;
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

5 нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” ( Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова) дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе.

Тема. Вакытның кадерен беләм.
Максат:
- укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- исемнәрнең тартымлы төрләнешен, фигыльләрнең барлык-юклык формаларын, саннарның юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнешен ныгыту; 
- вакытның кадерен белергә, буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәтү;
- парларда эшли белү күнекмәләре тәрбияләү.
Җиһазлар:5 нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” дәреслеге (икенче кисәк), дәреслек буенча аудиоматериал(диск), магнитофон, дәреслек геройлары Шәвәли һәм Кирлемән рәсемнәре,
Муса Җәлил портреты һәм аның «Кечкенә дусларга»китабы,
Вакыт образын сурәтләгән төсле сәгать моделе,

 

Сәгать ничәдән? – Со скольки часов?
Сәгать ничәдән соң? – После скольки часов?

 

Сәгать ничәгә? – Ко скольки часам?
Сәгать ничәгә кадәр? – До скольки часов?

                                                                
 

сорауларына җавап үрнәкләре, саннарга юнәлеш килеше, чыгыш килеше кушымчаларын ялгау алгоритмы күрсәтелгән терәк-сигнал таблицалар,
“Исеңдә тот”таблицасы :

На русском языке ми-ну-та – трехсложное слово,
на татарском языке ми-нут – двухсложное слово.
Часы – только во множественном числе.

  

                                                                                        

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше таблицасы:
сәгать-сәгатем-сәгатең-сәгате-сәгатебез-сәгатегез-сәгатьләре
вакыт-вакытым-вакытың-вакыты-вакытыбыз-вакытыгыз-вакытлары
Бу таблицалар теманы өйрәнеп беткәнче укучылар күз каршында даими эленеп тора.

Дәрес барышы:
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Татарча укырга, язарга, сөйләшергә өйрәнүне дәвам итәбез. Дөрес сөйләшү өчен дәресебезне тел гимнастикасыннан башлыйбыз.

1. Фонетик зарядка. Татар теленең үзенчәлекле авазлары өстендә эш:
w – ирен-ирен, авыз тартыгы: вакыт – [wа°къыт], Шәвәли – [шәwәли], дәүләт – [дәwләт];
гъ, къ – увуляр (кече тел), авыз тартыклары: сәгать – [сәгъәт], кадерле –[ къәдэрлэ];
ң – увуляр (кече тел), борын тартыгы: иртәнге – [иртәңгэ], төнге – [төңгө], даң-даң, таңнан, зиң-зиң, син-син һ.б.
(Бу авазлар турында кыска шигырьләр, тизәйткечләр кулланырга мөмкин).
Укытучы. Укучылар, ни өчен Татарстанда барлык балалар да татар телен өйрәнәләр?
Укучы. Барлык балалар да татар телен өйрәнәләр, чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре. (Яки: Татарстанда татар теле – дәүләт теле, шуңа күрә барлык балалар да татар теле өйрәнәләр).
Укытучы. Кем безгә татарча сөйләшергә өйрәнергә булыша?
Укучы. Шәвәли.
Укытучы. Шәвәли туган телен яратамы?
Укучы. Әйе, Шәвәли туган телен бик ярата. (Ш. Галиевның “Мин”шигырен сөйли).
Укытучы. Шәвәли бүген дә безнең белән дәрестә. Ул кирәкле кагыйдәләрне,
сүзләрне искә төшерергә ярдәм итәр. (Укытучы дәреслекнең төп герое -  Шәвәли рәсемен терәк сүзләр, кагыйдәләр язылган таблицалар янына беркетә).

2. Сүзлек эше. Өйрәнгән сүзләр искә төшерелә, сүзтезмәләрдә, җөмләләр эчендә ныгытыла:
Сәгать. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Сәгатең төгәл йөриме? Кемнең сәгате артка кала/ алга китә?
Вакыт.  Вакыт күпме?  Вакытың бармы?

3.Диалогик сөйләм үстерү.
Укытучы. Хәзер сәгать моделен кулланып, вакытны дөрес әйтергә өйрәнүне дәвам итәбез. (Укытучы сәгать моделендә “тулып”, “тулырга”, “ярты”сүзләрен кулланып вакытны әйтүне кабатлата).
Укытучы. Саша, сәгать ничә? (Укытучы сәгать моделендә вакытны күрсәтә)
Укучы. Җиде тулып унбиш минут.
Укытучы. Настя, сәгать иртәнге җиде тулып унбиш минутмы?
Укучы. Әйе, иртәнге җиде тулып унбиш минут.
Укытучы. Сәгать ике тулырга егерме минут. Женя, бу вакытны сәгать моделендә күрсәт әле. (Укучы дөрес күрсәтә алмаса, ярдәм оештырыла).
Укытучы. Таня, Алешадан сора әле, аның кул сәгате бар микән?
Укучы. Алеша, синең кул сәгатең бармы? Хәзер вакыт күпме?
Укучы. Минем сәгатем артка кала, вакытны белмим. Юля, синең кул сәгатең төгәл йөри бит. Хәзер вакыт күпме?
Укучы. Сәгатем төгәл йөри. Хәзер икенче ярты.
Укучы. Вадим, син сәгать ничәгә кадәр мәктәптә буласың?
Укучы.Сәгать икегә кадәр.
Укучы. Сәгать икедән соң нишлисең? һ.б. Сораулар төрләндерелә. Шәвәли ярдәмендә хаталар вакытында төзәтелә бара. Яңа сүзләр, җөмлә калыплары белән баетылып, үткәннәр искә төшерелә, ныгытыла.
Ял минутында «Сәгать» җыры тыңланыла (диск, 12 нче трэк), хәрәкәтле күнегүләр ясала.( Хәрәкәтле күнегүләрне җыр эчтәлегенә туры китереп сайларга була).
Укытучы. Җырның сүзләрен Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлил язган. Ул балалар өчен күп шигырьләр иҗат иткән. Бу шигырьләр “Кечкенә дусларга”дигән китапка тупланган.
Укытучы.Укучылар, җыр кем турында? ( Марат турында).
Укытучы.Җыр нәрсә турында? (Сәгать, вакыт турында).
Укытучы. Марат кая барырга соңга калган? (Мәктәпкә).
Укытучы.Марат ни өчен уяна алмый?

