“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын
салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”
Галимҗан Ибраһимов
“Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк.
Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”
Г.Тукай.
Единственный путь,
ведущий к знаниям - это деятельность...
Бернард Шоу
Мастер-класс
Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш вакытта укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру
Актуальлек:
Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята. Укытучыга ФДББСка җавап бирә торган дәресне хәзерләгәндә иң беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итү сорала:
• төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;
• укучыларда УУГ формалаштыру;
• укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен).
Шулардан чыгып, бүгенге мастер-классның максатын билгелим:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш вакытта укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу.(Укытучыларны эзләнү-тикшеренү технологиясе кайсы ягы белән кызыксындыра? Универсаль уку гамәлләре формалаштыруда эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенең роле нинди? Һ.б. )
Мастер-класс барышы:
- Кыскача теоретик материал (тезисларда).
Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге – ул тирә- юньдәге күренешләрне аңларга ярдәм итүче методларны үзләштерүгә нигезләнгән, укучыларның үзләштерү ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән уку-укыту эшчәнлегенең бер төре.
Эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенең төп максатлары – шәхеснең үсешен тәэмин итү, укучыларда тикшерү-эзләнүнең функциональ күнекмәләрен булдыру, эзләнүчән фикер йөртүне формалаштыру, укучының шәхси позициясен активлаштыру.
Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру алдына куелган төп бурыч – эзләнү-тикшерүне дөрес проектлау.
Нинди генә тикшеренү эше булмасын, ул түбәндәге композицион структурага корылган булырга тиеш:
- теманы билгеләү (мәсьәләне кую);
- максатны һәм бурычларны билгеләү;
- эзләнүнең предметын һәм объектын күрсәтү;
- гипотезаны формалаштыру;
- бу мәсьәләгә багышланган әдәбиятка аналитик күзәтү ясау;
- эзләнү методикасын сайлау;
- эксперимент;
- килеп чыккан нәтиҗәләрне анализлау;
- гомумиләштерелгән йомгак.
- Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту укытучыдан зур әзерлек сорый.
Шуңа күрә мин:
- “Укытучының эзләнү-тикшеренү компетенциясе”дигән методик тема буенча ИРО РТ каршында оештырылган курсларда белем алдым;
- Укытучы буларак, фәнни-эзләнү эшләрендә катнаштым;
- Эзләнү табышларым белән матбугат битләрендә, фәнни-практик конференцияләрдә (Казан, Мәскәү) чыгышлар белән тәҗрибә уртаклаштым һ.б.
- Шәхси сайтымда аерым рубрикаларда яктыртып барырга тырышам.
http://sadykova-munira.narod.ru/tukai.html
Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге белән җитәкчелек иткәндә ике юнәлештә эшлим:
а) дәресләрдә
б) дәрестән тыш вакытта
- Фәнни-эзләнү эшенә тарту (мотивация, кызыксындыру, кызыксындырган сорауга булган белемнәрнең җитәрлек түгеллеген белдерү)
Мисаллар китерелә (Мәсәлән, “Хәтер юллары буйлап...” акциясендә катнашкач, батыр-якташларыбыз белән кызыксыну һ.б.)
- Оештыруда системалылык һәм бөтенлелек
- Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
а) Башлангычта: проблема,тактика, чишү юлларын укытучы күрсәтә, чишелешне укучы таба.
б) Проблеманы укытучы куя, чишү юлларын, чишелешне укучы башкара;
в) Барысын да укучы үзе
- Эзләнү-тикшеренү эшенең темасын билгеләүдә:
“Укучыларга әхлакый –патриотик тәрбия бирү” авторлык программасын файдаланам.
- Эзләнү эшендә метод-формалар (Мисаллар китерелә)
- Укучыларның эзләнү табышлары белән чыгыш ясаулары. (Мисаллар китерелә
- Дәрестә кыска вакытка исәпләнгән эзләнү-тикшерү эшләренә (“мини” эзләнүләр) мисаллар.
а)Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим “Ватаным өчен” шигыре (программа буенча каралган әсәр, 8 сыйныф, рус төркеме) һәм патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең Чулпанга язган хаты буенча “мини”эзләнү-эше
б) Лексик тема “Илгә батырлыкны сез бирәсез гүзәл әниләр” , грамматик тема “Сыйфат фигыль»
(Сугышта 8 улын югалткан Фатиха Әүхәдиева һәм 9 улын югалткан Епистия Степановага багышлана) Кыска эзләнү эшендә проблема кую, аның чишү ысулларын билгеләү, эзләнү табышларын гомумиләштерүне укучылар үзләре мөстәкыйль башкара.
Укучыларның эзләнү-тикшерүен оештыру |
Укытучы анализлый
|
Укучылар өчен эзләнү-тикшерү өчен ориентир сораулар:
Көтелгән җаваплар:
|
Мин “Укучыларга эзләнүле-тикшеренү эшләре аша патриотик тәрбия бирү” проблемасы өстендә эшлим . Бу мастер класста эзләнү-тикшеренү (мини), коммуникатив методларны күрсәтергә тырыштым. Шул методлар ярдәмендә “укучыларның” гамәли эшчәнлеген оештырдым.
|
- Дәрес чикләрен узып билгеле вакытка исәпләнгән эзләнү-тикшерү эшләре. Укучыларның эзләнү-тикшерү эшләреннән мисаллар:
“Язучы Ш.Мостафинның эзтабарлык эшчәнлеге” (Камалиева Алина, 8 сыйныф) Эзләнү эше белән республикакүләм фәнни конференциядә “Җиңүче” дипломына ия булды;
- “Кеше язмышында – ил язмышы” (сугыш ветераны, якташыбыз Ч.Заһирова язмышына багышлана) Нестерова Камилла 9 сыйныф) белән республикакүләм фәнни конференциядә “Җиңүче” дипломына ия булды; Һ.Б. (Слайдларда укучылар дипломнары белән күрсәтеләләр)
- Йомгак.
ФДББС тормышка ашыру шартларында эзләнү-тикшерү эшләрен оештыруның әһәмияте:
- Укучының шәхси үсеше; (Слайдларда дәлилләр-фотографияләр)
- Фәнни, критик, теоретик фикерләүне үстерү;
- укучының сүзлек, төрле тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта;
- Укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, максатчан һәм эзлекле эшчәнлек алып барырга, фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр.
Димәк, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне тирәнәйтү, танып белү активлыгына, төрле стильләрдә логик фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү кебек бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уята, максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Һ.б.
comments powered by HyperComments