;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Тукай энциклопедиясе хакында

В статье речь идет о первой татарской персональной литературной энциклопедии, посвященной великому татарскому поэту, сатирику и публицисту- журналисту Габдулле Тукаю (1886–1913), включающей 2358 статей, кратко анализирующих его поэзию, прозу и публицистику, литературное и бытовое окружение, творческую связь с предшественниками и последователями, а также отражение сюжетов и образов его произведений в различных отраслях искус- ства Татарстана. Ключевые слова: энциклопедияя, Г. Тукай, ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, тукаеведение
Менә ни гомер инде татар халкы Тукай тудырган шигъри дөнья белән аерылгысыз бәйләнештә яши! Бактың исә, икенче гасырга чыкканбыз. Торган саен бөек шагыйрь иҗатының хисси- фикери тирәнлеге тулырак ачыла, милли йөзебезне саклаудагы, рухи дөньябызны баетудагы бәяләп бетергесез әһәмияте артканнан-арта бара. Бу җәһәттән шагыйрь дөньясы серлелеген фәнни-нәзари күзлектән чыгып анализлауның роле дә гаять зур. Әлеге олы мирасны шәрехләү тарихы да йөз елдан артты инде. Заманалар барышында илебез тормышында булып торган кискен иҗтимагый үзгәрешләр аңа ничек кенә йогынты ясамасын, Тукай шәхесен һәм иҗатын гыйльми өйрәнү һаман саен тирәнәя барды. Бөек шагыйребез мирасын һәрьяклап игътибар үзәгенә алу бүгенге татар әдәбият белеменең иң мөһим тармакларының берсен тәшкил итә. Фән дөньясында тупланган зур тәҗрибә аерым бер әдип иҗа- тын өйрәнүнең максатка ярашлы юлы итеп персональ энциклопедияләр төзүне саный. Татар җәмәгатьчелегендә дә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга мөнәсәбәтле шундый әдәби энциклопедия төзү мәсьәләсе туган иде. Моны беренчеләрдән булып 1980 еллар ахырында ук Н. Юзиев, Ә. Кәримуллин, Ф. Мусин кебек галимнәр күтәреп чыктылар. Ниһаять, Татарстан бәйсезлеге игълан ителү, хокукый мөмкинлекләр арту, шул исәптән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе төзелү дә халкыбызның бөек улына багышланган энциклопедияне гамәлгә кую юнәле- шенә беренче адымнар ясауга юл ачты. Билгеле, татар гуманитар фәне дөньясында моңа кадәр мисле күрелмәгән мондый зур эшне башкарып чыгу җиңел булмаячагы да ачык беленеп тора иде. Чөнки мондый хезмәт – пер- сональ әдәби энциклопедия бездә беренче мәртәбә башкарыла. Татар галимнәренең бу юнәлештәге тәҗрибәләре дә әллә ни зурдан түгел, үзләрен Тукай иҗаты буенча белгеч итеп танытканнар З.З. Рәмиев. Тукай энциклопедиясе хакында 39 да аз, фикерләүдә совет чорыннан килгән идеологик аспект та әле тулысынча алып ташланмаган. Энциклопедияне төзү эшен җитәкләгән Н. Юзиев, рус һәм башка телләрдә чыккан мондый хезмәтләрне өйрәнеп, мәсьәләгә аеруча җитди килеп, хәзергәчә камил саналган Лермонтов эн- циклопедиясен өлге сыйфатында алырга тәкъдим итте. Шулай ук Н. Юзиев инициативасы Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегендә хуплау тапты һәм энциклопедиянең берничә галим катнашында төзелгән лөгатьлеге – «Мәкаләләр исемле- ге» аның әдәбият буенча