;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Йөрәккә нәрсә файдалы


Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз про­цент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?

Ул без хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә за­рядка эшләү дә тик ятуга кара­ганда күпкә яхшырак. Көненә 30 м җәяү йөрү хәлегезне ях­шыртыр. Врачлар, мәсәлән, инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә, хәтта моның өчен эт сатып алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этеңне көнгә ике мәртәбә урамга алып чыгарга мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу тренировка йөрүе түгел-түгелен, ләкин алай да кеше аз булса да саф һава су­лый һәм хәрәкәтләнә.

Безнең йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.

Йөрәк өчен мөһим:

Калий. Чөнки ул организм­нан кирәкмәгән артык сыек­лыкны алып чыгып, йөрәк мус­кулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, күрәгә, өрек (кипкән абрикос), персик, кара җимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә (подберезовик), кара чәй, какао, куертылган чын сөттә күп.

Магний, кан тамырларын киңәйтү һәм сидек куу үзле­генә ия булганга күрә, шулай ук үтә дә мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак — үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.

Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә ате­росклероз булса. Диңгез про­дуктлары: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбе­стәсе йодка бигрәк тә бай. Ул шулай ук иттә, йомыркада, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар. 

С витамины кан тамыр­ларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, облепиха, карлыган.

В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр.

РР витамины (никотин кислотасы). Чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарткан он ипие, борчак, бәрәңге.

Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.

Клетчатка — үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсем­лек җепселләре. Ул организ­мнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына — яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.

Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.

Чыганак: http://www.igelek.ru

 




 

comments powered by HyperComments