;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

ЧЫГАНАК: «Ялкын» журналы
http://yalkyn.ru/tt/2012-05-04-05-41-08
ТУГАН ТЕЛ ИМТИХАНЫ
 

 

ТУГАН ТЕЛ ИМТИХАНЫ

Татар теленнән имтиханны уңышлы тапшыру өчен укыту программасында каралган грамматиканы һәм әдәби әсәрләрне яхшы белергә кирәк. Аеруча кыенлык тудырган биремнәр, гадәттә, В һәм С өлешләренә туры килә.
Татар теленнән имтихан эшен башкаруга 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан  эше 3 өлештән тора. Беренче өлеш 32 биремне үз эченә ала (А1 – А30), шуларның А29 – А30 биремнәре текст буенча башкарыла. Һәр биремгә 4 җавап тәкъдим ителә, алар арасыннан дөрес җавап сайлап алына. Мисал өчен:
А1 Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?
1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы;
2) савап, ватан, савыт, кавын;
3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт;
4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак.
Икенче өлеш  В1 – В8 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле башкарыла. Биремнәр текстны мәгънәви, композицион, типологик, стиль, тел ягыннан анализлый белүне тикшерү өчен тәкъдим ителә, чөнки эшләү өчен сүзтезмә, яки җөмлә кебек аерым берәмлекләр генә түгел, тулы текст алына. Сорауга җавапны бер сүз (мәсәлән: фигыль) яки сүзтезмә (мәсәлән: гади җөмлә) формасында язарга, яки эзлекле рәвештә саннар белән (мәсәлән: 3, 5, 7) күрсәтергә кирәк. Укучы тексттан җавабына туры килә торган тиешле терминны исенә төшерергә, сүзне яки конструкцияне табарга тиеш. Мисал өчен: Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар. Эчә торган төче су планетадагы бар суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. Калган туксан сигез проценты эчәргә яраклы түгел. Шуның өстенә, ул ике процент һич тә артмый, бәлки, тотылган саен кими генә бара...
Ярый ла, безнең якларда хәзергә эчәр суның запасы күп. Шул сәбәпле әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Әмма кайбер җирләрдә суны хәзер үк инде самолетта ташып, җан башыннан бүләләр. Кайбер зур шәһәрләрдә гап-гади суны стаканлап сатуларын да онытмыйк.
Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел. Галимнәр тикмәгә генә хәзер үк җир астыннан эчәр суның тагын да баерак хәзинәсен эзләмиләр.
Ни сәбәпле корый чишмәләр? Чишмә чыга торган урман яки агачлык киселеп бетә дә чишмәнең чыганагы киемен салдырып алган кеше шикелле ялангачланып кала. Ул урынны терлек-туар таптый, ул чүпләнә, пычрана. Шуннан сон чишмәнең корымый хәле калмый. Чишмә артыннан, акрынлап, аны суы белән туклана торган инеш тә кибә. Ул арада, дым булмагач, чишмә һәм инеш буенда куаклар, үләннәр, болыннар да корый, бу тирәгә кош-корт та оя ясамый башлый. Шулай итеп, кошлар сайрап торган гаҗәеп матур бер табигать почмагы тиз арада җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелә.
Мондый күңелсез хәлне булдырмаска мөмкин бит. Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы.
Әгәр телисез икән, сез бу бәхеткә ирешә аласыз. Чишмә һәм коеларны һәрвакыт кайгыртып, кирәк урыннарда җимеш агачлары яки куаклар, агачлар һәм чәчәкләр утыртып, туып-үскән якларыгызның табигатен тагын да баета,  тагын да матурлый аласыз. (Г.Бәшировтан. 220 сүз)
В1 – В6 нчы биремнәргә җавапны сузләр белән языгыз; В1: 6 нчы җөмләдәге «көтелми» сүзен транскрипциядә күрсәтегез; В2: 11 нче җөмләдәге «баета» сүзенең антонимын табыгыз; В3: 9 нчы җөмләдәге «сагайтырга» сүзенең фигыльнең кайсы төркемчәсенә керүен ачыклагыз; В4: 18 нче җөмләдәге сыйфатларны язып алыгыз; В5: 1 нче абзацтан рус теле аша кергән алынма сүзләрне күчереп алыгыз; В6: «табигатен» сүзенең килешен языгыз; В7, В8нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз; В7: 13-18нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын  күрсәтегез; В8: 23нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгәнен ачыклагыз.  
Өченче өлештә бер бирем (С1) тәкъдим ителә: алда бирелгән текстка нигезләнеп, 150 сүздән дә ким булмаган үз текстыңны  (инша) язу. Бу төр бирем укучының язма телен тикшерү өчен тәкъдим ителә һәм ул түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:
– текстны, андагы сүзләр һәм сүзтезмәләрне, сүзтезмәдәге сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен, җөмләләрнең мәгънәсен,  автор текстында күтәрелгән теманы, ачыкланырга тиешле проблеманы, төп фикерне төшенүе, автор текстының тел үзенчәлекләрен сиземли алуы;
– тәкъдим ителгән текстка нигезләнеп үзенең язма текстын төзүе;
– үз фикерен төпле дәлилләр китереп яклый белүе;
– инша орфографик, пунктуацион, стилистик хаталарсыз, сөйләм нормаларына туры килгән булырга тиеш.
Мисалга бер укучының башлангыч текстка нигезләнеп төзегән язмасын китерәм: Г. Бәширов: «Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар», — дип башлый фикерен. Әйе, чиге-чамасы гына түгел, һәр нәрсәнең үз урыны да бар. Автор төче суның — яшәү чыганагының кимүе нәтиҗәсендә, үләннәр, агачлар, кошларның азаюы, табигатьнең «ташландык бер чокырга әверелүе» турында яза. Табигатьтә кеше һәм әйләнә-тирә бер бөтен. Аларны аерып булмый. Бөтенлекнең бер чылбыр боҗрасы өзелү дә, табигатьтә экологик катастрофага китерә. Язучы: «Мондый күңелсез хәлне булдырмаска мөмкин бит», — ди. Минем фикеремчә дә, бу хаталарны соңыннан төзәтү авыр, хаталарны булдырмау җиңелрәк, хәерлерәк.
Индонезиядә булган цунами — кешеләрнең табигатькә салган зыянына җавап.Бүгенге көндә яман шеш белән авыручыларның саны  арту бик аянычлы. Табигать кеше хаталарын гафу итми. Ничәмә еллар буена нефтьчеләр  күбрәк тонна нефть табу артыннан куды. «Аналарның күз яше» (төрек мәкаленнән) булган чишмәләрнең суы корыды, нефть аккан елгаларда балыклар бетте, су тозланды.
Бәхеткә каршы, үткән гасырның 90 нчы елларында табигатьне төзекләндерү, экологияне савыктыру эше җанланды. Йөзләгән чишмәләр күзләрен ачты: тирә-яклары чистарды, сулары тәмләнде.  

 

 

 

 



 

comments powered by HyperComments