;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

30 гыйнвар көнне Казан  шәһәренең   №75 мәктәбендә  укучыларның “Рождество укулары” дигән  XIII фәнни-практик  конференциясе  булды.  Бу бәйгедә мәктәбебездән 8К сыйныф укучысы Бухамет Анжелика, 7К сыйныф укучысы Камалиева Алина катнаштылар. Нәтиҗәдә,
“Татар теле һәм әдәбияты” (татар балалары өчен)  секциясендә  бик яхшы чыгыш ясап, Камалиева Алина  I урынны  яулады!
Бухамет Анжелика беренче тапкыр фәнни конференциядә катнашуына карамастан, уңышлы чыгышы белән  жюри членнарын  һәм катнашучыларны сокландырды. Ул конференциядә актив катнашучы таныклыклыгына ия булды.
Кызлар-йолдызларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!!!

 




 

comments powered by HyperComments