;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
5 -11  октябрь, 2015 ел

Туфан Миңнуллинга багышланган декадада – китап күргәзмәсе

2015 нче елның 5–11 нче октябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада үтә. Ике театр сәхнәсендә данлыклы татар драматургы пьесалары буенча 19 спектакль тәкъдим ителә. Декада Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында уза.

Декада кысаларында Г.Камал исемендәге, К.Тинчурин исемендәге, Мари яшь тамашачылар, М.Фәйзи исемендәге Оренбург, М.Гафури исемендәге Башкорт, М.Кәрим исемендәге Башкорт милли яшь тамашачылар, Уфадагы «Нур» татар, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Г.Тукай исемендәге Әтнә, Яр Чаллы, Буа, Туймазы һәм Әлмәт театрлары Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрен тамашачыларга тәкъдим итәләр. 

Белгәнебезчә, язучы һәм драматург Туфан Миңнуллин шәхесе инде биш дистә ел дәвамында гел игътибар үзәгендә. Аның иҗатын төрлечә шәрехләгән мәкаләләр, гыйльми хезмәтләр язылды, әсәрләре һәм публицистикасы төрле милләт телләренә тәрҗемә ителде.

Декададан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә читтә калмады, Халык язучысы Туфан Миңнулинның юбилеена багышланган зур күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәнең максаты – язучы шәхесе, иҗаты турында тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирү. Биредә әдипнең Милли китапханә фондларында булган китаплары, аудио-видео материаллар да куелды. Болар – Туфан Миңнулинның үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда язган әсәрләре (драма һәм комедия, юморескалар, хикәяләр, робагыйлар, фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар, эссе-уйланулар, сәяхәтнәмәләр). Шулай ук әдипнең төрле телләргә тәрҗемәләре белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмәнең эчтәлегендә язучының иҗат һәм тормыш принциплары, шулай ук ул эшләнгән, үзгәреп торган әдәби мохит тә чагылыш тапты. 

Туфан Миңнуллин шәхесен һәм иҗатын үз иткән җәмәгатьчелекне күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият битараф калдырмады. Әлеге экспозиция белән танышу аларга язучыны тагын да тирәнрәк аңларга, хәзерге татар драматургиясенең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.

Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.

        

Чыганак:

http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/484199.htm

 

 

 





 

comments powered by HyperComments