;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

8 февраль, 2014 ел

8 февраль көнне башкалабыз Казанда, Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясендә күренекле галим һәм мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни-эзләнү конференциясе булды.
Бу конференциядә безнең Столбище мәктәбеннән 6К сыйныф укучысы Алина Камалиева катнашты.
Ул катнашучылар арасында иң яше булса да, бик матур чыгыш ясады, үзенең саф сөйләм теле белән күпләрне сокландырды. Сөйкемлелеге белән катнашучыларның һәм жюри членнарының ихтирамын яулады.
Алинәгә фәнни-эзләнү конференциясендә катнашучы таныклыгы һәм истәлекле бүләк - автограф белән “Казан утлары”журналы тапшырды.
Алинәне зур конференциядә катнашуы белән котлыйбыз, киләчәктә фәнни-эзләнү эшендә зур уңышлар телибез!

 




 

comments powered by HyperComments