;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

            

Лаеш районында үткән август киңәшмәсендә
Татарстан мәгариф системасының үсеш нокталарын билгеләделәр

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Бүген Лаеш шәһәрендә үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе пленар утырышында Татарстан мәгариф системасының үсеш нокталары һәм юллары турында фикер алыштылар. 

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш башлангач Россия Президентының май указын гамәлгә ашырып, соңгы дүрт елда Татарстанда уртача хезмәт хакының 25%-ка, табибларның хезмәт хакы - 63,7%-ка, укытучыларның хезмәт хакы 54,8%-ка артуын хәбәр итте.

ТР Президенты соңгы биш ел эчендә Татарстанда балалар бакчаларында 45 мең урын булдырылуы турында хәбәр итте. Моннан тыш, 200-гә якын балалар бакчасы һәм 30-дан артык мәктәп төзелгән, 700-дән артык мәгариф оешмасы капиталь төзекләндерелгән.

Мәгариф системасы үсеше һәм яңа уку елына куелган бурычлар турында төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

Утырыш барышында мәгариф сыйфаты турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, һөнәри белем бирү мәсьәләләре аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. 2014 елдан әлеге өлкәне үстерүгә 2,5 млрд. сум бирелгән. “Без алга таба да бу үсешне дәвам итәчәкбез, - диде ул. - Республикада 14 ресурс үзәге оештырылды, берсендә без бүген булдык. Әлбәттә, акча күп кертелә, һәм безнең алда республика икътисадын хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм хезмәт базарын тигезләү өлкәсендәге процессларны синхронлаштыру бурычы тора”.

“Дөнья бик тиз үзгәрә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Производство технологияләре көннән-көн яңара. Безнең бурыч - өлгерү генә түгел, ә алдан бару. “World Skills” һөнәри осталык буенча чемпионат – безнең укучыларга белемнәрен һәм күнекмәләрен халыкара стандартлар белән чагыштырып карау өчен уникаль мөмкинлек бирә. Халыкара хәрәкәт кысаларында без – илебез төбәкләре арасында лидер. Ләкин безнең иң яхшы яшьләребез – милли чемпионатта җиңүчеләр халыкара дәрәҗәгә җитеп бетмиләр. 2019 елга ерак калмый, әгәр дә әлеге чемпионатта Россия вәкилләре тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмасалар, тиешле урында калмасалар, безгә оят булачак”.

Президент бүген республиканың Кама һәм Әлмәт зоналарында югары белем дәрәҗәсен ролен арттыру зарур дип саный. “Моның өчен әйдәп баручы югары уку йортлары базасында кадрлар әзерләү һәм тикшеренү эшләре үткәрү өчен заманча белем бирү һәм инжиниринг үзәкләрен булдыру кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент урта белем бирү өлкәсендә төп бурычларның сыйфат һәм үтемлелек булуын билгеләп үтте. “Бу юнәлештә белем бирү оешмалары челтәрен үстерү, Татарстан мәгарифе стандартларын анык аңлау, төп мәктәпләрнең ныклы системасы булуы, традицион мәгарифнең адекватлыгы, коллективның бердәмлеге, укучыларда лидерлык сыйфатларын тәрбияләү зарур. Иң мөһиме - белем бирү сәясәте белән идарә итүчеләрнең, педагогик составның мөстәкыйль яктан камилләшүгә омтылуы”, - диде ул.

Татарстан Президенты хәзерге заман трендлары арасында мәктәпкәчә белем бирүгә аеруча игътибар бирелүне әйтеп үтте. “Мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлекләрен арттырырга кирәк һәм балаларның сәламәтлегенә, яшәү урынына һәм ата-аналары статусына карамыйча, бөтен балаларга да тигез дәрәҗәдәге башлангыч мөмкинлекләрне тәэмин итү зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәзерге мәгарифне мәгълүмат технологияләреннән башка күз алдына китереп булмавын ассызыклады, һәм безнең төбәктә илдәге иң яхшы мәгариф ИТ-инфраструктурасы барлыгын җиткерде. “ИТ-компетенцияләрдә безнең казанышларны саклау һәм арттыру кирәк, һәм мәгарифтә генә түгел, ә ИТ-компанияләр өчен алар ихтыяҗына “заказга” белгечләр әзерләүне җайларга кирәк”, - диде ул.

"Педагогика өлкәсендәге остазлар һәр дәүләтнең алга таба этәргеч бирү көче булып кала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстан педагогикасы юлы – ышаныч, профессиональ осталык һәм нәтиҗә өчен уртак җаваплылык юлы ул".

Утырыш ахырында Татарстан Президенты мәгариф тармагының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

 

 





 

comments powered by HyperComments