;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.

Кешенең нәфсесе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере бәлкем шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.

Күңелеңне байлыкка салудан саклан. Бу читлек-ятьмәдән исән-сау чыга алучылар бик сирәк.

Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.

Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.

Күпләрнең якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып кала.

Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.

Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.

Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган карашын да тоныкландыра.

Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.

Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.

Дин денсезлектән, тел илсезлектән саклый.

Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр.

Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиендә тормый.

Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша.




 

comments powered by HyperComments