;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

6 нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” ( Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова) дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе.

 

Тема: Суперукучы булу җиңелме?
Максат: Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру;
Грамматик категорияләрне сөйләмдә дөрес куллану;
Изге эшләр эшләргә омтылыш, теләк тәрбияләү;
Үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү;
Иҗади эшкә тарту;

Җиһазлар: Компьютер президентациясе, магнитофон, «Балалар җыры» кассетасы; телевизор, видеокассета (“Суперсемейка” мультфильмы, сценариянең авторы һәм режиссёры Брэд Бёрд), методик ярдәмлекләр, дәреслек, диск, таблицалар, төсле рәсемнәр;

Дәрес барышы:
1.Фонетик зарядка:
ә - әдәп-әдәпле-әдәпсез-әдәплелек-әдәпсезлек
ө - өлгер
ү – гүзәл, үткен
җ – җитез, җиңел
ң – уңган, уңай
һ – миһербанлы-миһербансыз

2.Сүзлек эше:
әдәпле                     әдәпсез
шәфкатьле               шәфкатьсез
миһербанлы            миһербансыз
игелекле                  игелексез
юмарт                      саран
тыйнак                     әләкче
гадел                         явыз
ягымлы                    мактанчык
тәмле телле              көнче
ярдәмчел                  ялганчы
тырыш                      ялкау
йомшак күңелле       тупас
битараф

 

Бу сүзләр язылган кәгазь тасмалар укучыларга күрсәтелә,
сүзләрнең тәрҗемәсе искә төшерелә, уңай  һәм тискәре
сыйфатларга бүленә. Сүзләр язылган кәгазь тасмалар тактага “шәфкатьле” йөрәк рәсеме астына  һәм “шәфкатьсез” йөрәк рәсеме астына беркетелә (уңай һәм тискәре сыйфатларга бүленә).
(81 бит, 3 бирем)

3.Грамматик структураларны ныгыту:
1) Фигыльләрнең зат-сан, заман белән төрләнешен ныгыту (таблица кулланыла);
2)Теләсәм (-ң, -, -к, -гез, -ләр), нишли + алам ( аласың, ала, алабыз, аласыз, алалар) конструкциясен сөйләмгә кертү, активлаштыру;

3.Укучылар! Бүген бездә кунакта балалар язучысы – Ләбиб Лерон.
Аның «Супербала» хикәясен өйрәнербез. Супербала нинди була? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Супербала булу кыенмы?
Сезнең арада, мәктәбебездә супергеройлар, суперталантка ия булган суперукучылар бармы икән? Аларны ничек белергә?

  “Суперсемейка” мультфильмыннан өзек карала, супергеройлар турында кыскача сөйләшү уздырыла.
- Сез алты ел буе бердәм, дус коллектив булып яшисез. Бер-берегезне яхшы беләсез. Ягез әле, тагы да якынрак танышу өчен сүзне сезнең үзегезгә бирик. Бәлки сезнең арада да супербалалар бардыр?
Һәр укучы проекты буенча үзе турында сөйли, бер-берсенә сораулар  бирәләр. ((81 бит, 4 күнегү).
Шипигин Вадим, Шмаков Женя (проектларын презентация формасында якладылар).

Нәтиҗәләр ясала.

Хәзер язучы Ләбиб Лерон фикере белән танышыйк.
Компьютер президентациясенең беренче бите ачыла:
Анда язучы Ләбиб Леронның рәсеме, аның турында кыскача биографик һәм иҗаты турында белешмә чыга.
Диск буенча“Супербала”тексты тыңланыла, тәрҗемә ителә.
Текст эчтәлеге буенча сораулар һәм аларга җаваплар бирү (парларда эшләү) оештырыла:
-Сине мәктәптән кем каршы ала?
-Төшке ашны кем әзерли?
-Синең яраткан ризыгың?
-Син мәктәптән кайткач,өйдә булышасыңмы?
-Теләсәң,тагы нишли аласың?
Укытучы:
Укучылар, язучы Ләбиб Лерон фикеренчә нинди бала супербала була ала?
Көтелгән җаваплар:
-Супербала ярдәмчел,ягымлы,шәфкатьле була.
-Өлкәннәргә ихтирамлы.
-Кошларга, җәнлекләргә мәрхәмәтле.
-Агачлар утырта,чәчәкләр үстерә.
-Өйдә өлкәннәргә булыша.
-Кечкенәләргә ярдәм итә.

“Укучы бала”җыры.
Нәтиҗә.
Язучы фикеренчә, супербала булу өчен гадәттән тыш көчкә яки талантка ия булу кирәкми. Әдәпле, игелекле, ярдәмчел, шәфкатьле, хезмәт сөйгән, тырыш һәр бала суперукучы исемен йөртә ала. Әлбәттә, ул сыйфатларга ия булу өчен, нык ихтыяр көче кирәк. Үзендәге ялкаулыкны җиңә алган кеше - иң көчле кеше.
Өй эше.
Үз сыйныфыгыз турында проект төзегез, аны “Суперсыйныф”дип атагыз. Укучылар өч иҗади төркемгә бүленә.
1-төркем: Сыйныф тормышы, уңышлар, башкарылган изге эшләр турында хикәя яза. (Максат: фигыльләрне зат-санда, заманнарда дөрес куллану)
2- төркем: Сыйныф укучыларының теләкләре, хыяллары турында яза.
(Максат: “Әгәр теләсәк + нишли алабыз” һ.б. җөмлә калыпларын ныгыту һәм сөйләмдә активлаштыру)
3- төркем: Проектның бизәлеше өчен җаваплы.
Укучыларның белемнәре бәяләнә.




 

comments powered by HyperComments