;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

7  нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” ( Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова) дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Дүрт аяклы дусларыбыз
(Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәреннән өзек өйрәнү)

Дәрес барышы:
Максат:
- укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә      активлаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
-исемнәрнең тартым, фигыльләрнең  зат-сан белән төрләнешен ныгыту;
- фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллану;
- укучыларда җәнлекләргә карата сак караш, миһербанлылык хисләре тәрбияләү;                - парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләре булдыру.
Җиһазлар:
Авыл һәм шәһәр күренешләре, Айболит хаты, җәнлекләр рәсеме,                         таблицалар (грамматика буенча), магнитофон, диск (“Татарча да яхшы бел”дәреслеге буенча) , кассета (“Пропала собака”җыры)         
Дәрес барышы:
Укытучы.Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Татарча укырга, язарга, сөйләшергә өйрәнүне дәвам итәбез. Дөрес сөйләшү өчен дәресебезне тел гимнастикасыннан башлыйбыз.
 1. Фонетик зарядка. Татар теленең үзенчәлекле авазлары өстендә эш:
w – ирен-ирен, авыз тартыгы: авыл - [а°wыл],
[һ]- фарингаль (йоткылык), кыска, авыз тартыгы - [шәһәр],
гъ, къ – увуляр (кече тел), авыз тартыклары,
ң – увуляр (кече тел), борын тартыгы. (Бу авазлар турында кыска шигырьләр, тизәйткечләр кулланырга мөмкин).

