;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/21/124825/

Яңа Мәгариф министры Ольга Васильева Бердәм дәүләт имтиханын камилләштерергә вәгъдә итә

Версия для печати
21 август 2016,21:22
Мәктәптә соңгы ике елда укучының, уку программасына зыян китереп, БДИга гына әзерләнүе дөрес түгел, дип саный министр.
Описание: C:\Users\Мунира Гумеровна\Desktop\Адгам медаль фото\olya.jpg

 (Казан, 21 август, «Татар-информ»).
Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм аны тапшыру камилләштереләчәк, дип белдерде журналистларга Россиянең яңа мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Аның сүзләренчә, соңгы ике елда укучының уку программасына зыян китереп, БДИга гына әзерләнүе дөрес түгел. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
"Бу унберенчче сыйныф укучылары өчен мөһим мөмкинлек, дистә еллар элек теләсә кайсы төбәктән теге яки бу вузга керү турында хыялланырга да авыр иде, менә БДИ шул мөмкинлекне бирә", - диде министр.
Элеккеге министр Дмитрий Ливановның эше БДИ җитешсезлекләре буенча тәнкыйтьләнде. Аерым алганда, 2014 елда мәктәпне тәмамлаучылар дәүләт имтиханында минималь баллны җыя алмадылар, нәтиҗәдә аны киметергә туры килде.
Шимбә премьер Дмитрий Медведев Бөтенроссия педагогика хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышында яңа мәгариф һәм фән министры Васильеваны тәкъдим итте.
Ольга Васильева — галим, тарихчы, озак вакыт Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты структурасында төрле вазифалар биләгән, соңгы вакытта президент администрациясендә эшләгән.
(Гөлүзә Василова әзерләде).

 




 

comments powered by HyperComments