Ямаулы янчыктан
Шәүкат ГалиевУлым — ирәя, үзем — бабая, хатын әбия барабыз.
Башына чүкеч төшкәч, кадакның күзеннән утлар күренде.
Азалияләр аз иде, Азганияләр күбәйде.
Күләгәмне күзәтеп барам — чит күләгә кизәнмиме?!
Лыгыр-Лыбыр белән Лар-Лорлар янында Ләм-Мимне сагындым.
Наркомнарны белә идек, инде наркоманнар...
Ризык сыман, сүз дә ялгыш юлга киткәли.
Халкым, халкым, диеп кем генә, ничек кенә шауламый. Түзә халык. Һаман да бер... халык башы!
Сукырлар гел елмаеп йөри — эчпошыргыч нәрсәләрне күрмәгәнгәме әллә?
comments powered by HyperComments