;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Кырлай һәм Тукай замандашлары

Столбище гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар тле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Мөнирә Гомәровна

Мәгърифәтле Арча төбәге, бөек шагыйребез Тукай исеме белән бәйле туган авылым Кырлай, туган мәктәбем, туган йортым укыту-тәрбия эшемдә һәрчак илһам, иҗат дәрте биреп торалар. Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган музей, Сәгъди абзый йорты, шагыйрь эзләрен саклаган Кырлай урамнары үзләрендә күпме тарихи вакыйгалар, истәлекләр саклый. Туган авылыма кайткан саен, педагогик эшчәнлегем өчен ниндидер ачыш-яңалыклар табам, педагогик белемнәрем арта, рухи яктан байыйм. Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнән мирас булып калган китапларда, фотосурәтләрдә - күпме белем-хәзинә!

1959-1976 елларда Яңа Кырлай урта мәктәбенең директоры, Тукай музеена нигез салучыларның берсе булган әтием Яруллин Гомәр Ярулла улының гаилә архивында сакланган кыйммәтле фотосурәтләргә эчтәлек эзләү, аларны Кырлай авылы тарихы һәм шагыйрь Габдулла Тукай тормышы белән бәйләү - эзләнү эшемнең төп максаты булды.



1) Беренче фотосурәт буенча Тукай замандашларын ачыклау, алар турында мәгълүматлар туплау;

2) Икенче фотосурәт буенча Кырлай авылында уньеллык мәктәп ачылу тарихында язучы Ә.Фәйзинең тоткан урынын билгеләү - эзләнү эшемнең бурычлары булып торды.

Максатка ирешү өчен әтиебез Г.Я.Яруллинның гаилә архивы материалларын өйрәндем. Казанда, Кушлавыч һәм Кырлай авылларында Тукай музеенда, Сәгъди абзый йортында, Кырлай авылы китапханәсендә, ТР Милли китапханәсенең “Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге”ндә мөһим мәгълүматлар тупладым..
Түбәндәге хезмәтләрне өйрәндем:

  1. З.Рәсүлова “Тукай эзләреннән...”;

  2. М.Гали “Шагыйрь баскан эзләрдән...”;

  3. Ә.Фәйзи “Тукай“ романы;

  4. Л.Г.Фәйзрахманов “Арча ягы авыллары тарихыннан.-Тәкәрлекләр ник елыйлар?”(интернет-ресурс)

  5. “Кызыл Татарстан”газетасы, 1949-1950 еллар;

  6. “Казан утлары” журналы №6, 1996 ел;

  7. Тукай фонды һәм Тукай порталы материаллары һ.б.

Коллегаларым белән түбәндәге эзләнү табышларым белән уртаклашасым килә:
1) Беренче фотосурәттәге Тукай замандашларының исемнәрен ачыкладым, аларның һәрберсе турында Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле мәгълүматлар, истәлекләр тупладым. Бу фотосурәттә - Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез салган, Тукайның беренче укытучысы Хәбри хәлфә, шагыйрьнең әнисе Мәмдүдәнең якын дусты Нәфисә әби, нәни Апуш белән уйнап үскән Кырлай малайлары – Сафа һәм Ахун бабайлар һ.б.

2) Эзләнү барышында язучы Ә.Фәйзинең “Тукай” романы язылу тарихы турында кызыклы тарихи - биографик материаллар табылды. Ә.Фәйзи шагыйрь йөргән эзләрдән йөреп чыга, бик күп төрле архивларда, фәнни китапханәләрдә эзләнә, шул чор әдәбияты, матбугаты белән таныша, Тукайның замандашлары, якташлары, аның турында истәлек сөйләрдәй кешеләр белән хатлар алыша. ”Тукай” романын язу белән бәйле 59 хат барлыгы билгеле. (“Казан утлары”, 1996ел, №6)

3) Әхмәт Фәйзи “Кызыл Татарстан” газеталарында “Кырлайдан хатлар” дигән очеркларын бастыра. Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Бу очерк - табышларым арасында иң кызыклысы һәм кирәклесе. “Кырлайдан хатлар”очеркы Тукай музеенда яңа экспонат буларак үз урынын табыр.

4) Галим Л.Г.Фәйзрахмановның “Арча ягы авыллары тарихыннан.-Тәкәрлекләр ник елыйлар?”хезмәтен өйрәнеп, борынгы Кырлай турында бик кызыклы һәм гыйбрәтле тарихи материаллар тупладым.

Эзләнү-тикшеренү эшемнең табышлары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүдә, башка язучыларның Тукайга багышланган әсәрләрен һәм хезмәтләрен үзләштерүдә методик ярдәмлек булыр дип ышанам.

 

 




 

comments powered by HyperComments