;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

 



26.08.2015
Быел Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче ярдәмгә мохтаҗ 8,3 мең баланың 7,5 меңенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Шушы вакыт эчендә җәмгысе 160 млн сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Бу акция кысаларында ярдәм, беренче сыйныфка керергә җыенучы сабыйлардан тыш, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче физик мөмкинлекләре чикле 2-11нче сыйныф укучыларына да күрсәтелә.
2007 елдан 2014 елга кадәр мәктәпкә керергә җыенучы 142 мең 310 балага һәм 2-11нче сыйныфларда белем алучы 50 мең 661 укучыга хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Шул рәвешле, җәмгысе 193 меңгә якын укучы бала ярдәм алган.
                                                                                           (http://mon.tatarstan.ru/)





 

comments powered by HyperComments