фәнни советында тикшерелеп куллануга кабул ителде. Эш барышында энциклопедиянең сигез тематик юнәлешкә караган материалны эченә алачагы ачыкланды. Аларның һәрберсе Тукай феноменын, Тукай дөньясы серләрен ачуга хезмәт итәргә тиешле булды. Бүген инде әлеге планнар чынга ашты дип әйтергә дә мөмкин, энциклопедия төзелеп басмага тәкъдим ителде. Хезмәтнең структур корылышы түбәндәгечә: беренче те- матик юнәлеш – әдипнең шигъри, сатирик, публицистик, гомумән, аның каләменнән чыккан, басылган яисә кулъязма хәлендә генә калган һәр әсәрен аерып алып анализлаган, фәнни-нәзари ноктадан шәрехләгән, темасы, проблематикасы, сюжет бирелеше, сәнгати үзенчәлеге һ.б. хосусыятьләре тикшерел- гән мәкаләләрдән тора. Барлыгы 780 мәкалә. Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр дә, соңгы елларда табылган, я, булмаса, совет идеологиясе басымы астында шагыйрь әсәрләренең күптомлы басмаларыннан читләштерелгән сатирик, публицистик чыгышлар да өйрәнелде. Һәр мәкаләдә кы- скача әсәрнең жанры, шагыйрь исән чакларда кайда һәм кайчан басылуы, кайсы томлыкка бе- ренче мәртәбә кертелүе, кемнәр тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителүе, аңа ияргән назыйрә, пародияләрнең булу-булмавы, әсәрнең музыкада, рәсем, театр сәнгатендә чагылышы хәбәр ителә. Ахырда чыганак һәм әдәбият исемлеге күрсәтелә. Икенче тематик юнәлештә Тукай иҗаты татар әдәбият белеме мәсьәләләре белән бәйләнештә, гомуми, проблематик планда карала. Ягъни, Тукайның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре, аның лирикасы, жанрлары, иҗат методы, ысулы, стилистик алымнары, шулай ук дини-әхлакый карашлары игътибар үзәгендә тора, халыкчанлык, миллилек һ.б. мәсьәләләр тикшерелә. Өченче тематик юнәлештә сүз шагыйрьнең бабалары, ата-анасы, кан-кардәшләре, иптәшләре, дуслары, танышлары, замандашлары (әдипләр, журналистлар, наширләр һ.б.), укытучылары, шәриктәшләре турында бара, әмма барлык төр мәгълүматларның Тукайга мөнәсәбәтлеләре генә бирелә. Әлеге юнәлештәге мәкаләләр һәм бе- лешмәләр өчен төп чыганаклар булып «Исемдә калганнар» автобиографик повесте, замандашлары язып калдырган шагыйрь турындагы хатирәләр, истәлекләре, китапханә, архив, музей фондларында саклана торган доку- ментлар хезмәт итте. Билгеле ки, һәр очракта да фактик төгәллеккә ирешү мөмкин түгел. Шулай да авторлар алдында торган иң мөһим бурыч теге яки бу затның Тукай шәхесе белән бәйләнешен бары тик кәгазьдә теркәлгән фактларга нигезләнеп кенә яктыртудан гыйбарәт иде. Дүртенче тематик юнәлештә Тукай иҗатын татар әдәбияты белән бәйләнешләре яссылыгында шәрехләү ачык күренеп торырга тиеш иде. Мәкаләләрдә Тукайның урта гасырлар төрки-татар әдипләре иҗатына мөнәсәбәте, замандаш язучылары белән реаль тормышта һәм иҗат мәйданында «очрашуы»на нисбәтле яклар, Тукай шәхесенә, иҗади мирасына, традицияләренә үзенчәлекле фикер-карашларын гәүдәләндергән әсәрләр турында сүз бара. Соңгы елларда бөек шагыйрь иҗаты белән бәйләнеше тикшерерлек әдипләр даирәсе киңәя төште. Әлеге бүлектә Тукайның татар, рус һәм чит телләрдәге вакытлы матбугат органнары, матбага-нәшриятлар белән багланышын тикшергән мәкаләләр дә урын алды («Фикер», «Уклар», «Әлгасрелҗәдид», «Ялт-йолт» һ.