;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

"Татар халык мәкальләре"
ЧЫГАНАК: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=37

Тел, сүз, сөйләшә белеп сөйләшү
● Акыллының теле күңелендә, тиленең акылы телендә.
● Акылы кысканың теле озын.
● Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!
● Анам биргән туган тел, атам биргән корал тел.
● Ана мәм биргән, Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!
● Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
● Бик татлы булма кабып йотарлар, бик ачы булма — төкереп ташларлар.
● Аягы пычрак — өй пычратыр, теле пычрак — кеше пычратыр.
● Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.
● Бер телдә ун хикмәт, ун телдә йөз хикмәт.
● Бит күрке күз, тел күрке сүз.
● Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел.
● Әдәп башы — тел.
● Әйткәннән тел калмас.
● Әйтмәс җирдә авызың тый, кычытмас җирдә кулың тый.
● Җабага тайның бете ачы, әшәке кешенең теле ачы.
● Иле барның теле бар.
● Иң татлы тел — туган тел, анаң сөйләп торган тел.
● Инсафлының теле саф.
● Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
● Кеше күрке йөз; Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.
● "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
● Күңеле турының теле туры.
● Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
● Сакауның телен әнисе белер.
● Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый.
● Сакау сакауны үчекли.
● Сиңа бирелгән ике колак, бер тел: ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
● Сөяксез тел ни димәс.
● Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
● Татлы тел тәхет били.
● Татлы тел тимер капканы ачар.
● Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
● Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
● Тел белмәгән теленнән абыныр.
● Телгә сак бул!
● Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.
● Теле белән күктәге айны йөртә белгән, кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
● Теленә салынган, эшендә абынган.
● Телең белән күңелеңне бер тот.
● Телең белән узма, белем белән уз.
● Телең белән фикер йөртмә, уең белән фикер йөрт.
● Телеңне тезгендә тот, этеңне чылбырда тот!
● Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
● Телне каләм саклый.
● Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
● Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
● Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
● Теле пычракның күңеле пычрак.
● Теле татлының дусы күп.
● Теле чибәрнең үзе чибәр.
● Теле юкны тигәнәк талар.
● Тел күңелнең көзгесе.
● Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
● Телделәр халык булып дөньяга чыккан, телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
● Телләр белгән — илләр белгән.
● Тылмач үз җавабын үзе табар.
● Телне тешләп өзеп булмый, сөйләми дә түзеп булмый.
● Тел өчен теш төбенә утырталар.
● Тел ташны эретә.
● Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
● Телчән теленнән табар.
● Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.
● Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
● Төче коймак тиз кикертә.
● Туган илем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
● Туган телем — үз телем, туган илем — үз көнем.
● Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
● Туры телем таш ярыр.
● Ул да яхшы, бу да яхшы, ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.
● Үткен тел — бәхет, озын тел — бәла!
● Һөнәр алды — кызыл тел.

