;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

   

Бельгия балалары Испаниядә татар теле өйрәнделәр

Бельгияда туган татар балалары  өчен быел җәй аенда татар теле курслары оештырылды.  Ике  ай буе Бельгия балалары Испанияда, диңгез кырыенда, көн саен татар теле дәресләре ала. Шуның өчен, Казаннан  укытучысы Диләрә Хәмидуллина килде. Ул балаларга үзенчәлекле программа төзеде. Диләрә — Казан кызы, Казан педагогик колледжның  соңгы курсында укый.                  
Җәйге лагерьга Татарстаннан, Башкортстаннан кунаклар да килде. Язучы  Гөлсинә Галимуллина балаларның телләрен әдәби сүзләр белән баетты. Танылган  җырчы Айдар Галимов  бергәләп “Туган тел” җырын җырлаган,  балалар өчен бу җәйнең якты истәлекләрнең берсе булып калыр.
Җәйге лагерь  турында Бельгия татарлары оешмасы рәисеЛилия Вәлиева Ауропа татарлары альянсы утырышларында сөйләде. Проектны Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Ринат Закиров хуплады. Конгресс балаларга методик материал, татар телендә китаплар, сүзлекләр җибәрде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле — Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы — Брюссель Сабан туена килгәндә күп китаплар вә мультимедия дисклар алып килде.                                   
Бельгия татарлары оешмасына төрле гаиләләр керә, шуңа күрә катнашучы балалар да төрле катнаш гаиләләрдән. Мәктәптә балалар фламанд яки француз телдә укыйлар, ә быелгы татар теле курслары вакытында алар татарча аралаштылар. Кемдер тулы 2 ике ай булачак, кемдер бер ай булды. Һәрбересе Испания кояшы астында татар шигырьләре, җырлары, яңа сүзләр өйрәнеп китәчәк.                      
Татарстан Республикасы чит илдә яши торган татарларга ярдәмле булганга без бик рәхмәтле. Туган телебезне балаларга күп телле Европада өйрәтүе җиңел түгел. Бельгиянең үзендә генә өч дәүләт теле. Мәктәптә алар шул өч дәүләт телен һәм дүртенче тел — инглиз телен өйрәнергә тиеш. Татар теле белән бергә биш тел өйрәнергә туры килә балаларга.  Күп тел өйрәнү балалар өчен җиңел вазыйфа булмаса да, Бельгия Корольллегендә яши торган татарлар туган телне сакларга бик тырышалар.                               

Татар теле лагерьда катнашучылар бөтенесе Бельгияда туган һәм Бельгия дәүләт телләрендә мәктәптә укый торган балалар. Кайберләре татар гаиләләрдән генә түгел,  катнаш гаиләләрдән  килгән балалар.
 9 яшьлек Влада исемле кыз татарча бер сүз дә белми иде әле ике ай элек. Əти — әниләре урыслар, Татарстанда булганнары юк. Бельгия татарлары берлеге оештырган татар телен өйрәнү  лагерена  килеп, Влада хәзер «Туган тел» җырны яттан  җырлый. «Татар телен өйрәнергә авыр түгел», ди.
11 яшьлек Аделина Бельгияда туган, катнаш гаиләдән. Быел ул беренче тапкыр Казанга барып килде. Лагерьда дуслары белән хәзер иркенләп татарча аралаша ала.
10 яшьлек Амели татар һәм фламанд гаиләдә туган. Үткән елны ул Татарстанда татар телен өйрәнү лагерена барды. Чит илдән килгән балага татарча камил сөйләшә торган балалар арасында иң баштан авыррак булган иде, ләкин Амели зур теләк белән Татарстаннан яңа сүзләр өйрәнеп  кайткан иде.
10 яшьлек Александр да татар гаиләсеннән  түгел. Тик ул да татар телен өйрәнү  лагерена  зур теләк белән килде. Быел ул әти-әниләре белән Бельгиядән Казанга барып кайтты. Татарстан башкаласы аңа бик ошады, татар мәдәнияте кызыксындырды. Шуңа күрә татар телен өйрәнергә мөмкинлек булгач,  ул Испанияга хәтле лагерьга килде.                                  
Бельгия корольлегенда туган балалар күпмилләтле җәмгыяттә яшәргә өйрәнгән, шуңа күрә башка халыкларның телен, мәдәниятен кызыксынып өйрәнәләр.Быелгы беренче тәҗрибә уңышка ирешсә, киләчәктә күбрәк балалар кушылып җәйге ял вакытында татар телен өйрәнер диеп өметләнәбез.

Автор: Регина Вәлиева, Бельгия татарлары берлеге рәисе урынбасары

 





 

comments powered by HyperComments