EditRegion
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Якты хәтер

Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянская исеме безгә кечкенәдән изге исем, батырлык һәм горурлык символы булды. Мин укыган Яңа Кырлай мәктәбе дружинасы Зоя Космодемьянская исемен йөртте. Әле дә хәтеремдә, дружина почмагы өчен бәрхет кәгазьләрдән хәрефләр кисеп, Зоя Космодемьянская исемен яздык. Зоя исеме белән дәртләнеп, күпме тимер-томыр, иске кәгазь җыелды, туган ягыбызның гүзәллеге, аны тагы да ямьләндерү өчен күпме шәфкатьле эшләр башкарылды. 1972 елда башкалабыз Казан шәһәрендә Зоя Космодемьянская исемендәге дружиналарның Рәсәй күләмендә IV cлеты булды.  Мәктәбебездән өч укучы, делегатлар булып, слетка бардык.

Рәсемдә: Казан шәһәрендә Зоя Космодемьянская исемендәге дружиналарның Рәсәй күләмендә IV cлетыннан күренешләр, 1972 ел

 

Бу олы тантанада Зоя Космодемьянскаяның Мәскәүдә яшәүче сугышчан дуслары – 9903 санлы атаклы разведка-диверсия часте ветераннары – Клавдия Милорадова, Нора Смирнова, Фәрит Фазлыйәхмәтов, легендар командир Артур Спрогис катнаштылар. Мәскәү кунаклары арасында якташыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче Чәчкә апа Заһированы күреп, без бераз гаҗәпләндек тә (Зояның сугышчан дусты Казанда да яши!) һәм чиксез горурландык та.

 

Рәсемдә сулдан уңга Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның сугышчан дуслары: легендар командир Артур Карлович Спрогис, якташыбыз Заһирова Чәчкә Миннегали кызы,  Нора Смирнова, Клавдия Милорадова, Фәрит Фазлыйәхмәтов.

...Ал галстуклы мәктәп еллары артта калды, быргы тавышлары да күптән тынды. Мин инде 35 еллык педагогик стажга ия булган укытучы. Укучыларым белән күпме батырлык дәресләре уздырылды, фәнни-эзләнү эшләре алып барылды. Шундый эзләнү-тикшеренү эшләренең берсендә Чәчкә апа Заһирова белән кабат очраштым. Башта эзтабар-язучы Ш.Мостафинның документаль-публицистик әсәрләре аша, соңыннан аның белән якыннан очрашу-күрешү бәхетенә дә ирештем.
...Тугыз дистәне түгәрәкләп килгән хөрмәтле ветераныбыз, атаклы партизанка сугышның беренче көннәрендә үк батырларча һәлак булган әтисенә, сугышчан дусларына багышлап, “На пути к Твоей памяти...” дигән китабын иҗат итте. Бу кадерле китабын – истәлеген Чистайдагы туган мәктәбенә, исән калган сугышчан дусларына яки аларның ул-кызларына, оныкларына тапшыру - ветераныбызның соңгы васыяте иде. Без - Чәчкә апа Миннегали кызының якын дуслары – аның әманәтен үтәргә тырыштык. Изге китап Чистай, Казан, Мәскәү, Ярославль, Можайск, Кемеро, Тамбов шәһәрләренә барып җитте, сугышчан дусларына соңгы бүләк, ә музей һәм китапханәләргә Хәтер китабы итеп тапшырылды.

 

Рәсемнәрдә: Заһирова Чәчкә Миннегали кызының Мәскәү, шәһәрендә яшәүче сугышчан дуслары Данилкович Нина Михайловнага (сугыш чоры баласы), Румянцева Валентина Ивановнага “На пути к Твоей Памяти” китабы тапшыру күренешләре.

2013 елның сентябрь аенда без-Татарстаннан ике укытучы-Чәчкә апаның якын дуслары буларак, Тамбов шәһәренә Зоя Космодемьянскаяның 90 яшьлек юбилее тантанасына чакырылган идек. Тамбовта Зоя Космодемьянская һәйкәленә барлык якташларыбыз-татарстанлылар исеменнән чәчәкләр куйдык. Тамбов районы Борщевка авылында батыр кызга багышланган музей каршында истәлеккә зәңгәр чыршы утырттык.



Рәсемнәрдә: Тамбов өлкәсе, Тамбов районы Борщевка авылы. Зоя Космодемьянская музее янында зәңгәр чыршы утырттык.

Бу изге cәфәрдән соң күңелдә шигъри юллар туды:

Илебезнең лачын кызы Зоя
Илебезнең лачын кызы Зоя!
Тамбов – синең газиз Ватаның
Якты йолдыз булып балкыйсың син -
Горурлыгы Ватан-ананың.
Илебезнең батыр кызы Зоя!
Баш имәдең дошман каршында
Көчле рухлы булып кала белдең
Тугры булдың биргән антыңа.
Күпме газаплаулар, түбәнсетү
Сындыра алмады горур холкыңны
Соңгы сулышыңны алганда да
Син уйладың сөйгән халкыңны.
Илебезнең данлы кызы Зоя!
Батырлыгың мәңге онытылмас!
Изге исемең сүнмәс йолдыз булып
Халык хәтереннән җуелмас.
***


 

Зоя турында җыр
Тамбов шәһәренең үзәгендә
Басып тора синең таш сының.
Күзәтәсең кебек, горур карап,
Узып барган еллар ташкынын.
Синең изге исемең ашкындырды
Ил улларын бөек Җиңүгә.
Данга төренеп исемнәре кайтты
Халык хәтеренә мәңгегә.
Ил кызлары керде ут эченә
Синең өчен алар үч алды -
Изге батырлыклары турында
Халык күңелендә моң калды.
Син бүген дә безнең арабызда.
Батырлыгың – рухи матурлык
Буыннардан буыннарга күчә
Җиңү турындагы җыр булып.
 

 Рәсемдә: Тамбов шәһәре, Зоя космодемьянская һәйкәле янында.
Сулдан уңга: Тамбовта Зоя Космодемьянскаяның музеен оештырган  ветеран-укытучы Шебунова Лидия Алексеевна, хәрби летчик (Тамбовта яши) Лазарев Николай Васильевич, Татарстаннан – Садыйкова Мөнирә Гомәровна




 

comments powered by HyperComments