Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы.
Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез
салучылар кем дип сорасалар Тукай һәм Сәйдәш
дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган
дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез.
Нәкый Исәнбәт
Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 115 еллыгын билгеләп үтә. Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Тәкъдим ителә торган әлеге белешмәлек бөек рәссамның юбилеена багышлап төзелде. Анда Бакый Урманченың тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, истәлекләр, замандашларының рәссам турындагы фикерләре, фотосурәтләр, Б. Урманчега багышланган шигырьләр, сценарийлар,видеоматериаллар, аның турындагы әдәбият исемлеге һ.б. 12 бүлеккә туплап бирелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.
Б. Урманченың тәрҗемәи хәле
Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты турында
- Бакый – мәңгелек дигән сүз (Ольга Улемнова)
- Бакый Урманче – сәхнә бизәүче остаз (Рауза Солтанова)
- Бакый Урманче шамаилләре (Шамил Монасыйпов)
- Телевидениедә Бакый Урманче мирасы (Индус Сирматов)
Б. Урманче турында истәлекләр
Б. Урманче турында видеоматериаллар
- Видеофайл (Чыганак: youtube.com/watch?v=GL5CqK9Pex)
Фотоархив
Б. Урманче әсәрләре
Мәкаләләр
- Агыла да болыт, агыла...
- Тукай һәм сынлы сәнгать
- Тукайның Кырлайдагы мемориаль паркын иҗат итү турында
- Хатирәм
Әңгәмәләр
Б. Урманче музее
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе (рус телендә)
Б. Урманчега багышланган шигырьләр
- Бакый Урманче ташлары (Ренат Харис)
- «Габдулла Кариев»
- «Галимҗан Ибраһимов»
- «Дәрдемәнд»
- «Каюм Насыйри»
- «Кол Гали»
- «Мәрҗани»
- «Муса Җәлил»
- «Сагыш»
- «Сөембикә»
- «Тукай»
- Урманче кулы
- Урманче күзләре
- Урманче тезләре
- «Фатих Әмирхан»
- «Шамил Усманов»
- «Шәехзадә Бабич»
- «Язгы моң»
- «Бүген монда Бакый күргәзмәсе...» (Сибгат Хәким)
Б. Урманчега багышланган сценарийлар
- Бакый Урманче (презентация)
- Бакый Урманче - җырлы, моңлы, шигъриятле, озын гомер юлы үткән шәхес (дәрес үрнәге)
- Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты (дәрес үрнәге)
Б. Урманче турында замандашлары
Библиография
- Б. Урманче әсәрләре
- Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты турында
- Б. Урманчега багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар (рус телендә)
ЧЫГАНАК:
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/urmanche.htm
comments powered by HyperComments