;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

В ЧЕСТЬ 8 МАРТА В АРСКЕ ПРОШЛИ АВТОГОНКИ СРЕДИ ЖЕНЩИН


http://arskmedia.com/wp-content/themes/Arskmedia/images/PostDateIcon.png 11.03.2013 | Автор: "Арский вестник"
Увидев смелость и храбрость прекрасных женщин, сразу же представляю себе некрасовскую русскую женщину, которая «коня на скаку остановит,  в горящую избу войдет».003
Действительно, не поддаваясь трудностям, они достигают больших высот, добиваются успехов, охраняют семейный очаг, воспитывают детей. О них можно говорить очень много, но сегодня речь пойдет не о женщине-матери и не о женщине-руководителе, а о женщинах-автоледи, участвовавших в автогонках.

005
Соревнования состоялись 8 марта. Организатором выступил руководитель общества «Заман» Ильнур Яруллин, который до этого уже организовывал автогонки на автомашинах «ЗАЗ» среди мужчин. На соревнованиях приняли участие 9 женщин. Приехали не только из Арска, но и из Балтасинского, и Лаишевского районов. Вот они смелые милые женщины! Они показали нам настоящие автогонки. И бились, но не поддавались, а спешили к финишу, стремились к победе. Да и тыл у них был сильный. Ведь рядом с ними были любящие их супруги, сыновья, близкие.
Затем участницы автогонок с удовольствием дали нам интервью, поделились своими впечатлениями.
– Уже 11 лет я за рулем. У нас есть автомобиль «Форд». Мой супруг Морат занял на автогонках второе место, после этого и я решила испытать свои силы, – говорит библиотекарь Сурнарской библиотеки Рамиля Ибрагимова. – Как только тронулась с места, сразу же ударилась, но очень быстро взяла себя в руки. Появился некий азарт и я, несмотря ни на что, направилась к финишу.
Валентина Иванова уже давно живет в Арске, работает в Казани. Ее водительский стаж составляет 15 лет. Одержала победу в конкурсе «Автоледи – 2004». Как же она могла пропустить такое соревнование?!
– Откуда нашли запорожец? – спросила я у нее.
– А он сам меня нашел, – ответила мне  Валя. Тут же появился и хозяин машины.
– Услышали, что проводятся автогонки на машинах «ЗАЗ» среди женщин. Через знакомых нашли Валентину Иванову. Она с радостью согласилась и не подвела, – говорит Ленар Сабирзянов.
– Мой супруг Дамир афганец, фермер в Кутуке. Это его машина. Нельзя же, чтобы машина простаивала. Сначала на нем соревновался сын Надир, а теперь и я решилась, – говорит Нурзиля Шакирзянова. – Вчера в сильный буран специально приехала сюда, чтобы изучить трассу. Победу не одержала, но получила большое удовольствие. Это еще первое соревнование, а значит и победы еще впереди. 8 марта этого года надолго останется в моей памяти. Я еще приняла участие в конкурсе «Женщина года», прошедшем в Казани.
Первого места и путевки в санаторий «Бакирово» в этот день удостоилась Рамиля Ибрагимова из Сурнара. На втором месте Валентина Иванова и Закия Сунгатуллина, на третьем Мунира Садыкова из Лаишево. Ильнур Яруллин поздравил и вручил подарки победительницам, а также всем женщинам, принявшим участие в соревнованиях.
Также в этот день здесь состоялись соревнования по биатлону среди девушек. Гузель Файзрахманова заняла первое, Лилия Рахматуллина – второе, Альбина Низамиева – третье мета. Ильнур Гумерович вручил победителям подарки и медали.
Этот день превратился в настоящий праздник. И болельщиков было много. Желающих угостили горячим супом, сваренным на полевой кухне.

Хатын–кызлар бәйрәмендә

Март 12, 2013 | "Арча хәбәрләре"   
Рубрика 1. Район яңалыклары
1 

8 Март Халыкара хатын–кызлар көне уңаеннан бәйрәм көннәрендә район хакимияте, мәдәният идарәсе тарафыннан да күп төрле чаралар үткәрелде.
6 март көнне күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исеме алган якташыбыз Чулпан Әхмәтҗанова концерты булды. Анда аның әтисе, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, Шамил аганың укучылары Илшат Гобәйдуллин, Аршат Алтаньян, “Мирас” инструменталь ансамбле, Хәлим Җәләлов, биюче Гөлнар Ямалетдинова чыгыш ясады.
7 мартта Арча Мәдәният йортында үткән тантаналы кичә дә гүзәл ханымнар, туташларга бәйрәм бүләге булып барып иреште. Сәхнәдә бары ир–егетләребез генә чыгыш ясады. Музыкаль бәйрәм тәбрикләүләр белән бәйләнеп барды, хатын–кызларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев, сугышчы–интернационалистларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов котлады.
3