Сүзлек өстендә эш.
Шәфкатьле (яхшы күңелле, йомшак күңелле) – добрый, добросердечный
Шәфкатьсез (явыз, каты күңелле) – жестокий
Сизгер, уяу, сак – бдительный           аңлаучан - понятливый
тәртипле                                                өйрәнүчән - обучаемый
акыллы                                                  тыңлаучан - послушный
тыныч                                                    буйсынучан – подчиняющийся
кушамат                                                 онытучан - забывчивый
маңгай, койрык, гәүдә              аралашучан – общительный (Дәреслекнең 64 битендәге сүзләр кабатлана).
Яңа сүзләр:
тугры – преданный
ташландык – брошенный
Авыл күренеше. Укытучы авыл, авыл тормышы турында әңгәмә оештыра. Укучылар әңгәмә барышында кулланылган җаваплардан кечкенә хикәя төзиләр.
Көтелгән җаваплар:
Авылда йортлар бер катлы.
Йорт янында бакча бар. Кешеләр бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Авылда казлар, үрдәкләр, әтәчләр, тавыклар бар.
Кешеләр ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз асрыйлар.
Авылда саф һава.
Авыл кешеләре тырыш, эшчән.
Диалогик сөйләм үстерү.
Укытучы. Авылда йортны кем саклый? Ишек алды хуҗасы кем?
Өйнең патшабикәсе кем? (Укытучы укучылар арасында кара-каршы сөйләшү оештыра).
- Синең этең (песиең) бармы?
- Аның төсе нинди?
- Холкы нинди?
- Син этегез белән дусмы?
-Ул гаиләгездә кемне ярата? (Укучыларны иптәшләренең сөйләмнәрен игътибар белән тыңларга, аңларга өйрәтү максат итеп куела. Өченче укучы кара-каршы сөйләшүне тыңлагач, иптәшенең эте (песие) турында сөйли):
Көтелгән җавап:
Женяның эте бар.  Кушаматы Акбай. Ул ап – ак. Борыны кара. Маңгаенда кара тап бар.
Койрыгы пумала төсле. Итле аш, сөяк ярата. Ишек алдында тавыкларны куа, ләкин тими. Женя белән бик дус. “Исәнме !”- дигәч, тәпиен бирә. Женя да  аны ярата.
Укучылар җөмләләр төзегәндә: 
1) исемнәрнең тартым,
2) фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше таблицаларыннан файдаланалар.
Бу таблицалар укучыларның күз каршында даими эленеп тора.
Шәһәр күренеше. Шәһәр, шәһәр тормышы турында әңгәмә.
Көтелгән җаваплар:
Шәһәрдә йортлар күп катлы.
Кешеләр шәһәрдә трамвайларда, троллейбусларда, автобусларда, метрода йөриләр.
Шәһәр -  культура үзәге. Анда музейлар, кино-театрлар, цирк бар. Шәһәр халкы паркларда, бульварларда ял итә.
Университетларда төрле студентлар белем алалар.
Шәһәр – промышленность үзәге. Заводлар, фабрикалар төрле – төрле продукция җитештерә. Шәһәрдә төтен күп. 
Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасы буенча инсценировка.
1нче укучы.
Таныш булыгыз: бу этнең исеме Акбай, ул авыл эте. Бу этнең исеме Чарли, ул шәһәр эте. Песинең исеме  -  Тәмлетамак. Алар - Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай “ пьесасының төп геройлары. Акбайның эше күп: иртәдән кичкә кадәр йорт саклый.  Тәмлетамакның эше – тычкан тоту.  Ул шәһәрдә яшәргә хыяллана.
Тәмлетамак. Күңелсез. Иркәләмиләр дә. Хуҗалар: ”Тычкан тот”, - диләр. Тотасым килми минем тычканны. Җирәнәм мин аннан.Фу- фу!!! ...
Шәһәр дигән җирдә рәхәт икән яшәргә.. Тычкан юк, күсе юк. Кулда гына йөртәләр.
Мияу... Акбай, исәнме!
Акбай. Һау –һау...Саумы.
Тәмлетамак. Акбай, бик зур үтенечем бар. Мине шәһәргә алып бар.
Акбай. Нинди шәһәргә?
Тәмлетамак. Кешеләр күпләп яши торган  урын бар. Телевизордан карадым.
Акбай. Миңа монда да яхшы. Менә дигән оям бар. Тамагым тук. Хуҗам миңа әйтә, дус, ди. Кулын биреп күрешә. Сиңа ни җитми? Сөтең алдыңда, урының җылыда.
Тәмлетамак. Беләсеңме, Акбай, шәһәрдә этләрне кулда гына күтәреп йөриләр. Шәһәр этләре диванда йоклыйлар.
Акбай. Ялганлама, яме.
Тәмлетамак. Билләһи, үзем күрдем..
Акбай. Кулга күтәргәч, эт этмени ул! (Китә башлый).
Тәмлетамак. Акбай, шәһәрне бик күрәсем килә, урамнарында йөрисем килә.
Акбай. Ярый, барып кайтырбыз, алайса. (Китәләр).
Акбай һәм Тәмлетамак шәһәрдә.
Чарли.Тукта әле, кем син?
Акбай. Мин – авыл эте Акбай. Син кем?
Чарли. Токымым – пудель, исемем – Чарли. Шәһәрдә яшим.
Акбай. Нигә син бик бәләкәй?
Чарли. Хуҗам зур этләрне яратмый.
Акбай. Гаҗәп икән монда - шәһәрдә. Син дә өйдә яшисеңме?
Чарли. Әлбәттә, өйдә. Урамда түгел инде! Диванда йоклыйм.
Шампунь белән юындыралар,
Җылы су белән коендыралар.
Ашыйм пешкән ит кенә
Эчәм җылы сөт кенә.
Нәтиҗәләр:
Укытучы. Авыл һәм шәһәр этләренең яшәү шартларындагы нинди аерманы күрдек.
Укучы. Авыл этләре урамда, ояда яшиләр. Елгада, салкын суда коеналар. Хуҗалары белән урманга баралар. Аларның төп хезмәте-йорт саклау. Этләр ит, сөяк яраталар.
Укучы. Шәһәр этләре өйдә яшиләр, диванда йоклыйлар. Саф һавага чыгып керәләр. Хуҗалары аларны ваннада, җылы суда коендыра.
(Фигыль юнәлешләре таблицасы файдаланыла).
Укытучы. Җәнлекләрне иң нык яратучы кем?
Айболит кайда яши?
Ул кайсы әсәрдән?
Җаваплар тыңлана.
Дәреслек буенча эш:
а) 87 бит, 9 бирем.(“Татарча да яхшы бел” дәреслеге, 6нчы класс).
б)87-88 битләрдәге текст тыңлана, нәтиҗәләр ясала. Тыңлап аңлау максат итеп куела.
Укучы.
Димәк, шәһәрләрдә этләр һәм песиләр өчен ветеринария клиникалары, даруханә, кибет, ателье, йон кисү салоннары бар.
Укытучы. Авыл һәм шәһәр этләре арасында аерманы күрдек, ә алар өчен нинди уртаклык бар?
Көтелгән җаваплар:
1)Этләр хуҗасына  тугры (преданный).
2)Этләр уяу, сак, сизгер.
3)Этләр – кешенең дусты:
- чик буенда һәм милициядә  хезмәт итәләр, көтү көтәләр, ә төньякта транспорт ролен үтиләр. Тауларда һәм диңгезләрдә кешеләрне коткаралар.  Соңгы вакытта этләрне наркотик табу өчен кулланалар.
- этләр тугры җан ияләре. Бөек Ватан сугышында алар батырлыклар күрсәтәләр. Хәрби этләр корал ташыйлар, миналар табалар; санитар этләр яралы солдатларга ярдәм күрсәтәләр, разведчик этләр дошман тылына үтәләр.
Укытучы. Герой-шәһәр Киевны саклаучы этләргә һәйкәл куелган. Һәйкәл батырлык, Ватанга тугрылык өчен. Димәк, этләр туган илгә тугры.
Мәскәүдә космонавт – эт Лайкага һәйкәл бар.
Петербургта рус язучысы Иван Тургеневның “Муму”әсәрендәге Мумуга әдәби һәйкәл куелган. Бу һәйкәл - явызлыкка протест (нәфрәт). Укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Укучы.
Кешеләр дә этнең дусты булсыннар иде.  
Укытучы. Дусларым, безгә Айболиттан хат бар. (Хат эчтәлеге укыла):
Укучылар!
Урамнарда ташландык, хуҗасыз калган, югалган этләр һәм песиләр күбәйде.
Әйдәгез,  аларга ярдәм оештырыйк!
Аларның да яшәргә хакы бар. Сезгә нәни малай җыр(“Пропала собака”) аша үзенең  үтенечен җибәрә. Югалган этнең рәсеме бар. Малайга ярдәм итегез.
“Пропала собака”җыры тыңлана. 
Укучылар югалган эт турында белдерү язарга кирәк дигән фикергә киләләр. Төркемнәргә бүленеп, укучылар белдерү язалар. Белдерү язуга булган таләпләр төгәл үтәлергә тиеш. Белдерүләр укыла, күмәк тикшерелә, төзәтелә, бәяләнә. Вакыт җитмәгән очракта соңгы бирем (белдерү язу) өй эше итеп бирелә.
Укучыларның белемнәре бәяләнә, нәтиҗәләр ясала.

 




 

comments powered by HyperComments