саклаган,   мәгърифәтле төбәк бит. Минем дә шул изге юлны дәвам итәсем килде”, -  диде бабай.

Мин аннан әтисе Ярулла Хәлиуллин турында да сорашам. Гомере буе яңалыкка, дөнья күрергә, белем алырга хыялланган  Ярулла бабай.  Ул 11 яшьтән үк  Алма-Атада  бер байда хезмәт итә башлаган. Байның рөхсәте белән, аның китапларын укырга бик яраткан.  Тау инженеры булырга теләгән Ярулла бабай Баку, Досора, Гурьев нефтепромыселларында бик тырышып эшләгән, андагы татар яшьләренә дәресләр биргән.  Магниитогорск каласындагы алдынгы  эш тәҗрибәсе турында  30 нчы елларда газеталарга  язып чыкканнар, бүләкләгәннәр.  Тик аның зур белем алырга мөмкинлеге булмаган.  Ул яңадан авылга әйләнеп кайта, колхозда яшелчә үстерү буенча бригадир булып эшли башлый. Тырыш хезмәте медальләр белән бәяләнә.

Үзе зур хыялына ирешмәсә дә, Ярулла  бабай  бүген  балалары, оныклары өчен  куаныр иде дип уйлыйм. Улы  Яруллин Гомәр, килене Яруллина Сәүдәт гомерләрен Кырлай балаларына белем бирүгә, туган телне саклауга багышлаганнар. Оныклары академия, консерватория, университет, институтлар бетереп, үзләре сайлаган hөнәр буенча эшлиләр. Ә аның иң зур хыялын - инженер булу теләген - оныгы Мөнир абый Яруллин чынга ашырган,  ул - техник фәннәр докторы, профессор.  Үзе дә күпме  галимнәр , инженерлар укыткан Мөнир абый!

Хәбри Хәлфәнең, бабайларның карашы бүген инде безгә  төбәлгән…

Уйларым яңадан үткәннәр, заман, киләчәк арасында урала.

Шулчак Кырлай өстендә үзәкләрне өзеп азан тавышы яңгырады.

Күңелдәге шигырь  юлларына  аның  якты, горур моңы кушылды…

Әллә җырлар шулай туамы?

Чорларны бәйләгән бер рәсем

(җыр)

Тукай замандашларына –
Кырлай бабайларга багышлана
Чорларны бәйләгән бу рәсе
Очраклы түгелдер күрәмсең.
Текәлгән бабамнар карашы-
Әйтә күк: сез - буын алмашы.
Гасырлар агышы -
Замана барышы.
Уйларның агышы -
Халкымның язмышы.
Гасырларны әйләп, киләчәккә әйдәп
Бу карашлар безгә төбәлгән.
Сыкрап куя йөрәк – сез hаман да кирәк,
Катлаулы замана бигрәк.
Гасырлар агышы -
Замана барышы.
Уйларның агышы-
Туган тел сагышы.
Уйларыма кушылып шул заман
Яңгырады моңлы бер азан.
Яктыргандай булды бар җиhан -
Асылына кайта мөселман.
Гасырлар агышы -
Замана барышы.
Уйларның агышы -
Бабайлар тавышы.
Күкләрдән иңәме соң кабат?
Әйтерсең яңгырый бер набат:
Бетмәс hич халкымның Тукайга алкышы!
Яктыртсын Ватанны изге ай балкышы!
Гасырлар агышы -
Замана барышы.
Уйларның агышы –
Туган тел  язмышы…

     Бабайлар кулында китаплар... Интернет заманасы булса да, безнең гаиләбездә дә  күп алар.  “Китап чире” бабайдан йоккандыр инде. Аерым киштәдә - Тукай шигырьләре, аның турында язылган әсәрләр. Һәр битеннән балачак исе килеп торган таушалган рәсемле китаплары да, Мәскәүдәге “Инсан” нәшриятендә Яхъя абый Гибадулин бүләк иткән рус телендәге өр-яңа  шигырьләр җыентыгы да миңа кадерле.  Туган телен, халкын яраткан кеше Тукайдан беркайчан да аерыла алмый дип уйлыйм мин.  Без Тукай шигырьләре белән үстек.  Кырлай урамында танышкан нәни Апуш әкренләп зуп-зур Тукай иҗатына алып керде.  Хәзер мине шагыйрьнең милләт язмышы турындагы шигырьләре уйландыра, үткен сатирасы, юморы сокландыра, мәхәббәт лирикасы  күңелне иркәли. Әбием кебек мин дә иң ошаганнарын дәфтәремә күчерәм. Тукайдан башланып киткән иксез-чиксез шигърият илендә мин тагын бик күп йолдызлар таптым һәм яраттым - Җәлил, Туфан, Зөлфәт, Пушкин, Ахматова, Северянин, Вознесенский... Бер–берсен тулыландырып, аларның иҗаты безнең күңелләрне матурлый, тормышыбызны баета. Рәхмәт сиңа, тылсымлы шигърият!

   ©Гиззатуллина Гүзәл Данилевна

 

 




 

comments powered by HyperComments