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

● Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
● Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
● Аз эш күп сүздән яхшырак.
● Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
● Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.
● Ялган сүздә чама юк, дөрес сүздә чама бар.
● Акыллы сүзгә ни җитә!
● Алтын алма, алкыш ал.
● Атка "на, на!" көч бирә.
● Ачы әйтми төче юк.
● Ашның мае бар, сүзнең җае бар.
● Ашның тәме тоз белән, адәм яхшылыгы сүз белән.
● Аш ташны эретә, ялган башны черетә.
● Берәүнең утыны ут бөркер, берәүнең утыны корыга төтәр.
● Бер сүз бер сүзне әйтә.
● Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
● Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
● Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
● Бәхәсләшеп Кытайга киткән Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)
● Бәхәстә — ак карга кара карга кунган.
● Вак яңгыр тәнгә үтә, вак сүз — җанга үтә.
● Димче диңгез кичерер.
● Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
● Дөрес сүзгә җавап юк.
● "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
● "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
● "Дыр"га чебен дә кунмый.
● "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
● Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
● Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
● Әйтү бер, эшләү башка.
● Җайлы сүз җан эретә.
● Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
● Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
● Җылы сүз җан азыгы.
● Изге сөйләсәң, изге ишетерсең, яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
● Ипле сүз энә саплый.
● Иске колак, яңа сүз.
● Ишеткән имеш, күргән көмеш.
● Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
● Ишетмәсәң ишет, урман арты Кишет!
● Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
● Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
● Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
● Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
● Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
● Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
● Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
● Кеше сүзе кешегә тансык.
● Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
● Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
● Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
● Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
● Кошны җим белән, кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.
● Кулыннан килмәгән карганыр.
● Өеңдәге хәбәрне күршедән, күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.
● Озын сүзнең кыскасы - кара бодай боткасы.
● Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас, салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.
● Сезгә ялган, миңа чын.
● "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
● "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
● Сөйләшмәсәң сүз чыкмас, чапмасаң йомычка очмас.
● Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
● Сүздә төртү яман, авыруда чәнчү яман.
● Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
● Сүзең кыска булсын, кулың оста булсын!
● Сүзе акның йөзе ак.
● Сүзнең башы бозауда, койрыгы төлкедә.
● Сүзне сатып алмыйлар.
● Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
● Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
● Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
● Тузандайны тубалдай итмә.
● Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр; Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.
● Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
● Туры сүзгә ант кирәкми.
● Туры сүзгә карау юк.
● Туры сүзне әйтергә курыкма!
● Туры сүзнең гаебе юк.
● Туры сүз тимерне тишәр, йомшак сүз кылычны кисәр.
● "Ут" дигәннән авыз көймәс.
● Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
● Үзе ахмакның сүзе ахмак.
● Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
● Хак сүз ачы булыр.
● Хикмәтле сүз күп булмый.
● Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
● Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
● Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
● Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
● Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
● Ялганның төбе юк, күтәрергә җебе юк.
● Ялган уты ел янар, ел янса да җылытмас.
● Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
● "Ярар" белән эш бетми.
● Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
● Яхшы сүз аркасында адәм — адәм, яман сүз аркасында адәм — әрәм.
● Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар, яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.
● Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.
Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
● Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. 
● Ахмак сүзгә җавап юк.
● Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
● Караган тапмый, сораган таба.
● Ничек эндәшсәң, шундый җавап.
● Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә.
● Соравына күрә җавабы.
● Сорашканның гаебе юк.
● Сорашкан тау аша, сорашмаган саташа.
● Татлыга татлы җавап.
● Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
● Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

Сөйләшә белү

● Авыз эчендә ботка пешермә.
● Агачны ега белмәгән үз өстенә егар, сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.
● Аңламый әйтмә, карамый бакма.
● Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
● Беленеңне белеп из.
● Бер әйткәнне ике әйтмә.
● Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.
● Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була, әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.
● Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
● Җебегән авыздан черегән сүз чыга.
● Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.
● Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.
● Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.
● Сөйли белгән балык тотар, сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.
● Сөйли белмәгән сүзенә батар.
● Суксаң авырттыр, әйтсәң ишеттер.
● Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.
● Сүз сөйләсәң, ашыкма.
● Сөйләгәч пошыкмассың.
● Сүз сүздән туар, cөйләмәсәң, кайдан туар?
● Сүз сүзне таба.
● Сүз — сүзнең ыргагы.
● Сүз сөйләү һөнәр, cөйли белмәгән үләр.
● Теле кычыткан сүз бозар, кулы кычыткан эш бозар.
● Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.
● Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
● Чабатаны катласаң, ныгыр; сүзне катласаң, сүтелер.
Вакытында, урынында сөйләү

● Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.
● Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
● Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.
● Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)
● Әйтер идем сүз, авызым, син түз!
● Әлеге дә баягы, сез үзегез каягы?
● Яшьне ат базарында сорыйлар.
● Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.
● Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.
● Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"
● Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.
● Сүз уңае килгәндә, сүтегеңне ямап кал!
● Тимерне кызуында сук, сүзне кызуында әйт!
● Һәрбер сүзнең урыны бар.
● Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Кешесенә күрә сөйләшә белү

