Тема |
Ана рәхмәте (Әхмәт Ихсаннан) |
Теманың максаты.
|
-хикәя-текстның эчтәлеген үзләштерү, йөгерек, аңлап, сәнгатьле, йөземле уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшләү; |
Планлаштырылган нәтиҗә |
Өйрәнелгән һәм яңа сүзләр, җөмлә конструкцияләре аша текстның эчтәлеген аңлауга ирешү, төп фикерләрне “чөнки”, “шуңа күрә” ярдәмендә җөмләләр төзеп аңлата белү |
Төп төшенчәләр |
Ана, ана рәхмәте, башыннан сыйпады, гаҗәпләнде, кадерле, якын, сөйкемле һ.б. |
Предметара бәйләнеш |
Татар теле, рус теле, әдәби уку |
Ресурслар |
“Күңелле татар теле”Р.З.Хәйдарова,Н.Г.Галиева,”Күңелле татар теле”Эш дәфтәре.Рус телендә сөйләүче балаларга татар теле укыту.3нче сыйныф.Укытучылар өчен кулланма. Р.З.Хәйдәрова. Дисклар”Күңелле татар теле”.һttp://tatarscһool.ru (Татар теле. 3нче сыйныф). |
Төркемнәрне оештыру |
Фронталь, индивидуаль, парлы, төркемнәрдә эш. |
Оештыру технологиясе |
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре |
Һәр этапның диагностик биремнәре |
I этап.
Оештыру моменты |
I этап. Оештыру |
1 этап |
II этап.
|
II этап. Фонетик зарядка ) |
II этап.
Бу кемнең әнисе? |
Өйрәнгән сүзләрне искә төшерү, тикшерү |
а) “Минем/синең әниең нинди? Холыкны белдергән сыйфатларны искә төшерү б) |
Слайд 4
Үзара һәм фронталь тикшерү |
Өйрәнгән сүзләр һәм җөмлә конструкцияләрен сөйләмдә активлаштыру
|
Син әнигә булышасыңмы? Ничек булышасың? |
Слайд 5 |
Төркемнәрдә эш
|
Син әнигә булышасыңмы? Ничек булышасың? |
Слайд 6,7 (Сингапурча укыту элементлары) |
“Ана рәхмәте” текст-хикәя өстендә эш
|
Яңа материал үзләштерүгә әзерләү, дәреснең темасын максатларын билгеләү өчен укучыларга эзләнүле -проблемалы сораулар, ярдәмчел биремнәр бирү, сүзлекләр белән эш. ана=әни=мать=мама, рәхмәт-спасибо=благодарность (синоним сүзләр, слова друзья) |
Слайд 11
Авазларның дөрес әйтелешенә игъти |
Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү |
Тест.“Текстта әйтелә/ текстта әйтелми”. (Кызыл, яшел төсләр- сигналлар ярдәмендә тест сорауларына җавап). |
Слайд 12-13 |
Дәрескә йомгак. Өй эше. Бәяләү. |
Укучыларның дәрескә үзләренең йомгак ясауларына ирешү Хикәя миңа ошадымы? Мин бүген нәрсәгә өйрәндем? һ.б. сорауларына көтелгән җаваплар |
Укучыларның үзбәясе, үзара бәяләр бирелә. |
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызының
3 нче В сыйныфында уздырылган әдәби уку дәресенә
ҮЗАНАЛИЗЫ
1.Тема “Ана рәхмәте”
2.Вакыты буенча: эш программасында “Без әти-әнигә булышабыз”бүлегендә каралган агымдагы дәрес-14 нче декабрь, 2013 нче ел.
Дәрес алдагы әдәби уку һәм татар теле дәресләре белән тыгыз бәйләнгән. Дәрестә танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхси УУ гамәлләре билгеләнде. Сөйләм материалы грамматик материал, тел кагыйдәләре белән тыгыз үрелеп бирелде.
3.Куелган максатларга (кара: технологик карта) ирешү өчен, парларда, төркемнәрдә эшләр оештырылды, укучылар ялыкмасын өчен уку эшчәнлеге төрләндерелде. “Ана рәхмәте “ дип исемләнгән презентация сөйләм ситуацияләрен модельләштерүдә, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерүдә күрсәтмә ярдәмлек булып торды.
4.Һәр дәрес этабында укучылар үзләре максат куярга, аңа ирешү өчен уку бурычларын билгеләргә тырыштылар. Ирешү нәтиҗәләрен(уңышлы һәм уңышсыз) үзләре бәяләделәр, төзәттеләр.
Эшнең парларда һәм төркемнәрдә оештырылуы бик отышлы булды дип саныйм. Бу укучыларны хезмәттәшлеккә, аралашу осталыгына, үз фикереңне кыю әйтергә, әңгәмәдәшеңә игътибарлы булырга өйрәтә; дуслыкны ныгыта.
5.Укучыларның кушма җөмләләр (“....., чөнки”, “....., шуңа күрә”) белән җавапларын дәлилли белүләре, алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрен үзгәртелгән ситуатив проблемаларны хәл итүдә куллана белүләре дәреснең көчле нәтиҗәләре дип саныйм.
6. Өйрәнгән сүзләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен яңа формада (Слайд 5) тикшерү бераз вакыт югалтуга китерде. Бу үз чиратында текст өстендә эшләүгә кирәкле вакытны кыскартты.
7.Өй эше укучыларның кызыксыну даирәләрен,теләкләрен, яшь үзенчәлекләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде.
Дәрестә куелган максатка ирештем дип саныйм. Укучылар үзләренең эшчәнлегенә биргән уңай бәяләре, дәрестән күтәренке күңел белән китүләре дә моны дәлилли.
comments powered by HyperComments