EditRegion
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

СОҢГЫ ВАСЫЯТЬ

Ул - татар хатын-кызлары арасында бердәнбер партизан һәм разведчик.
Ул – Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның сугышчан дусты.
Ул - татарча “Реквием” иҗат итүче.
Ул - эзтабарлар җитәкчесе.
Ул – һәлак булган якташларыбызга Белоруссиядә һәм Казан шәһәрендә һәйкәл куйдыручы, сугышчан Дан музейлары оештыручы.
Ул- табигатьнең якын дусты, чишмәләрне савыктыручы.
Ул-икътисад фәннәр кандидаты‚ доцент.
Ул - ...
Ул – Заһирова Чәчкә Миңнегалиевна!

Чәчкә Заһирова 1923 елның 21 июлендә җырга-моңга бай Сарман төбәгенең затлы Анак авылында туып-үсә. Иң катлаулы урыннарда эшләп чыныккан коммунист әтисе Миңнегали Заһировны Чистай төбәге Каргалы авылына МТС ка җаваплы эшкә билгелиләр. Шулай итеп, Чәчкә Каргалы мәктәбенең 7 сыйныфында укый башлый. Табигатькә, чишмәләргә гашыйк кыз очучы булырга хыяллана. 1940 елда Чистайдагы 2 нче санлы татар мәктәбен “5” кә генә тәмамлый. Балачак хыяллары аны Мәскәүгә авиация институтына илтә. Ләкин барлык хыял-максатларны чәлпәрәмә китереп, сугыш башлана. Сугышның хәлиткеч иң беренче көннәрендә үк әтисе Миңнегали Сәгъди улы Заһиров турында “хәбәрсез югалды”дигән күңелсез язу килә. Бу вакытта Чәчкә Миңнегалиевнага әле 18 яшь тә тулмаган була. Мәскәү шәһәренә илебезнең төрле почмакларыннан белем алырга килгән яшь егетләр һәм кызлар үзләре теләп фронтка ашкыналар. Иң кыю, иң тәвәккәл, Туган ил өчен барысына да әзер булганнары җитди сынауны узып, Көнбатыш фронт командованиесе штабы карамагындагы 9903 санлы диверсия-разведка частена эләгәләр. Советлар Союзы Геройлары Зоя Космодемьянская, Елена Колесева, Анна Морозова, Россия Федерациясе Герое Вера Волошина һ.б. исемнәре белән данлы бу легендар частьта Татарстан кызы Чәчкә Заһирова да була. 1941 нче елның 15 октябреннән 1945 елның 22 июленә кадәр фашистларга каршы батырларча көрәшә ул. Батыр партизанканың сугышчан юлы Кызыл йолдыз, II дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары, I дәрәҗәле “Ватан сугышы партизаны”,”Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бәяләнә.

Чәчкә ханым Миңнегалиевна сугышның беренче көннәрендә үк батырларча һәлак булган әтисенең һәм аның сугышчан дусларының исемнәрен мәңгеләштерүне үзенең тормышында олы максат итеп куйды. Дөрләп янган белорус авыллары, япь-яшь килеш батырларча һәлак булган сугышчан дуслары Зоя Космодемьянская, Вера Волошина, Паша Целуйко, Жанна-Мария, Лариса Васильева, Галина Ребрик һ.б. күз алдыннан китми аның. ... Шуларның барысын да китап итеп язу теләге туа Чәчкә Миңнегалиевнада. Шулай итеп, ул нәфис-документаль повесть өстендә эшли башлый. Ниһаять, зарыгып көткән шатлыклы минутлар җитә – китап басылып чыга. Бу китап “На пути к Твоей Памяти ...” дип атала. Исән калган сугышчан дусларына, туганнарына, авылдашларына, китап өчен кирәкле документаль мәгълүматлар туплауда, эзтабарлык эшчәнлегендә ярдәм иткән дусларына үзенең иң кадерле истәлеген – шушы китабын тапшыру Чәчкә ханым өчен исәнлектә эшләнелергә тиешле зур эшләр булып саналалар. Бу - кадерле ветераныбызның соңгы теләге булган икән. Ул гомеренең соңгы көннәре җитәсен сизептер, күңеле белән балачак сукмакларыннан атлады; яшүсмер еллары узган Каргалы авылы урамнарын сагынды, сөекле әтисен сугышка озаткан йорт нигезләреннән урады, Чистайдагы туган мәктәбен, сугышта хәбәрсез югалган фронтовик укытучыларын, сыйныфташ егетләр һәм кызларны сагынды. Яшьлек шәһәре - Мәскәү турындагы татлы хыял җанына шифа бирде, санаулы калган көннәрен озайтты.

Чәчкә ханым илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче исән калган сугышчан дуслары, аларның туганнары яки ул-кызлары, оныклары һәм оныкчыклары белән тыгыз элемтәдә яшәде. Шул дусларга дары исе сеңгән хәтирәләр, сокландыргыч батырлыклар, әрнүле югалтулар, саф сөю, тугрылык, гүзәл яшьлек тулы китабын тапшыру, хәтирәләр аша булса да ерактагы дуслар белән очрашу яшәү көче биреп торды аңа. Изге эшләрне төгәлләргә ашыкты ул. Без – Чәчкә Миңнегалиевнаның якын дуслары - чын күңелдән ярдәм итәргә әзер тордык.

Хөрмәтле ветераныбызның соңгы васыяте буенча, “На пути к Твоей памяти...” китабы иң беренче аның туган мәктәбенә – Чистайдагы 2 нче санлы татар гимназиясенә тапшырылды. ...Тулы бер гасыр буе милләтебезнең улларына һәм кызларына тирән белем һәм тәрбия, олы тормышка юллама биргән, тирә-юньгә мәгърифәт нуры тараткан Чистай каласының 2 нче санлы татар мәктәбе... Нык нигезле бу Белем йортының һәр кирпече - тарих, һәр кирпече истәлекле хәтирәләрне саклаучы, олы вакыйгаларга шаһит томнарны хәтерләтте миңа. ... Мин партизан эзләреннән атлыйм, биек баскычлардан мәктәпнең икенче катына күтәреләм. Чәчкә ханым укыган сыйныф бүлмәсенә узам. Тәрәзә аша карашымны еракларга юнәлтәм һәм Чистай каласы манзарасы белән сихерләнеп басып торам. Тирән тамырлары белән Чистай каласына тоташкан Әмирханнар, милләтебез каһарманы Гаяз Исхакый, Тукайга сөю бүләк иткән Чистай кызы Зәйтүнә, нурлы Кояш Тимбикова, кыю партизанка кыз Чәчкә образлары күз алдына килә...

Кеше китә – җыры кала, диләр. Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова газиз әтисе, сугышчан дуслары, үзе турында Хәтер китабы калдырды. Бу изге китап Чистайдан соң Сарман төбәгенә, Казан, Мәскәү, Ярославль, Можайск, Кемеро, Тамбов шәһәрләренә барып җитте, сугышчан дусларына соңгы бүләк, ә музей һәм китапханәләргә Хәтер китабы итеп тапшырылды.

Лаеш районы Столбище гомуми урта белем бирү мәктәбе
            Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Гомәр кызы Садыйкова

 

 

 

 


Мәскәү шәһәре, 2013 ел




 

comments powered by HyperComments