Бәлки  (…)  + -дыр/-дер -  может быть, (возможно)

 

                                                                                              

конструкциясе бирелә, үрнәк буенча укучылар төрле җөмләләр төзиләр.

                                               кич телевизор озак карый + дыр?
Бәлки ул (Марат)                 йокларга бик соң ята + дыр?
каты йоклый + дыр, будильник тавышын ишетми + дер?

Укытучы. Укучылар, Кирлемән  Маратка нинди киңәшләр бирә? (Дәреслекнең 48 нче бите, 1 нче бирем) Сез бу киңәшләр белән килешәсезме?
Укучылар Кирлемән киңәшләрен укыйлар, төзәтәләр. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары ныгытыла.
Шәвәлинең файдалы киңәшләре укыла. (Дәреслекнең 49 нчы бите, 2 нче бирем). Киңәшләрне үзгәртергә, вакытка сыймаганда төшереп калдырырга мөмкин.

4. Яңа сүзләр, аларның тәрҗемәсе бирелә, бу сүзләр җөмлә эчендә кабатланыла.
буш вакыт - свободное время
буш вакытта - в свободное время
шөгыль - хобби, занятие
шөгыльләнәм - занимаюсь (Зат-санда төрләндерелә).
-Буш вакытта нишлисең?
-Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Көтелгән җаваплар: буш вакытта спорт белән шөгыльләнәм, рәсем ясарга яратам, музыка тыңлыйм, компьютерда төрле уеннар уйныйм, һ.б.
-Буш вакытың кайчан күбрәк?
Көтелгән җаваплар: буш вакытым ял көне күбрәк, сәгать икедән соң, кичке сәгать алтыдан  сигезгә кадәр, каникулларда, һ.б.
-Буш вакытыңны ничек үткәрәсең? (Буш вакытың ничек үтә?)
Көтелгән җаваплар: кызыклы (кызыксыз), файдалы (файдасыз), күңелле (күңелсез),һ.б.

5.Аудирование.
Дәреслекнең 42 нче бите, 5 нче бирем. (Тыңлагыз. Маратның әти-әнисе буш вакытларын ничек үткәрәләр).
Укучылар 42 нче биттәге 7 нче  биремне башкаралар. (Рәсемнәргә карап, Маратның әти-әнисенең буш вакытлары турында сөйләгез.)

6.Парлап эшләү.
43 нче бит, 12 нче бирем. (Рәсемнәрдән файдаланып, парлап эшләгез. “Дустыңны беләсеңме?” (“Узнай поближе”) ).
Берничә диалог тыңлана. Мәсәлән:
-Вадим, йолдызнамә буенча (по гороскопу) син кем?
- Мин – чаян.
- Яраткан шөгылең нинди?
- Рәсем ясарга яратам.
- Буш вакытыңда нишлисең? (Нишләргә яратасың? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?)
- Музыка тыңлыйм, спорт белән шөгыльләнәм.

7.Монологик сөйләм.
Укучыларны иптәшләренең сөйләмнәрен игътибар белән тыңларга, аңларга өйрәтү максат итеп куела. Өченче укучы кара-каршы сөйләшүне тыңлагач, иптәше турында сөйли:
Вадим йолдызнамә буенча – чаян. Ул рәсем ясарга ярата. Буш вакытында Вадим музыка тыңлый, спорт белән шөгыльләнә.
Диалогик һәм монологик сөйләмдә кушма җөмләләр куллана белү уңай бәяләнә. Мәсәлән:
- Аня, син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
- Файдалы үткәрәм, чөнки мин буш вакытымда кызыклы китаплар укыйм, бәйләргә яратам. Таня, ә син буш вакытыңда нишләргә яратасың?
- Мин музыка мәктәбендә укыйм, шуңа күрә буш вакытым аз кала.
Парижда Вакытка куелган һәйкәл рәсеме күрсәтелә . (Информатика китабы, 47нче биттәге рәсем зурайтылды).
Укытучы.Укучылар, бүгенге дәреснең нәтиҗәсе һәм сезнең өчен иң кадерле киңәшләр түбәндәге мәкальләрдә:
Вакытның кадерен белергә кирәк.
Вакыт белән акча табыла, акча белән вакыт табылмый.
(Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән).
Мәкальләр тәрҗемә ителә:
Надо дорожить временем.
Деньги находится со временем, время не найдется деньгами.
5.Өй эше. Язу дәфтәрләрендә. 25 нче бит, 10 нчы бирем. (Гаиләгез турында языгыз. Буш вакытта кем нишләргә ярата? Кемнең кызыклы, файдалы шөгыле бар? Кемнең буш вакыты күбрәк? Ни өчен?)
6.Укучыларның белемнәре бәяләнә, рәхмәт белдерелә




 

comments powered by HyperComments