;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

   Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты

Галиәсгар Камал  - татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе.

1926 елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.

Г.Камалның драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны биләүче әсәрләрдән саналалар. Ул әсәрләр татар әдәбиятының җәүһәрләре булып торалар.

Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Тормыш юлы

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 январендә (искечә - 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган “Мөхәммәдия”дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең “Бәхетсез егет” (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла (“Өч бәдбәхет”). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән “Кызганыч бала” драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлагач, Г.Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда “Мәгариф көтебханәсе” исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.

1905 ел революциясе Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына зур этәргеч бирә. 1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета “Казан мөхбире”ндә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге “Азат” газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме “Азат халык” дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г.Камал нәшерлегендә һәм редакторлыгында чыга башлый. 1908-1909 елларда ул шулай ук, Г.Тукай белән бергә, революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” исемле көлке журналы чыгара. Г.Камал, бу журналның нәшире, рәсми редакторы булу өстенә анда күп санлы мәкалә, шигырьләре һәм карикатуралары белән дә актив катнаша.

1906 елның 22 декабрендә “Гыйшык бәласе” һәм Г.Камалның тәрҗемә әсәре “Кызганыч бала” пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Профессионалт театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. “Бәхетсез егет” (икенче варианты, 1907), “Беренче театр” (1908), “Бүләк өчен” (1909), “Уйнаш” (“Өч бәдбәхет”нең үзгәртелгән варианты, 1910), “Безнең шәһәрнең серләре” (1911), “Дәҗҗал” (1912), “Каениш” (1912) – революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткен, үзенчәлекле сатира чаралары белән буржуаз җәмгыять тәртипләрен, мещанлыкны тәнкыйть иткән бу драма һәм комедияләр әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумүн татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләр булып санала.

1914-1917 еллар арасында Г.Камал, газетадагы журналистик эшчәнлегеннән тыш, урыс һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый гына сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында А.Н.Островскийның “Гроза” (1914), француз драматургы Мольерның “Саран” (1914), һәм “Ирексездән табиб” (1916), Н.В.Гогольнең “Ревизор” (1916), төрек драматургы Г.Хәмиднең “Һинд кызы” (1917) әсәрләрен күрсәтеп үтергә мөмкин. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгатенең үсешенә, формалашуына уңай йогынты ясыйлар.

Бөек Октябрь революциясен Г.Камал зур канәгатьлек һәм иҗади активлык белән каршылый. Совет властеның беренче көннәреннән үк ул татар совет көндәлек матбугатында хезмәт итә башлый һәм “Эш”, “Эшче”, “Кызыл көрәшче” газеталары битләрендә гражданнар сугышы чорының төрле актуаль темаларына багышланган күп санлы политик, сатирик шигырьләрен – атаклы декламацияләрен бастыра. Соңыннан (1921 елда), “Декламацияләр” исеме белән аерым китап булып басылып чыгалар.

Искелеккә каршы көрәш, яңалыкны раслау темасы Г.Камалның егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында иҗат иткән “Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман”, “Могҗиза”, “Ысул кадимче”, “Җантаһир белән Җанзөһрә” кебек сатирик комедияләренең һәм “Хафизәләм иркәм” (1921-1922), “Күзсез мастерлар” (1930), “Өч тормыш” (1930) кебек пьесаларының да төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук фикерне драматургның производство темаларына багышланган кечкенә күләмле эстрада әсәрләренә карата да әйтергә мөмкин.

1923 елда Г.Камалга, иҗат эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән, “Хезмәт Батыры” дигән, ә 1926 елда, татар театрының егерме еллыгында, “Татарстанның халык драматургы” дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Ул Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура паркындагы туганнар каберлегенә күмелгән.

 

 

 

 




 

comments powered by HyperComments