б.). Бу мәкаләләр фактик мәгълүматларны бирү, укучыда гомуми күзаллау тудыру максаты белән язылды. Бишенче тематик юнәлешкә караган мәкаләләрдә Тукайның татардан тыш дөнья белән бәйләнеше турында сүз бара. Татар ша- гыйренең иҗатын күп кенә төрки халыклар оригиналда укысалар да, аның әсәрләре төрки телләргә дә, шулай ук рус, Европа, Шәрык телләренә дә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Бүген Тукайны берничә дистә телдә укыйлар. Дөнья әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән таныш булган һәм әсәрләре чит әдәбиятларның бәрәкәтле тәэсирен татыган Тукай иҗатын милли мәдәни-әдәби багланышлар яссылыгында өйрәнү – аеруча катлаулы һәм әһәмиятле бурыч булып торды. Элекке союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләтләр булып яши башлагач, алардагы әдәби-фәнни җәмәгатьчелек белән бәйләнешләрнең өзелүе Тукай һәм төрки әдәбиятлар темасын энциклопедия кы- саларында тиешле дәрәҗәдә чагылдыруда билгеле бер дәрәҗәдә авырлыклар тудырды. Төрле илләрдә яшәүче әдәбиятчы галимнәрнең фәнни-тәнкыйди мәкаләләре Тукай турындагы фәнне библиографик яктан гына баетып калмыйча, татар шагыйренең иҗатына читтән бәя бирү мөмкинлеген ача. Әлеге тематик юнәлештә татар булып та, язмышлары читтә яшәргә мәҗбүр иткән чит телле галим, язучы, драматург, шагыйрьләр турында да сүз алып барыла. Кыскасы, кайбер мәкаләләрне язар өчен Татарстаннан читтәге төбәк, республи- ка, илләрдәге галимнәргә, фәнни оешмаларга да мөрәҗәгать ител- де, аерым алганда, Башкортстан, Чувашия, Мари иле, Азәрбайҗан, Казахстан галимнәре белән элемтәдә эш алып барылды. Алтынчы тематик юнәлеш буенча язылган мәкаләләрдә Тукай шәхесе һәм иҗатының татар сәнгатенең төрле юнәлешләрендә – театр, телевидение, кино, рәсем, сынлы, декоратив һәм музыка сәнгатендә яктыртылуы тикшерелә. Шартлы рәвештә бу юнәлеш үз эчендә өч бүлектән гыйбарәт: Тукай музыкада, театрда, рәсем сәнгатендә. Җиденче тематик юнәлештә- ге мәкалә һәм белешмәләрдә Ту- кайның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән бәйле урыннар турында сөйләнә. Иҗатында чагылган әдәби топографик материалга шагыйрьнең үзенчәлекле мөнәсәбәте тикшерелә, әсәрләрендә очраган Төркия, Уральск, Мәскәү, Болгар, Алабуга, Кушлавыч, Кырлай кебек шәһәрләр, авыллар, илләр, үзе яшәгән, я булмаса, тукталып киткән кунакханәләр, үзе һәм танышлары укыган мәдрәсәләр, шулай ук музейлары турында сүз бара. Сигезенче тематик юнәлешкә йөзьеллык тарихы булган Тукай фәненә үз өлешен керткән татар галимнәренең эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр керә. Тукай тормышы һәм иҗаты турында үз сүзен әйтмәгән бер генә татар әдәбиятчысы да юктыр. Әмма биредә Тукай тормышы һәм иҗатына кагылышлы китап-мо- нографияләр, диссертацияләр язган, иҗатын барлауга өлеш керткән, мәкаләләрендә Тукай турында аеруча мөһим һәм кызыклы фикерләр белән чыгыш ясаган