;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

1 август, 2015 ел
Казанда - Сабантуй бәйрәме


Быел Казан Сабан туе татар милли традицияләрен бөтен дөньяга танытты. Өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә оештырылган бәйрәм программасын бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган Су спорт төрләре буенча уналтынчы дөнья чемпионатында катнашкан 190 ил вәкиле тамаша кылды.

2015 елның Казан Сабан туе гадәттәгедән соңрак, август аенда үткәрелүе дә аны Дөнья чемпионаты чорына туры китерүләре белән бәйле. Гомумән, башкаланың чит ил һәм төбәкләрдән бик күп делегацияләр кабул иткән чагы. Шушы көннәрдә «Берләшкән төбәкләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге әгъзалары конгресска җыелды. Шуңа күрә Казанның Тынычлык бистәсе янындагы каенлыкта - ел саен шәһәрнең Идел буе районы Сабан туе оештырыла торган урман аланында әзерләнгән бәйрәм төрле кыйтгалардан килгән кунакларны татар халкының милли традицияләре белән таныштыруны максат итеп куйды.

Сабан туйларында татарларның милли көнкүрешен чагылдырган этнографик мәйданчыкларны һәрвакыт күрергә мөмкин, әмма быелгы кебек бай программаның әле тәкъдим ителгәне юк иде. Бу эштә бигрәк тә Казан тирәсендәге районнар тырышлык куйды: Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Лаеш һәм Нурлат районнары – һәрберсе алачыклар корды. Нәтиҗәдә, Сабан туе капкасыннан керешкә халык татар мохитенә чумды: татар йорты, татар мунчасы, татар бакчасы, татар аш-суы, татар җыр-моңы... Балык Бистәсендә бәйләнгән йон шәлләргә, Кукмарада ясалган җылы киез итекләргә, Теләчедә чигелгән кулъяулыкларга кунаклар таң калды, алар фотосурәткә төшәргә, татар ризыкларын татып карарга омтылды. Өстәвенә, һәр район үз ишегалдында концерт сәхнәсеннән тыш, Сабан туен Сабан туе иткән милли уеннар үткәреп, кунакларның күңелен күрде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр өләште. Хәтта «Рус авылы» алачыгы да татар милли уеннарыннан гөрләп торды. Быелгы «елак» җәйнең кояшы да бу көнне, оештыручыларны куандырып, җиргә якты нурларын сибеп, бәйрәмгә кабатланмас ямь бирде.

Кунакларга гына түгел, оештыручыларның үзләренә дә кызык иде. Алар волонтер-тәрҗемәчеләрне ияртеп йөргән чит ил кунаклары белән аралашты, Казанга карата фикерләрен сорашты. Кариб диңгезе буеннан Антигуаи Барбуда иле вәкилләре коймак, тозлы кыяларны кабат-кабат сорап алып авыз иткәндә Яшел Үзән районы кешеләре аларга Татарстан башкаласындагы «Казан Арена» һәм башка спорт корылмалары төзелешендә ярдәм итүләре белән мактанды. «Казанның спорт корылмалары төзелешендә булышкан өчен район хакимияте Яшел Үзәннең Зур Ключи авылында узган ел җирле халыкка спорт мәйданчыгы төзеп бүләк итте. Бездә хәзер спорт белән шөгыльләнергә шартлар артты», - дип сөйләде кунакларга яшел үзәнлеләр.

Сабан туе манзарасын, әлбәттә, Чемпионат делегацияләре генә тамаша кылмады, казанлылар, Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган ватандашларыбыз да чит ил кешеләреннән калышмады. Шәһәрнең җәмәгать транспорты иртәдән кичкә кадәр каенлыкка хәтле йөрде. Безнең халык Сабан туе кебек ачык һавада уздырыла торган бәйрәмнәрдә ашарга яраткан шашлык, пылау ише ризыклар һәм төрле вак-төяк әйберләр сатылган сәүдә рәтләре исә үзәк мәйданнан читтәрәк, каенлыкның аерым бер территориясен биләде.

