;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Имин булсын дөньялар!

  Аяклы тегү машинасы “Зингер”Юлия әбинең өендә .иң кадерле урында саклана. 92 яшен тутырган Юлия әбиебез бик кадерләп, саклап тота бу ядкарьне. Бертуган сеңлесе София истәлеге бит ул! “Зингер”нең үз көе, үз моңы бар... Бу моңлы көй дәһшәтле сугыш елларына илтә...
...Җәйнең матур көннәре, табигать гүзәллеккә төренгән чак. Киев шәһәрендә яшәүче 5 яшьлек Мальвина Блихарская Викентьевна - Ржевск шәһәре янындагы авылда, әбисе Марусяларда кунакта. Әбисе аны тәмле каймак, эремчек, куе сөт белән сыйлый. Әбисе белән ул болыннарда, су буйларында йөри, күбәләкләр белән сөйләшә, кошлар җырын тыңлый. Кичләрен Маруся әбисенең кызыклы әкиятләрен тыңлап йоклап киткәнен сизми дә кала Мальвина. Төшендә Киевта калган әнисе София белән елмаеп сөйләшә, әбисенең Сөтлебикәсе, башка кызыклар турында кадерле кешесе белән бик-бик уртаклашасы килә шул аның. Сабый изелеп  йоклый.Таң йокысы бигрәк татлы була икән. Бәхетле балачакның соңгы сәгатьләре икәнен белми  шул әле Мальвина .1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе... Бөек Ватан сугышы башлана... Бик сәер, бик куркыныч булып ишетелә бу сүз нәни кызчыкка.Татлы хыяллар җимерелә, кайгы-хәсрәтле көннәр башлана...
Халык Көнбатышка агыла... Алар арасында 5 яшьлек Мальвина, яраткан әбисе Маруся, Сөтлебикә дә бар...
Фашист бомбалары кыйпылчыгыннан Сөтлебикә мәңгегә күзләрен йома. Әбисенең:”Туйдыручыбыз, синнән башка ничек яшәрбез”,- дип үксеп елавы нәни Мальвинаның хәтерендә озак еллар саклана. Олы кайгыдан, ачлыктан, салкыннан яраткан әбисе дә үлеп китә. “Әбием”, “әбием”... дип күпме өзгәләнеп еласа да әбисе инде  күзләрен ачмый, йөзендә нәни кызчыгы өчен борчылу, ачы хәсрәт эзләре генә эленеп кала ...
Балалар йорты үз куенына ала нәни Мальвинаны...Тәрәзәдән  күзен алмый һәр көн әтисен, әнисен көтә ул...Ниһаять, көннәрдән бер көнне кызны әтисе Блихарский Векентий Томашевич эзләп таба.Ул Киев шәһәреннән Семипалатинск шәһәренә эвакуацияләнгән, фронтка аяк киемнәре җитештерүче фабрикада иң җаваплы инженер була.
Әнисе - Ермалович  София  Антоновна сугышның беренче көннәрендә үк,танкларга чокыр казучы бик күп абый-апалар белән немецларга әсир төшә, Германия җирләренә коллыкка озатыла. Әсирләрне кем тели, шул үзенә хезмәтче итеп сайлап алган.
Мальвинаның әнисе София Германиядәге бер немец гаиләсендә хезмәтче булып яши башлый. София  Антоновна бик оста тегүче була. Хуҗа хатын моннан бик оста файдалана. София матур-матур киемнәр тегә, башка эшләрдә дә булдыклы була. Хуҗа хатын да әйбәт булып чыга. Ләкин Софияның уеннан еракта-еракта,  билгесезлектә калган сөекле  кызы, яраткан ире һич исеннән чыкмый. “Зингер”нең тегү авазларына сагыну, моң, хәсрәт кушыла...Туган җирләрдән еракта, тоткынлыкта калган ана “Зингел”гә кушылып, сагыш көен көйли. Өч ел гомер тоткынлыкта уза, ниһаять, София туган якларына кайта. Хуҗа хатын Софияга рәхмәтен белдереп, тегү машинасын алырга рөхсәт итә. Иреккә чыккан София кызын, ирен, туганнарын эзләү эшләрен башлап җибәрә. Бик күпләр Красногорск шәһәренә эвакуацияләнгән булалар. Ләкин туган якларда “андыйлар”ны яратып каршы алмыйлар шул, һәр адымың күзәтелә, һәр әйткән сүзеңә җавап тотасың. “Халык дошманы” буларак Софияны 10 елга төрмәгә ябалар, 4 елдан соң, 1956 елда гына ул гаепсез буларак аклана.
Иреккә чыккан София кызын, ирен эзләү эшләрен кабат башлап җибәрә. Сугыш башланып, 15 елдан соң гына сөекле кызы Мальвина белән очрашу бәхетенә ирешә! Бу чын хикәямнең төп героинялары – Ермалович  София  Антоновна – минем әниемнең әбисе, ә Мальвина – әниемнең әнисе, димәк, минем дәү әнием була. Кадерлеләребез инде вафат булсалар да , алар турындагы истәлекләрне немец «Зингеры» саклый.Бу кадерле ядкарь Софияның бертуганы, 92 яшьлек Юлия әбиебездә саклана. Ул бүген дә исән-сау, Красногорск шәһәрендә яши.
Без аны озак еллар, озын юллар узып, 2011 нче елда эзләп таптык. Йөзләре җыерчыклы, чал чәчле хөрмәтле туганыбызның иреннәре берүк сүзләрне пышылдыйлар:


Беренче рәсемдә - уңда бик кечкенә кызчык Мальвина - минем әниемнең әнисе, минем дәү әнием.
Икенче рәсемдә – беренче рәттә, уңда хикәмнең төп героинясы - Ермалович  София  Антоновна
Ринат Сөнгатуллин, Столбище мәктәбе, 8 класс
“Страница семейной славы”- 2013 Халыкара  бәйге лауреаты,
Диплом 2 дәрәҗә

 

 

 

 



 

comments powered by HyperComments