әдәбият галимнәренә, текстологларга, иҗтимагый фәннәр эшлеклеләренә урын бирелде. Энциклопедиягә шулай ук Тукай псевдонимнары турындагы мәкаләләр дә кертелде. Шагыйрь 7–8 еллык иҗат дәверендә 70 ләп ачык һәм яшерен имза кулланып укучыга тәкъдим иткән. Югарыда атап үтелгән һәр тематик юнәлеш буенча да мәкаләләр язылдылар. Шуны искәртәсе килә, эш барышында лөгатьлектә күрсәтелгән темаларның барысына да материал табылмады. Хәер, егерме ел эчендә Тукайны өйрәнү фәне бер урында гына тормады бит, тормышына, иҗатына нисбәтле яңадан-яңа фактлар ачылды, теге яки бу әсәрне, Тукайга бәйле фактларны, вакыйгаларны башкачарак шәрехләү дә мөһим булды. Авторлардан мөмкин кадәр объ- ектив фикерләү таләп ителде, энциклопедик мәкаләләрдә субъек- тивлыкка урын калдырылмады. Энциклопедия татар алфави- тына туры китерелеп урнаштырылган 2358 мәкаләне эченә ала. 135 авторның һәрберсе алдында теге яки бу текстны шәрехләгәндә, элеккеге бәя-карашларны исәпкә алу, әмма аларга иярмәү, яңача фикер йөртү бурычы торды. Бу таләпне үтәү җиңел түгел иде, хәтта кайбер очра- кларда мәкаләләрне тамырдан үзгәртеп язарга да туры килде. Мәкаләләрне энциклопедиягә кертерлек рәвешкә китерү өчен фәнни редакторлар Т. Галиуллин, Д. Заһидуллина, А. Әхмәдуллин, Х. Миңнегулов, Г. Арсланов, Т. Гыйлаҗев, В. Гарифуллин, Р. Исламов, Р. Солтанова, Р. Харрасова, Н. Йосыпова, Д. Абдуллина, З. Шәйхелисламов, Ф. Арсланова, Л. Бәдретдинова тарафыннан шактый зур көч куелды. Хезмәт библиографик тасвирламаларга да бай. Һәр мәкалә азагында китерелгән кыскача фәнни әдәбият Тукай темасына киләчәктә уздырылачак тикше- ренүләргә ачкыч вазифасын үтәр дип өмет итәбез. Энциклопедиягә 650 дән артык иллюстрация урнаштырылды. Алар төрле характерда: ша- гыйрь әле исән чагында чыккан китаплардагы, журналлардагы рәсемнәр, карикатуралар, фотолар, истәлекле урыннар, һәйкәлләр, җырларның ноталары, спектакльләрдән күренешләр, сынлы сәнгать әсәрләре. Аларны туплауга А. Мөбарәкшина, Г. Ханнанова, Энциклопедия һәм төбәкара институты хезмәткәре Р. Сәлахиев, Г. Зиннәтуллина һ.б. тарафыннан күп көч куелды. Сөекле шагыйребез Тукайга багышланган персональ әдәби энциклопедиянең эчтәлеге исеменә туры килә. Анда алфавит тәртибендә урнаштырылган, күләме ягыннан җыйнак, әмма фикергә, фактларга бай мәкаләләрдә Тукай дөньясының зурлыгы һәм тирәнлеге төрле яктан, сыйнфый һәм идеологик бәяләргә буйсындырылмыйча ачыла. Тукай фено- мены белән, ягъни язма мирасы, даирәсе, әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемәләре, иҗади традицияләре, Шәрекъ һәм Гареб әдәбияты белән багланышлары, та- тар әдәбиятында, театрда, сынлы сәнгатьтә, музыкада чагылышы белән кызыксынган һәр кеше, гади укучымы, галим-тикшерү- чеме, аны кулына алган сурәттә, энциклопедиябезнең бөек шагыйрьгә олы ихтирамыбызның югары дәрәҗәдәге матур гәүдәләнеше икәнен ачык күренер.

 Рәмиев Зөфәр Зәйни улы, филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре.
Чыганак: ФӘННИ Татарстан. 2016. № 2
Сылтама:

 




 

comments powered by HyperComments