Районның барлык мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәм чаралары гөрләп үтте. 7 номерлы Төбәк–Чокырча балалар бакчасы тәрбиячеләре Раилә Гыйззәтуллина,  Сиринә Хәйретдинова китапханәче Рәмзия Минашаева белән бергә күңелле кичә оештырганнар. Анда кызлар бәйгеләрдә катнашканнар, малайлар аларга багышлап чыгышлар ясаганнар. Соңыннан Русалина Гыйззәтуллинаны “Мини мисс–2013” итеп сайлаганнар.
Арча үзәк китапханәсендә мультимедиа технологиясен кулланып “Хатын–кызлар турында яратып” дип исемләнгән күргәзмә–вернисаж төзегәннәр. Монитор экраныннан бөек рәссамнарның кабатланмас хатын–кыз образын сүрәтләгән искиткеч картиналары күрсәтелгән.
8 Мартта ничек инде аналарны олыламыйсың һәм аларга дан җырламыйсың?! Аналарга хөрмәт йөзеннән һәм бәйрәм бүләге итеп Урта Курса үзешчәннәре “Әниемнең чал чәчләре” дигән пьесаны сәхнәләштергәннәр.
8 март көнне “Заман” ширкәте призына хатын–кызлар арасында “ЗАЗ” машиналарында автоузыш үткәрелде. Ярышта 9 хатын–кыз көч сынашты. Арчадан гына түгел, Балтач һәм Лаеш районнарыннан да килгәннәр иде. Менә алар, батыр, кыю гүзәл затларыбыз! Чын узыш булды бу. Бәрелделәр дә, кырыйга да чыгып киттеләр, әмма куркып калмадылар, алга, финишка, җиңүгә омтылдылар. Тыллары да көчле иде шул. Яннарында көч, куәт, дәрт өстәп торучы ирләре, уллары, якыннары барында ничек сынатасың?!
2

Соңыннан узышта катнашкан туташ һәм ханымнар бик теләп интервью да бирделәр, тәэсирләре, фикерләре белән уртаклаштылар.
— 11 ел инде машина йөртәм. “Форд” машинабыз бар. Ирем Морат узышта икенче урынны алып кайткан иде, мин дә үземне сынап карарга булдым, — ди Сурнар китапханәсе китапханәчесе Рамилә Ибраһимова. — Кузгалып киткәч тә бәрелдем, әмма үземне бик тиз кулга алдым. Ниндидер азарт барлыкка килде һәм мин бернигә карамый финишка омтылдым.
Валентина Иванова күп-тәннән Арчада яши, Казанга йөреп эшли икән. Шоферлык стажы 15 ел, ягъни “теш чыкканнан” бирле. “Автоледи–2004”тә катнашып җиңү яулаган. Шулай булгач, ничек йөрәге түзеп мондый чараны калдырсын ул.
— Кайдан “Запорожец” таптыгыз? — дим.
— Ә ул мине үзе тапты, — дип җавап бирә Валя. Шунда ук машина хуҗасы  Ленар Сабирҗанов та пәйда булды.
— Ирем Дамир әфганчы, Көтектә фермер. Машина аныкы. Булган әйберне тик тотып булмый бит инде. Башта ярышта улым Надир катнашты, бу юлы үзем тәвәккәлләдем, — ди Нурзилә Шакирҗанова. — Җиңмәдем, әмма тәэсирләрем көчле. Беренче генә узыш бит әле, димәк, җиңүләр дә алда.
Ә бу көнне беренче урынны һәм “Бәкер” шифаханәсенә юлламаны Сурнардан Рамилә Ибраһимова алды. Икенче урында Валентина Иванова һәм Зәкия Сөнгатуллина, өченче урында Лаештан Мөнирә Садыйкова. Җиңүчеләрне, шулай ук “Запорожец” машиналарына яңа рух өреп ярышкан барлык ханымнарны Илнур Яруллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Шулай ук биредә биатлон буенча да кызлар арасында ярыш булды. Гүзәл Фәйзрахманова (Лесхоз) — беренче, Лилия Рәхмәтуллина (Түбән Мәтәскә) — икенче, Альбина Низамиева (Лесхоз) өченче урынны яулады. Җиңүче кызлар медальләр һәм бүләкләргә лаек булды.




 

comments powered by HyperComments