;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Чәй эчәбез бал белән...

 

Чәй – татар халкының иң яраткан эчемлеге. Борынгы әби-бабайларыбыз аны зур самовардан касәләргә салып, каты һәм бик кайнар итеп эчкәннәр. Ә хәзер чәйне кечкенә чынаяклардан эчәләр. Самовар урынына исә, чәйнек кулланыла.

Чәй Кытайда барлыкка килгән. VIII гасырда исә ул Япониягә дә килеп керә. Соңрак Корея, Һиндстан, Иран, Монголия, Көньяк-Көнчыгыш Себер һәм Урта Азия халкы да бу эчемлекне татып карау бәхетенә ирешә. Чәй тиз арада популярлык казанып, күп илләрнең иң яраткан эчемлегенә әйләнсә дә, аны үстерә белмәгәннәр, шуңа күрә һәрвакыт диярлек Кытайдан алып кайта торган булганнар.

1679 елда Россия Кытай белән чәй сату-алу буенча килешү төзи. Ул заманнарда гади халыкка чәй эчү бәхете тәтемәгән, алар чәйне пешерә дә белмәгәннәр.

Ә инде XIX гасырга исә, чәй эчү гадәте татар халкы тормышына ныклап кереп урнаша. Чәйдән башка бер генә милли бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый. Чәйне каты итеп пешергәннәр һәм ул һәрвакыт самовар өстендә торган. Элегрәк чәйне йорт хуҗасы ясаса, хәзер исә бу гамәлне хуҗабикә башкара. Татар хатын-кызларының чәй яратулары турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар. 
Татарлар чәйне кайнар һәм каты итеп эчәргә ярата. Сөтле чәй бүген бигрәк тә популяр. 

Татар халкында чәй – кунакчыллыкны ассызыклап күрсәтүче иң мөһим билге. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар.

Бу эчемлекне каймак, бал, шикәр белән эчү зарур. Шулай ук, татар милли ризыклары белән эчелгән чәй дә бик тәмле.

Татар чәе турында бик күп атаклы шәхесләр искә алган. Мәсәлән, тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчәләр”, дип яза. Ә Н. Фукс исә, “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәргә кирәк”, дип искә алган.

Әйе, без чәйне еш һәм озак итеп эчәбез. Чөнки, ул тамак туйдыру чарасы гына түгел. Чәй табыны янында иң мөһим сорауларга җавап эзләнә, кеше тынгысыз җанына тынычлык таба.

 

 

 




 

comments powered by HyperComments