;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Критик (тәнкыйди) фикерләү технологиясе  

    Бүгенге көн җәмгыять мәгариф системасына зур таләпләр йөкли. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман ихтыяҗларына туры килүе. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе критик фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән рациональ файдаланып,  яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Шәхеснең танып белү сәләте - эшлеклелек сыйфатының аерылгысыз өлеше.  

“Критик” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый.  Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала.   

    Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив   файдалана   алуы      беренче     урынга   чыга.   Бүгенге   көндә   

мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек – ул бергәләп коллективта эшләү, “киртәләрсез” аралашу.  

   Г.Селевко  фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең концептуаль үзенчәлек төрләре:   

- белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының  бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;  

- белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;  

- коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;  

- танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;  

- төгәл билге.  

Критик фикерләү-  

  • төпле сораулар,

  • ышанычлы дәлиллләр,  

  • уйланылган адымнар.  

 

 

 

Критик фикерләү –  

  • кызыксыну  

  • эзләнү,  

  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)  

  • җавап табу,  

  • үз фикереңне булдыру,  

  • башкалар фикеренә колак салу,  

  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.   

 

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):  

  • Эзлекле әзерлек, ният . Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге – ышаныч чыганагы.  

  • Сизгерлек.  Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.  

  • Таләпчәнлек.  Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу – уңышка ирешүнең нигезе.  

  • Үз хатаңны таный белү . Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.  

  • Төшенү.  Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.  

  • Компромисслы килешү . Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан   расланмаса, ул сүздә генә калачак.   

Д .Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:  

- проблеманы чишүче  

- таләпчән  

- үз-үзен контрольдә тотучы  

- башкаларның идеяләрен “аңлап төшенүче”  

- проблеманы бергәләп чишүче  

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче  

- билгесезлектән курыкмаучы  

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы  

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы  

- кеше фикеренә колак салучы  

- күзаллаучы, үзмаксатлы  

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы  

- кызыксынучан, эзләнүчән  

- мәгълүматны актив үзләштерүче.  

 

Бу технология укучыга нәрсә бирә:  

  • мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,  

  • кызыксыну уята,  

  • критик фикерләргә этәрә,  

  • җаваплылык, үзаң формалаштыра,  

  • белем алуның сыйфатын күтәрә,  

  • бергәләп эшләтә,  

  • үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә.  

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:  

  • сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,  

  • сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,  

  • үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,  

  • һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.  

 

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:  

  • укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.  

  • Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.   

  •  

    Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.  






  • “ Фишбоун ”  

    “ Фишбоун ”  сүзе   инглиз   теленнән  ( fish  – балык,  bone  –  сөяк ) балык  кылчыгы   дип   тәрҗемә   ителә .  Бу   алымның  авторы менеджмент  өлкәсендә   эшләүче   япон   галиме   Каора   Исикава .  Алымның   нигезендә  балык  кылчыгы   формасында   төзелгән  диаграмма  ята . “Балык  кылчыгы ”  схемасы   төрле   авыр   ситуацияләрдән ,  проблемалардан   чыгу   юлын   күрсәтергә   ярдәм   итә .  Барлык   идеялә р   шушы   схемага   язылып   куела .  

    “Балык  кылчыгы ”  конкрет   ситуациядәге   бәйләнешләрне ,  сәбә пл әрне   һәм   нәтиҗәләрне  схем а  рәвешендә   күрсәтүдән   гыйбәрәт  

    “ Балык ”н ың   башына   дәреснең   темасы  я ки  текстта   куелган   проблема  языла , “ балык”ның   аскы  “ кылчык”ларына   проблеманың   фактлары   билгеләнә , ә  өске  “кылчык ”л арына   язылган   һәр   фактның   сәбәбе   ачыклана .  Темадан  ни  хәтле  факт  һәм   сәбә пл әрне   аерып   чыгарып   була ,  шуның   кадәр  балык  кылчыгының  саны да  ясала .  Проблеманың  факт  һәм   сәбә пл әрен   аерып   күрсәткәч , балык ко йрыгы”на   проблеманың   чишелеше ,  нәтиҗәсе   языла .

    Проблеманың   иң   мөһим  факт- сәбәпләре   балыкның   башына   якынрак  тора.   Барлык   язмалар  да  кыска ,  төп   фикерне   генә   белдерергә   тиешләр .

 

 

 

 

Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә була. Укучылар алты төркемгә бүленә. Аларның һәрберсе төрле төстәге эшләпә ала. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр.  

Ак эшләпә . Укучы бары тик фактлар белән генә эшли.  Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә.   

Сары эшләпә.   Уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә.   

Кара эшләпә.   Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйга- вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр.  Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр . 

Кызыл эшләпә.   Бу эшләп ә эмоциональ фикерләүне таләп итә .  Тексттан хис  –  кичерешләргә  бай  урыннарны үзенә туплый . 

Яшел эшләпә.   Бу төркем үзләренең башка төркемнәрдән иҗади  (креатив)  булулары белән аерылып торалар.   

Зәңгәр эшләпә.   Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара. Нәкъ менә алар башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга , чагыштырырга, анализларга  тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.  

 

  1. «Кластер» ысулы.  Ул- бәйләм, тәлгәш  дигәнне аңлата.  Бу алымның асылы  –  булган белемнәрне системага салу,  яңалары   белән   тулыландыру .  Тө п   мәгънәне   белдергән   сүз   уртага   языла ,  аңардан   төрле   якка   киткән   уклар   бу   сүзне   ачыклаучы  башка  сүз ,  сүзтезмәләр   белән   бәйли .  Шулай   итеп ,  бер   сүзне ,  төшенчәне   ачыклаучы   бик   кү п   мәгълүмат   җыела .  

Кластер  төзү  2  этаптан  тора.  

I этап –  м әгълүмат   туплау ;  

II этап –  тупланган   мәгълүматны   системага  салу.  

 

  1. “ Идеяләр   кәрзине ”  ысулы .  Бу   ысул   төре   дәреснең   башында  ,   кызыксыну   этабынды ,  өйрәнгән   белемнәрне   кабатлау  ,  өй   эшен   тикшерү   өлешендә   кулланылырга   мөмкин .  Төшенчәләрне ,  фактларны   тупларга   һәм   алар   арасында   бәйләнеш   тудырырга ,  балаларның   үткән  тема  буенча   белем   дәрәҗәсенә   күзәтү   ясарга   ярдәм   итә .  Иң   әһәмиятлесе :  ул   язма   сөйләмне   камилләштерү   һәм   укучыларның   парлап   һәм   төркемнәрдә   эшләүләрен   оештыру   мөмкинлеген   бирә .  

 

 




 

comments powered by HyperComments