;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

17 сентябрь, 2015 ел
 



Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп...
                                          Роберт Миңнуллин

 

17 сентябрь көнне Кәрим Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Туймазы Татар дәүләт драма театры артистлары шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Каеннарым белән...” дигән әдәби-музыкаль композиция белән  чыгыш ясадылар. Әдәби-музыкаль композициядә  шагыйрьнең 40 еллык иҗаты чагыла. Әйтерсең, шагыйрьнең шигырьләрен энҗе-мәрҗән итеп бер җепкә тезгәннәр! Шигъри иҗат шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.  Шаян шигырьләре татлы балачакны искә төшерсә, “Әнкәмнең догалары”, “Сөн буенда Әнкәй басып тора”,  “Әткәм моңы”ннан күңелләр тулып, күзләргә яшьләр килде. “Әнкәйләр тәрбиясе”, “Тормый тормыш санлашып” шигырьләре узган гомергә йомгак-нәтиҗә ясарга ярдәм итә.  Тугандаш Башкортстан артистларының татар телендә саф сөйләшүләре сокландырды!

Тамашачыларның көчле алкышлары астында соңыннан  Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин үзе сәхнәгә чыкты! Артистларга олы рәхмәтен белдерде.

“Каеннарым белән...” әдәби музыкаль композициясе һөнәри эшчәнлегемдә  дә файдалы   булыр! Сайтым аша шагыйрь Роберт Миңнуллинга, Башкортстан артистларына олы Рәхмәтемне юллыйм !!!
Татар теле укытучысы Мөнирә Садыйкова

 




 

comments powered by HyperComments