● Акыллыга ишарәт, ахмакка тукмак.
● Акыллыга әйтсәң белә, тинтәккә әйтсәң көлә.
● Акыллы сүзгә кул куй, акылсызга юл куй.
● Аңлаган бер кылдан да аңлар, аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.
● Аңлаганга ишарәт, аңламаганга бишәр әйт!
● Аңлаганга чебен тавышы да җитәр, аңламаганга барабан тавышы да аз.
● Олы сүзен бүлдермә.
● Суны сип сеңәр җиргә, сүзне әйт сыяр җиргә.
● Тинтәк белән көрәшмә, исерек белән сөйләшмә.
Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү

● Кешенең акылы сүзеннән, асылы фигыленнән билгеле.
● Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.
● Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!
● Кеше сүз пәрдәсе астында.
● Карамагыз үземә, карагызчы сүземә!
● Сүзе төпле кешенең үзе башлы була, ди, үзе башлы кешенең авызы ашлы була, ди.
● Сүзе яманның үзе яман.
● Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.
● Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!
● Яхшы адәм табып сөйләр,
● Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)
● Яхшы әйтер: "Юл куйдым", яман әйтер: "Җиңдем!"
● Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр, яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.
● Яхшының сүзе акыл чакыра, яманның сүзе ачу чакыра.
Күп сөйләү һәм аз сөйләү

● Авызым иләк булса да, сүзем бака.
● Азрак сөйләсәң, күбрәк тык
● Аз сөйлә, күп бел!
● Аз сөйләр, үз сөйләр.
● Аз сөйләү алтын, күп сөйләү балтун.
● Аз сүз белән күпне әйт!
● Аз сүзле аз оялыр.
● Ашның тәме тоз белән, кешенең кадере сүз белән. Аз сөйлә дә күп аңла, аз аша да күп чәй өч!
● Басыйм дисәң, җир күп, сөйлим дисәң, сүз күп.
● Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
● Белгән бер әйтер.
● Белгәнгә бер сүз җитәр, белмәгәнгә мең сүз дә аз.
● Бер сүз аз, ике сүз күп.
● Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә.
● Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!
● Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
● Күп сайрама, сандугач булырсың.
● Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.
● Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.
● Күп сөйләшсәң күз тияр.
● Күп сөйләшкән картаймый үләр.
● Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
● Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.
● Күп сөйләүдә файда юк.
● Күп сүз бер сүзгә кайта.
● Күп сүз китапка яхшы.
● Күп сүзнең даруы бер сүз.
● Кыскалыкта — осталык.
● Озын сүзнең кыскасы, кыска сүзнең остасы.
Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү

● Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
● Уен сүзгә мәгънә кирәк.
● Уеныңны куеп чыныңны әйт.
● Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.
● Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!
● Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
● Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.
● Юри әйтсәң, чынга юрала.

Сүзне тыңлый белү

● Атың ни? Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!
● Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
● Суның башы болактан, сүзнең башы колактан.
● Сүз бер, колак ике.
● Сүзне тыңлаганга әйт.
● Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
● Һәр әйткәнне тыңлама, һәр белгәнне сөйләмә.
● Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
● Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә, белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.
● Әйткәнне тыңла, сөйләгәнне аңла!
● Кешенең сүзен өзмә.

Дәшми калу

● Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.
● Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
● Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
● Дәшмәү — ризалык билгесе.
● Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
● Әйтмәс җирдә май кап!
● Әйтсәң сүз, әйтмәсәң түз.
● Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
● Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
● Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
● Сөйләргә дә бел, тик торырга да бел! Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык
● Бу да бер дәхере рази, ни әйтсәң, шуңа разый.
● Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!
● Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.
● Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә!
● Этне йөгертергә ике сүз җитә: "Чәбә!" дә "Маһ!"
● Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.
● Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.
● Сагызны чәйни белмәсәң, эрер, сүзне сөйли белмәсәң, черер.
● Санамый сигез димә.

 

 

 



 

comments powered by HyperComments