;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

7 февраль көнне башкалабыз Казанда, Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясендә күренекле галим һәм мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган  X республика фәнни-эзләнү конференциясе булды.
Бу конференциядә безнең мәктәптән 8 К сыйныф укучысы Анжелика Бухамет  катнашты. Аның эзләнү эше рәссам-фронтовик Х.Якупов иҗатына багышланган иде. Анжелика уңышлы чыгыш ясады һәм  “Дөнья цивилизациясе контекстында милли сәнгать, әдәбият һәм мәгариф”  секциясендә III урынны яулады.
Жюри председателе   Анжеликага  III  дәрәҗәле Диплом һәм үзенең автографы белән “Казан утлары” журналы  тапшырды.
Анжеликаны зур конференциядә уңышлы катнашуы белән котлыйбыз, киләчәктә фәнни-эзләнү эшендә зур уңышлар телибез!




 

comments powered by HyperComments