Мәгълүм булганча, быел Казан каласына 1010 ел тулды. Үзәк мәйданда Сабан туеның тантаналы ачылышы нәкъ шушы датага багышланды. Анда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов һәм сәнгать эшлеклесе Светлана Зорюкова танылган җырчылар, җыр һәм бию ансамбльләре катнашында «Аккош-кыз, Аҗдаһа һәм алтын казан турында риваять» куйды. Ә алып баручылар өч - татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләште. Бәйрәм сәхнәсеннән Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм казанлылар исеменнән башкала мэры Илсур Метшин сәламләде.

Форсаттан файдаланып, Татарстанда XVI Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен Корнель Маркулеску республика җитәкчелегенә һәм халкына олы рәхмәтләрен җиткерде. Кырым башлыгы Сергей Аксенов Казан Сабан туен күреп, аны: «Бәяләп бетергесез гүзәл күренеш», - дип атады. «Без Рөстәм Миңнеханов белән Сабан туеның бөтен алачыкларын карап чыктык. Берсеннән-берсе матур һөнәрчелек күргәзмәләре, тәмле аш-су, халыкның тырышлыгы, казанышлары - бөтенесе күз алдында. Безнең илебез шушылай мәдәни төрлелекне саклавы һәм хөрмәт итүе белән көчле дә инде. Татарстан Кырымга иң авыр вакытта таяныч булды, без моны беркайчан да онытмаячакбыз. Рөстәм Миңнехановка эшендә уңышлар, Татарстанга яңадан-яңа үрләрне яулавын телибез», - диде Сергей Аксенов Кырым халкыннан тәбрикләүләр ирештереп.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. «Илебездә тынычлык булсын, халкыбыз имин, бай яшәсен! - дип теләкләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов. - Сабан туен Казанда халыкара дәрәҗәдәге чараларны кабул иткәндә оештыруыбызның сәбәбе - безнең җирдә халыкларның дус һәм тату яшәвен күрсәтү. Безнең республикада 170 төрле милләт вәкиле гомер итә, халыкның яртысы - христиан, яртысы - ислам динен тота. Әмма бу төрлелек аларны аермый, без бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез, бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Хезмәтебез бәяләнсен, ә бәйрәмнәребез безнең җиребезгә аяк баскан башка халыкларның да күңеленә хуш килсен өчен тырышабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәк мәйданда оештырылган ярышларда - аркан тартышу, көянтә-чиләк асып, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп (һ.б.) йөгерүләр, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага үрмәләп менүләрдә - олысы-кечесе катнашты. Чит ил кунаклары да үз көчләрен сынады. «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары Сабан туенда ГТО нормаларын тапшырган кешеләргә аларның физик әзерлеген раслаучы таныклыклар тапшырды. Сабан туеның йөзек кашы - татар милли көрәше дә игътибар үзәгендә булды. Келәмдә 200ләп батыр бил алышты. Казан Сабан туеның 2015 елгы абсолют батыры тәкә һәм «Лада Калина» автомобиле белән бүләкләнде.

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады, ул Казан ипподромында ат чабышлары белән дәвам итте. Сабан туе чабышларында уйнатылган приз фондының гомуми күләме 7,5 миллион сумны тәшкил итте. Ярышка Татарстанның 14 районыннан һәм Россиянең 14 төбәгеннән иң җитез атлар китерелгән иде. Көндәшлек, нигездә, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы һәм Чечня Республикасы башлыгы атлары арасында барды. Төп бүләкләрне дә алар алды. «Сабан туе-2015» хөрмәтенә 1000 метр дистанциягә үткән чабышта ТР Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы «Динамо» ат-спорт клубының җиде яшьлек «Фриенд Энд Фазер» кушаматлы аты беренче булса, Чечня башлыгының 4 яшьлек аты «Си Коуд» 2000 метр аралыкта «Казан FINA-2015» Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты призын отты.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/ /47027





 

comments powered by HyperComments