;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

 

Тел турында мәкальләр



Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Ана теле бер булыр.

Иле барның теле бар.

Туган тел үзем өчен,  башка тел көнем өчен.

Тел күрке – сүз.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Тел – күңел көзгесе.

Ана теле бер булыр.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Әдәп башы – тел.

Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас.

Ананың  балага биргән иң зур бүләге - тел.

Инсафлының теле саф.

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Теле барлар халык булган, теле юк лар балык булган.

Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

Телләр белгән — илләр белгән.

Тылмач үз җавабын үзе табар.

Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

 

 



 

comments powered by HyperComments