;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    15 сентябрь - татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның туган көне.

    

Шул уңайдан, әдипнең туган көнендә сәгать 10да, Казанның Архангел зиратында (Даурия урамы, 1а) Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр китерү, аның турында хәтер яңарту чарасы була. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар.

Бу хакта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан хәбәр ителде.

Белешмә өчен. Кәрим Гали улы Тинчурин Пенза өлкәсендә – Керенский өязенең Аккүл (элек – Таракан) авылында1887 елның 15 сентябрендә дөньяга килгән. Ул — шәхес культы корбаны: 1937 елның 17 сентябрендә кулга алына, 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. Бу вакытта аңа бары 51 яшь була... 1956 елда тулысынча аклана.

Инде хезмәт юлына күз салыйк. 1906 елда беренче әсәре булган “Мөназарә“ исемле комедиясен яза. 1910 елда К.Тинчурин Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр“гә актер булып эшкә урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Үзе уйнау белән бергә, К.Тинчурин труппаның репертуарын баетуга да көчен куя, бер-бер артлы пьесалар яза. “Хәләл кәсеп“ (1910), “Шомлы адым“ (1910-1912), “Беренче чәчәкләр“ (1913), “Назлы кияү“, “Җилкуарлар“ әсәрләре белән үзен драматург итеп таныта. 1918 елда К.Тинчурин “Сәйяр“ труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче труппаның баш режиссеры, 1920 елда Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер, 1921 елда Оренбург шәһәрендә Г.Кариев исемендәге труппаның җитәкчесе вазыйфаларын башкара, 1922 елда Ташкентта Гыйльми Советның театр бүлегендә эшли. Аннары ул Казанга кайта. К.Тинчурин җитәкчелегендә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада Татар дәүләт театры (хәзерге Г.Камал исемендәге ТДАТ) ачыла.

Тинчурин бу елларда журналист, актер һәм язучы буларак та иҗат активлыгын җәелдереп җибәрә. “Йосыф белән Зөләйха“, “Сакла, шартламасын! (1918), “Американ“ (1923), “Җилкәнсезләр“ (1926) әсәрләрен иҗат итеп, үзен зур комедия остасы итеп таныта. Егерменче елның урталарында К.Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били һәм бу жанрда әдип зур уңышларга ирешә. К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар музыкасының җәүһәрләре туа.

К.Тинчурин оста хикәяче дә. Аның 30 хикәясе һәм новеллалар тезмәсеннән торган “Мәрҗәннәр“ исемле әсәре бар. Ул мәдәният тарихында үзенчәлекле режиссер буларак та билгеле. Пьесаларын ул үзе сәхнәгә куя, аларда үзе дә уйный, әсәрләренең фикерен тамашачыларга тәэсирле итеп җиткерә белә. К.Тинчурин сәләтле актер булып таныла, матур тавышлы, оста җырчы була.

Кәрим Тинчурин оста педагог та була. Күп кенә яшь драматургларны театр әдәбиятына тарта, аларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Татар артистларының бөтен бер буыны аның җитәкчелегендә иҗат мәктәбе үтә.

К.Тинчуринга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә. 1934 елда аны Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.

1938 елда һәлак ителгәннән соң 18 еллап вакыт узгач, 1956 елда тулысынча аклана. Китаплары басыла, әсәрләре кат-кат сәхнәләрдә уйнала башлый. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәр театр сезонын К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл“ мелодрамасы белән ачып җибәрә. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелә.

 

 




 

comments powered by HyperComments