;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Салих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)

Ул - татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен, нәтиҗәләде, келлык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштерде, һәм бу нигездә чын милли профессиональ сәнгатьне оештырды. Ул – бөек татар композиторы.

Сәйдәшев Сәлих Замаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкаль таланты яшь чагыннан ук билгеле булды. Аның беренче укытучысы халык музыканты Загидулла Яруллин була, а соңырак Казан музыка училищесының күренекле педагоглары.

1918нче елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920нче елда ул Кызыл Армия рәтләренә уз теләге буенча керә, ә аннан кайтуга Оренбургның музыка мәктәбендә хезмәт итә.

1922нче елда Сәлих Казанга кайтып, Камал исемендәге Дәүләт академик театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлый. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы “Галиябану”, “Башмагым”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” музыаль әсрләре килеп чыга. Салих Сәйдәшев музыкаль драма жанрында С. Габяши эзләре буенча китә.


 

Шул ук елларда ул “Советлар Армиясе маршын” яза, яңа музыкаль әсәрләр ясау өстендә эшли, пианист һәм дирижер буларак төрле концертларда чыгыш итә.

 

1934-1938нче елларда Сәлих Сәйдәшев Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайтуга ул Галиәскәр Камал театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыканы яза..

1954нче елның 16 декабрендә Салих Сайдашев вафат була.

Чыганакка сылтама: http://kurshe.ru/salix-sajdashev




 

comments powered by HyperComments